Логотип «Мәйдан» журналы

Бер генә минутка...

Авылыбызның нәкъ уртасында бер күл бар иде.

Ул күк йөзендәге түп-түгәрәк тулган төнге ай төсле. Җәйләрен тирә-ягында камышлар үсә, төрле-төрле кош тавышлары ишетелә. Тау итәгеннән күл мине күреп кала да, әйдә, тизрәк яныма йөгереп төш дигәндәй, үзенең янына кулларын изәп чакыра төсле. Миңа канат куялармыни, шул тарафка очам гына инде. Бөтен серләремне күлгә сөйлим, аның белән бүлешәм. Ул тын гына мине бүлдермичә тыңлый да тыңлый. Менә бүген дә, кояш белән ярышып, иртән иртүк уяндым да, күл буена йөгердем. Әниемнең, унынчы сыйныфны тәмамладың бит инде, кызым Дилбәр, һаман бала акылы үзеңдә, үсеп җитәлмисең, инде вакыт үсәргә, һаман шул күл буена чабасың, дигән сүзләре колак яфрагымда эленеп калдылар. Эх, әнием, үстем шул инде, үстем! Вакыт үстерде мине. Минем үскәнемне син генә күрми дә калдың. Түгәрәк күлем барысын да күрде. Үземнән сигез яшькә өлкән Хәйдәрне өзелеп яратуымны да белде күлем, беренче тапкыр ләззәтле сөю минутларын да күлем күрде. Менә әле дә төнлә төшемдә Хәйдәремне күргәнемне сөйләргә күлемә килдем.
Күлдән кайтып йорт алдыбызга килеп кергәндә, әнием белән Хәйдәрнең нәнәсе, күрше Гөлчирә әби верандада чәй эчеп утыралар иде. Сүзгә мавыгып, минем ишек алдына кергәнемне дә сизмәделәр. Иелеп, аягымнан сандалиларымны салыйм дигәндә, Гөлчирә әбинең:
– Карале, күршекәем, Хәйдәр оныгым өйләнеп китәргә кайткан. Быелдан да калмыйм, ди икән, – дигән сүзләрен ишетеп, сандалиларымны да салырга онытып, кадак белән кагып куйгандай, таш кебек катып калдым. Ирексездән күзләремә яшь бәреп чыкты, бөтен көчемне җыеп, яңадан күл буена атылдым...
Әнә түбәндә, күл буенда, без икебез генә яраткан урында гармунын кочаклап Хәйдәрем утыра. Аны күрү белән, мин аска томырылдым һәм, йөгереп барып, муеныннан уратып кочаклап алдым:
– «Яратам» дигән сүзләрең ялган идемени, Хәйдәр?! Кемгә өйләнәсең?  Кайчан туегыз? Хәйдәрнең кинәт йөзе үзгәреп китте, киң маңгае җыерылды. Ул мине җай гына кулларымнан алып янына утыртты да, колагыма укытучы булып укып бетереп кайтуымны көтәчәге турында пышылдады, һәм гармун басмакларына басып, ниндидер, моңача мин ишетмәгән җырны акрын гына көйли башлады:
Бер генә минутка, барсын да оныт та,
Кил әле, кил әле яныма.
Ягымлы карашың кояштай карасын
Сагыштан әрнегән җаныма.
Тик сине эзлим мин, тик сине юксынам,
Бөтенләй югалтсам, нишләрмен?!
Кайларда йөрмәдем, сиңа тиң күрмәдем,
Гел сиңа талпынды хисләрем.
Шул тиклем моңлы җырны Хәйдәр беренче тапкыр миңа гына ишеттерде бит, сүзләре дә миңа гына атап язылган кебек. Йөрәгем урыныннан кузгалгандай, еш-еш тибә башлады, битләрем әллә кояш нурларыннан, әллә Хәйдәрнең очкынлы күзләренең миңа тутырып каравыннан оялып кызарып чыкты. «Мин бәхетлее-е-е-е-е-е-е!» дип күл буйларын яңгыратып кычкырасым килде...
Югары уку йортын тәмамлап, кулыма кызыл дипломымны алып кайтуыма әти-әнием шулкадәр шатландылар, шатлыкларының иге-чиге юк иде. Шатланмый ни! Бердәнбер кызлары янә дә үзләре янында булачак бит! Минем кайтуымны ишетеп, Хәйдәр дә күкрәгенә болын чәчәкләрен кочып, ашкынып килеп җитте. Хәйдәрне күрү белән, әниемнең балкыган йөзеннән шатлыклы елмаюның эзе дә калмады, юып алгандай юкка чыкты. Соңга таба әнием Хәйдәрне өйгә түгел, хәтта ишек алдына да кертмәс булды. «Бәхетсез булырсың, ул гармунын тартып кичәләрдә йөрер, син бала тирбәтеп өйдә бер ялгызың утырырсың. Начар төш тә күрдем, балакай, бер кара шәүлә сине җитәкләп, өебездән алып чыгып китәргә уйлый. Аркылы төштем, бирмәдем теге шәүләгә сине. Тыңла, кызым, мин Хәйдәргә риза түгел», – дип үз мөһерен сугып та куйды. Әниемнең бу катгый кисәтү-карарына каршы тора алмадым. Язмышыма буйсындым...
