Логотип «Мәйдан» журналы

Бер ана балалары

Хикәя.

Кичә генә башын бәйләп сырхаулап яткан карчык бүген, бер басасын биш басып, яшь киленнәр җитезлеге белән табын әзерләп йөри. Ут кебек кызган табага чажгырдатып коймак сала да, ул пешкәләгәнче, түргә чыга, өстәлгә чынаяклар тезә, май-вареньелар куя, таба исе чыга башлагач, ашыгып, тагын кухняга кереп китә.

Бүген Зәкия әбигә бәйрәм: улы Айрат көтмәгәндә Төмәннән кайтып төште.

Тик әнисе хәл-әхвәл сорашырга да өлгерә алмый калды, ай күрде – кояш алды

дигәндәй, күчтәнәчләрен бирде дә энесе Азат эшли торган конторага китеп барды.

Һәрвакыт шулай инде: чыга да югала. Айратның бу кайтышы да кунакка

дип түгел, йомыш төшкәннән генә икән. Моны ишеткәч, Зәкия әбинең кәефе

кырылды. Күз талдырып көтәсең... ә ул һаман эш белән. Теләсә нинди машина

үз кулы астында, өстәвенә ялтырап торган «Волга»сы бар, шунда килен белән,

бала-чагалар белән бер иркенләп кайтырга булмыйдыр идеме аңа?

Хәер, мондагысының да юньләп өйдә торганы юк. Ярты гомере командировкада йөреп уза, аннан кайтса, төнгә кадәр буровоенда югала. Ник дөньяларын

онытучан икән бу балалар?!

Әнә шундый уйлар эчендә Зәкия әби табын белән кухня арасын әллә ничә кат

урап, үзе әйтмешли, киләп сарып йөрде, тик көткән уллары һаман кайтмады.

– Балаларың читтә булмасын икән,– дип зарланып алды карчык ахырдан. –

Ичмаса, янда торырлар иде, туган нигезләрен карарлар иде...

Соңгы айларда Зәкия әби монда – шәһәрдә, төпчек улы Азатта яши. Аяксыздан кулсыз дигәндәй, берсеннән-берсе бәләкәй ике оныгы бар, шуларны карый.

Урындык буе булсалар да, тавышлары үзләреннән зур, мәшәкатьләре җитәрлек. Малай белән килен көнозын эштә, карчыкка утырып торырга да юк.

Зәкия карчыкның авылда гомер иткән үз нигезе бар. Өй тузган, искергән

булса да, әби аны әле бик кадерләп, карап тота. Кайткан араларда тәрәзә капкачларын ачып куя, мичне ягып җибәрә, стеналарын агарта, бүрәнәләрен сылый. «Дөнья хәлен белеп булмый, бер кайтмасалар бер кайтырлар», – дип уйлый уллары турында һәм сабырлык белән шул көнне көтә.

Ләкин ничәмә-ничә еллар узды инде, малайларның кайтып төпләнергә

исәпләрендә дә юк. Зәкия әби авылда атна-ун көн тора да, оныкларын сагынып,

тагын шәһәргә килә.

– Шул сабыйлар хакына гына... Алар жәл... Югыйсә авылда да җәннәт кебек,– дип сөйләнә үзе.

Ике араны таптый торгач, карчык, әллә соңгы елларда бирешебрәк китте,

«бу юлы бөтенләйгә шушында калырмын» дип исәпләп килгән иде.

Әниләренең ниятен малай белән килен куанып, хуплап каршы алдылар.

Азат Зәкия әби исеменә беренче мәртәбә өр-яңа паспорт алып бирде, килен шунда ук аны пропискага да кертеп кайтты. Ләкин, ни хәл итәсең, күңеле урынында түгел...

...Өстәл өстендәге ак самовар җырлап утырды-утырды да кинәт тынып калды. Өй эче күңелсезлеккә чумды. Әле ду килеп аш-су әзерләп йөргән карчыкка

да ямансу булып китте.

Тәрәзә каршындагы агач яфракларын шыбырдатып, көзге вак яңгыр ява.

Зонтиклар каплап, плащларына төренеп, нефтьчеләр эштән кайталар. Болары

шул Азатлар, килене Хәлимәләр кебек соңга калганнарыдыр...

Терсәкләре белән тәрәзә төбенә таянып, Зәкия әби шәһәргә, аның шау-шулы

урамнарына карап уйга калды: «Менә шушыларны хәзер Рамазанга күрсәтәсе иде. «Каян калыккан әкияттәге сыман бу шәһәр!» – дип гаҗәпләнер иде.

Бигрәк тә улларын күреп исе-акылы китәр иде. Әнә нинди зур инженер булдылар бит хәзер...

Зәкия әби сугыштан соңгы елларны – нефтьчеләр, килеп, аларның бакчасы

артына буровой корган заманнарны исенә төшереп утырды. Шунда каравылчы

булып кергән иде Рамазан. Мәрхүм, һәр көнне эштән нинди дә булса яңалык

ишетеп кайтыр иде һәм аны, түкми-чәчми, гаҗәпкә калып сөйләр иде. Имеш,

безнең бәрәңге бакчасы астында нефть дигән нәстә күл булып ята икән, имеш,

шунда ике чакрым тишеп керсәң, җир маен елга итеп агызырга мөмкин икән...

Ышанмаган иде ул чакта Зәкия әби.

Бу вакытта Рамазан авырый иде. Сугыштан шулай булып кайтты ул.

«Үпкәмдә җиде данә снаряд кыйпылчыгы йөри», – дип сөйли иде. Шулай булса

да сер бирмәде, миңа кыен, дип ыңгырашмады. Толыбын кияр иде дә, Сарбаен

ияртеп, буровоена китәр иде. «Төнге инженер» дип йөртәләр иде үзен, шаярып.

Шушындый яңгырлы салкын көзләрнең берсендә Рамазан дөнья куйды. Зәкия әби аның үлем алдыннан әйткән соңгы сүзләрен әле дә хәтерли: «Малайларны укытырга тырыш, кеше ит, Василий Петрович кебек нефтьче-инженер

булсыннар»...

Кайгы-хәсрәтнең очына чыга алмады ул көннәрдә Зәкия. Айрат җиденче

класста, Азат бишенчегә генә йөри иде әле. Аларны ничек укытырга һәм ничек

кеше итәргә – әйтеп калдырмады.

Могҗизаларга ышанмый иде – бар икән ул могҗиза. Мәрхүм Рамазанның

«Петрович» дип авыз суын корыткан чал мыеклы инженеры күршедә генә фатир тора иде. Бик ачык, бала җанлы кеше. Эштән кайтса, урамга чыгар иде дә,

малайларны үртәп, алар белән шаярып хәлдән таяр иде. Айрат белән Азатның

нефть белән җенләнеп китүләренә дә шул сәбәпче булды, ахры. Мәктәптән кайтсалар, ашамый-эчми туп-туры буровойга чабалар. Җәй көннәрендә, Петровичка ияреп китеп, буровойдан кайтып керми башладылар. Әллә юри нефтькә буяп

җибәрәләр иде инде үзләрен, ак тешләре белән елтыр күзләре генә күренеп тора иде. Ходаның хикмәте, шул Петрович, балалар унынчыны бетергәч, аларны

шәһәргә алып китеп институтка урнаштырды, шул изге җан ничә еллар буенча

икесенә дә кулыннан килгәнчә ярдәм итеп торды. Могҗизаларга ышанмый иде

Зәкия әби, могҗиза бар икән ул. Менәтерәк хәзер малайлар икесе дә инженер...

Инженер дигәч тә, бәхет икесенә дә тигез елмаймады. Уку белән генә дә түгел икән шул. Әнә зурысын, институт бетергәч, тиз генә мастер итеп куйдылар

да, түрә булып, эшкә ак күлмәк белән галстуктан гына йөрде. Ә кечкенәсенә ул

дәрәҗәгә күтәрелү өчен шактый озак верховой булып вышка башында җилләнергә туры килде. Биектә, үзе әйтмешли, «карга оясында» көне буе суыкта,

кар-буранда торып, бичараның битләре өшеп, иреннәре ярылып кайта иде. Тегесе кичен, киенеп-ясанып, кызлар янына чыгып китә, бусы, мескенем, мазутлы бит-кулларын юу белән, тизрәк яту ягын гына карый.