Хәйдәр, минем дус кызыма өйләнде, алар ерак Себер якларына чыгып киттеләр. Минем җанымны да, йөрәгемне дә, аңа булган мәхәббәтемне дә алып китте Хәйдәр. Күңелемдә бушлык торып калса да, үземдә яшәргә көч таптым. Ходайдан сабырлыклар сорап, барлык җегәремне, белемемне укучыларыма багышладым. Авылда өч ел укытканнан соң, район мәктәбенә уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Шунда мин дә булачак тормыш юлдашымны очраттым. Яшем дә алга таба тәгәри дип, никах сугу сәгатен, туй көнен, шатлыкка кинәнмичә генә көтеп алдым. Килде ул көн. Нигә генә туды икән ул көн?! Гореф-гадәт буенча кыз йортына кияү кеше үзенең дусларын, кияү егетләрен алып килә бит. Минем дә булачак тормыш иптәшем Нәзир, гармунчы егет ике туганым булачак, дигән иде. Урам тутырып, безгә табан килгән ап-ак машиналарның сигнал тавышларын басарга тырышып, гармунчы егет гармунын уйный-уйный ишек алдына килеп тә керде:
Бер генә минутка барсын да оныт та,
Кил әле, кил әле яныма...
Хәйдәр!!! Йөрәгем нишли соң?! Йодрык кадәр генә йөрәгем, нишләргә белмичә, урыныннан кубып, шашып тибәргә тотынды, әйтерсең дә камчы белән куалыйлар иде... Бәгыремне телгәләп, әрнү катыш ярату белән күзләремә текәлде ул:
– Дилбәр, бәхет телим. Миңа тормышка чыкмасаң да, минеке төсле фамилияң булачак, чөнки Нәзир минем ике туганым...
Тормыш дәвам итте. Хәйдәр белән Гөлнур ике баласын ияртеп, җәйге ялларга авылга берничә көнгә генә кайтып киттеләр, дигән хәбәрләрне әниемнән генә ишетеп кала идем. Безнең дә улыбыз туды, әмма җырдагыча, Хәйдәрне оныту бер генә минутка да тукталмады...Бәлки соңрак онытылыр, дип уйладым, әмма ул көн...! Эх, Хәйдәр, Хәйдәр!!!
Иптәшем Нәзир чак-чак атлап түргә үтте. Аның мондый кыяфәтен беркайчан да күрмәгәч, куркуымнан артка чиктем. Нәзир минем куркуымны, аптыравымны күреп, үзенең янына чакырды, көчле куллары белән кочагына алды. Аның күзләреннән тәгәрәп чыккан күз яшьләре минем чәчләремә тамдылар.Ул тирән, авыр көрсенү белән:
– Дилбәр, җаным, син бу хәбәрне барыбер ишетер идең. Миннән ишетү хәерлерәк булыр. Нык булырга тырыш. Хәйдәр гаиләсе белән ялга кайтып килгәндә, авариягә юлыга. Аларны соңгы юлга озатырга кирәк. Әзерләник, Дилбәрем! – диде.
Баскан урынымда идән кузгалгандай булды. Ниндидер кара шәүлә алдыма килеп басты да, кулларымнан алып, түбәнгә, караңгылыкка тәгәрәтте. Әнием төшендә күргән шәүлә бит бу! Нигә бөтен тәнем калтырана, буыннарым тартыша соң?! Хәйдәр, син кайда?! Кайчан шәүләгә әйләндең, син?! Куркытма мине, зинһар!..
Зират капкасы алдында дүрт табут: икесе зур, икесе кечкенә. Менә кешеләр табутларны күтәреп, зират эченә керә башладылар. Фәрештәләр оҗмах ишекләрен киң итеп ачып куйдылар да, Хәйдәрне, Гөлнурны, аларның ике газиз сабый баласын оҗмахка, җиде катлы күккә ашырдылар...
Ничә еллар үтсә дә, көн дә иртән тышка чыгып, беренче һәм соңгы мәхәббәтем күренмәсме дип, күзләремне җиденче кат күккә төбим. Тик Хәйдәрем күренми. Нибары җиһан киңлегеннән аның моңлы җыры гына ишетелә:
Бер генә минутка, барсын да оныт та,
Кил әле, кил әле яныма...
 

Резеда ШАКИРОВА

 

Фото: vk.com

 

 

 

 

Комментарийлар