Берничә елдан соң Азат та мастер булды булуын, әмма олысы бу вакытта инде участок начальнигы иде. Гомере буе абыйсы белән ярышып, аңарга охшарга

тырышып яшәгән Азат өчен җитә калды:

– Менә күрерсез, Айратны узмасам, дөньяда йөрмим! – дип гайрәтләнде.

Туган туганга охшый, диләр. Юк сүз. Айрат сабыр холыклы булды. Яшьтән

үк яхшы укыды, шапырынмыйча, мыштым гына йөрде һәм һәрвакыт үз дигәнен эшләде.

Энесенең көнчелегеннән астыртын гына көлеп тә йөри иде үзе. Азатның

эштә тагын бер баскычка күтәрелүен генә көтте дә, Төмәнгә китеп, баш инженер да булып куйды.

Азат, бичара, бу хәлгә ни эшләргә дә белмәде:

– Ярый, без дә күрсәтербез әле кемлекне! – дип бәргәләнде дә сугылды.

Әнисе: «Тауга карап тау булып булмый, улым», – дип тынычландыра башласа: «Ул тау түгел, мин дөя түгел», – дип кенә җибәрә иде.

Эштә генә түгел, тормышта да абыйсына кызыгып гомере үтте Азатның.

Зәкия әби әле дә оныта алмый: Айрат башлы-күзле булгач, тегесе укыган җиреннән килен бакмага кайтты. Күрде дә сокланды бит бу җиңгәсенә. Сокланмаслык та түгел, Айратның хатыны бик зифа, бик чибәр.

– Мин дә өйләнәм, – дия башлады бит бу тиле малай.

– Саташуыңмы әллә, улым? – дип көлде Зәкия әби. Шаярта дип уйлый инде

Азатны.

– Нигә, абыйга яраганны әллә миңа хәрәмме? – ди бу юләр.– Аңардан кай

җирем ким? – дип вәсвәсәләнә.

– Әле син яшь, институтыңны бетер, диплом ал, эшкә кергәч өйләнерсең,–

дип үгетләп тә карадылар, тик берсенең дә сүзен тыңламады.

– Минем хатын абыйныкы ише генә булмас, күрерсез, минем хатын матурларның да сирәк очрый торган экземплярларыннан булыр! – дип шапырына

бит әле, җитмәсә.

Өйләнде бит, киребаш! Шул елны җәй институттан үзе белән бергә укыган студент кызны алып кайтты. Ишетә генә күрмәсеннәр, матурлык ягына

килгәндә, Хәлимә килен алай сирәк очрый торганнардан түгел түгелен, олы киленнән шактый калыша, әмма бик басынкы, сабыр кыз. Малайның үзенә ошагач, анага ничек тә бара, акылы-тәүфыйгы белән генә торсыннар...

Менә, балалары белән чыр-чу килеп, Хәлимә үзе дә кайтып керде. Балалы

йортта бәрәкәт бар, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр – бүлмәләрне тутырып Зәкия әбинең оныклары чабыша башлагач, өй эче ничектер җанланып киткәндәй

булды.

– Гомерле булырсың әле, килен, сине искә төшереп утыра идем,– дип елмая

Зәкия әби.

– Озак торды, югалды, дипме?

– Азатны әйтәм, миннән хатынын мактатасы килеп йөри, күрәсең. Беркөнне, тора-торып бер амин дигәндәй, килгән дә: «Әйт әле, әни, дөресен, Айрат хатыны матурмы, минекеме?» – дип сорый. Ходаем, әйтеп кара шунда юри генә

«Айратныкы» дип! Беләм бит инде гадәтен – күлмәгенә сыймаячак! «Синеке

чибәррәк, синеке!»– дип кенә торам инде! Аннан: «Эш чибәрлектәмени, улым, –

мин әйтәм, – акылы булсын, акылы!» – дим. Бу һаман тамырга тоз сибә: «Алайса, кайсыбызның хатыны акыллырак? Айратныкымы, минекеме?» – «Синең

хатын акыллырак,– мин әйтәм.– Акыллы булмаса, синең белән бер көн дә тормас иде!» – дим.

Зәкия әбинең бу килене үзенчә матур итеп көлә белә. Читкә борыла да, авызын кулы белән каплап, чишмә урынына чылтырый инде менә!

– И-и, дуамал да инде бу Азат! – ди. – Нидән килеп мине тикшерә башлады

икән? – дип хәвефләнә.

Ләкин, Ходаның хикмәте, шул эшенә бирелеп киткәннән бирле, машина турында ләм-мим димәде Азат. Үтте, ахры, аның бу чире. Безнең инженерыбыз

хәзер, эштән кайту белән, пәрәвез кебек чуарланган сызымнары эченә кереп бата, үзе дә, үрмәкүч кебек, шул пәрәвез челтәрләрен үрергә тотына.

Барыннан да бигрәк шунысы гаҗәп: Төмәнгә китеп, моңа кадәр хәбәр-хәтерсез диярлек яшәп яткан Айрат та үзенең исәнлеген ешрак ишеттерә башлады,

һич көтмәгәндә ваемсыз бу малай, өйдәгеләрнең барысына да озын-озын сәламнәр куеп хатлар язарга, телефоннан шалтыратырга тотынды. «Азат янына

кайтасым бар, Азатны күрәсем килә»,– ди.

– Беләм мин аның нәрсәне сагынганын! – дип елмая Азат.

Менә бүген, ниһаять, ике туган яңадан каныштылар...

Коридордан ук шау-гөр килеп, көлешеп, сөйләшеп, өйгә кайтып керделәр.

Хәлимә аларга чишенергә булыша, ә Зәкия әби ишек төбендә:

– Малай актыклары, кайда югалдыгыз бу кадәр? – дип шелтәли.

Айрат юеш плащын салып элә дә юеш куллары белән әнисен кочаклый.

Нәкъ менә малай чагындагы гадәте.

– Әни, гафу ит, эш бит, эш! Азатның буровойларыннан әйләнеп кайттык, –

дип акланырга маташа.

Азат көлә:

– Мин дә аны, әни, безне күрәсе килгән дип уйлаган идем, баксаң, ул мин

ясаган тимерләрне сагынып кайткан икән!

Кайту максатын Айрат үзе дә яшерми. Аның нияте Азат ясаган җайланмаларны күрү, сызымнарын күчереп алу, Себер буровойларында куллану икән.

Агай-эне, малай чактагы кебек шаярышып, төртешеп, төрле нигъмәтләр

белән тулган өстәл янына килеп утырдылар. Зәкия әби ризыкларны һаман чыгара гына тора. Табынга кызлар бите кебек кызарып торган коймаклар килде,

гәрәбә төсле бавырсаклар куелды, капкачы нәфис итеп бөрелгән бәлеш утырды.

Хәлимә аларны өстәлгә тезә-тезә гаҗәпләнә: ничек шулай иренмичә камырдан

төрле чигешләр, чәчәкләр ясап тәмле итеп пешерә белә аның каенанасы! Күр

инде, ничек шулай гап-гади ризыклардан табынны мул итеп, күркәм итеп бизи

ала бу карчык!

Айрат, хәйләкәр, әкрен-әкрен генә җеп очын Азат ясаган яңа төр пар казаннарына, балчык болгаткыч машиналарга таба борып җибәрде. Ул да булмады, табыннан кубарылып, Азатның эш бүлмәсенә кереп киттеләр. Ашъяулык

кадәр кәгазьләрне идәнгә җәеп, аның өстенә чүгәләп утырдылар да карандашлары белән шуңа төртә-төртә сүз көрәштерергә тотындылар. Мәктәптә укыган

елларында, студент вакытларында шулай еш кына бәхәсләшеп утыра торганнар иде. Дөресме, түгелме, үз сүзен аста калдырмау өчен бигрәк тә Азат кычкырыша, ә олысы юл куймау өчен тарткалаша иде. Әниләре, кереп: «Азатныкы

өстә, Азатныкы», – димичә туктау юк иде.

Бу юлы Айрат эшне тирән җибәрмәде, Азатның җилкәсенә сугып:

– Кара әле, малай, күпме баш ваттым бу турыда, молодец, син бер селтәнү

белән чишкәнсең, – диде.– Моңарчы стаканда ботка пешереп азапланганмын

икән...

Мактау Азатны үсендереп җибәрде:

– Мине кемгә чутлый идең? Беткән, төшеп калган малайгамы?

Бер киреләнсә, Азатны уңайга борып булмыйсын белә абыйсы, энесенең салпы ягына салам кыстырмакчы:

– Мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә – барыбыз өчен дә файдалы нәрсә табуда.

– Кем ул «барыбыз»?

– Мәсәлән, Себер бораулаучылары.

– Мин аны читкә тарату өчен ясамадым, һәм аның өчен патент алырга да

җыенмыйм!

– Абый итеп миңа гына бирерсең, шәт, патентыңны?

Азат кычкырып, ләззәтләнеп көлеп куйды. Аның хихылдавына гаҗәпләнеп, хәтта Хәлимә белән Зәкия әби дә ишек төбенә килеп бастылар.

– Димәк, абый? – дип кабатлады шактый кызмача Азат. – Алайса, нигә

теге вакытларда бер дә абый түгел идең? Корсак киереп, «Волга»ларда узып

киткәннәреңне оныттыңмыни?

Айрат үпкәләде:

– Мин синең болай эчкерле икәнлегеңне белмәгән идем! – дип холыксызланып алды. – Әгәр телисең икән, мин ул «Волга»ны хәзер үк сиңа бүләк итәм! –

Кесәсеннән машина ачкычын алып идәнгә ташлады. – Ал, рәхәтен күр!

– Кирәкми, әнә үз машинам да гаражда ята!

Туганнарның шактый ук тәмсезләнеп баруларын күреп, Зәкия әби белән Хәлимә аларны тынычландырырга ашыктылар.

– Йә, Азат, бала-чагаланып утырма инде! – дип ачуланды Хәлимә ирен.

Әнисе исә олы улын юмалап, чәчләреннән сыйпады:

– Бирә ул, бирә! Шулай бит, улым, бирәсең бит?

– Юк, бирмим! – дип киреләнә Азат һаман.

Айрат, кулын селтәп, диванга барып утыра.

– Индивидуалист син, Азат, аерым хуҗалык!

Зәкия әби сизеп тора: Азат юри кылана. И-и, үҗәт тә малай соң инде – абыйсын баш идермәкче булып маташа. Айраты да үтә тәкәббер, эре, энесе алдында

тез чүгәргә исәпләми.

Зәкия әби ишек аша икенче тапкыр күз салганда, ага белән эне шактый тынычланганнар иде.

– Матурланганнар,– дип хәбәр итте, ул өстәл җыештырып йөргән килененә.

Чак кына ишекне ачып тагын каравында, әниләре улларын тәмам дуслашкан хәлдә күреп сөенде. Алар, нәкъ студент вакытларындагыча, кулларын берберсенең иңбашына салып, авызга-авыз куеп сөйләшәләр иде. Сүзләре ничектер сузылып, тавышлары бераз тыңкышланып чыга.

– Беләсең килсә, мин аны синең өчен ясадым, – ди Азат. – Ни әйтсәң дә, сезнекеләр Себердә, җылыту установкасы анда кирәгрәк...

– Ә мин, беләсеңме, сиңа нәрсә бирәм? – ди Айраты.– Мин сиңа газдан саклану җайланмасы бирәм. Бер буровойда да юк әле андый әкәмәт!

– Үзең ясадыңмы?

– Ә кәк же! Абыең да тик ятмый анда!

Бераздан тавышлары ишетелми башлагач, Зәкия әби ишекне ачып карады,

кул изәп, киленен чакырып китерде.

– Күр инде, ничекләр матур итеп мәрткә киткәннәр бит!..

Туганнар икәү янәшә диванга сузылып ятканнар да нарасый чакларындагы

кебек кочаклашып йокыга киткәннәр иде.

Зәкия әби улларына бик озак сокланып карап торды да:

– Әй инженерлар, инженерлар! – дип сөйләнә-сөйләнә, барып өсләренә япты

һәм, аяк очларына гына басып, бүлмәдән чыгып китте.

 

Шамил Бикчурин

Комментарийлар