Логотип «Мәйдан» журналы

Авыр туфрак

Хикәя.

Лилиянең чәч-башын тузгытып, капкадан узуы булды, ишегалдында чирәм чемченеп йөргән каз бәбкәләрен куркытырлык кына түгел, күршеләрнең этләрен дә койма өстенә сикертерлек чәриләп җибәрде:
– Барыбер үтерәм мин аларны, мамка!
Мамка дигәне, башына казах хатыннары кебек озын ак тукымадан тубал ураган карт ханым, ни әйтергә белми, мунчага таба атлаган җиреннән туктап калды, алай да тиз генә борылмады, нидер уйлагандай, бераз дәшми торды, аннан җилкә аша гына эндәште:
– Ашыкма, чәбәләнмә әле, килен. Башта бу чәрелдәүләрең белән мине үтерерсеңдер. Аннан... Тәне тартылганнарга синең көч кенә җитмәс... Я, күрдеңме Булатнурны? Үзе ни ди?
– Күрдем. Күрми димени?! Ыштыр бит! Мин аны көн саен Манькага талчыбыкларга җыярга югала дип торам. Ә ул анда... таллыкка барасы урынга... тау башындагы юкәлектә сөяркәсенә... шалаш үреп ятка-а-н...
Лилия ишегалды уртасына, җәйләрен эш эшләгәндә үлән тапталмасын дип, ташлардан түшәлгән юлга утырды да сабыйлар кебек үкереп елап җибәрде. Ул казах далаларын әйләнеп кайта торган сыктау кебек озын-озын авазлы сәер, бу якларда һичкем ишетмәгән үзәктән чыга торган бер елау иде. Әлеге елауга яңа гына хуҗабикәсенең кычкыруыннан куркып, тавык оясына кереп качкан мәче баласы да аптырады булса кирәк. Оядан төште дә вак-вак кына басып яшь килен янына килде, аннан күзләрен зур ачып, нәрсә булды сиңа, дигән сыман аптырап карап тора башлады. Лилиянең бернидә, үзләреннән башка беркемдә эше юк иде, очраганда кулына алып сөеп китә торган Шомырткүзгә дә:
— Перес! Эчне поштырып син дә акаеп карамасаң!– дип җикерде.– Үлә-ә-м! Ничек түзи-и-м?! Ничек кеше күзенә күрени-и-им?!
Бу тамашаны сабырлык белән күзәтеп торган Алтынхода кулындагы көмеш комганын мунча алды баскычына куйгач, үзе дә килеп Лилия янына утырды. Аякларын, ташлыкны капларлык итеп җәелгән газ тукыма итәкләрнең дерелдәвеннән, тавышына чыгармаса да, җаны сыкраганлык, бугазына яшь буалганлык ачык иде. Их, кемнеңдер өендәге сыктау булса, ул да кушылыр, бөтен хәсрәтен, сагышларын шул сыктауга салыр, килене кебек тезепме тезәр, бушанып калыр иде дә...
– Туктале, чәбәләнмәле, килен,– диде ул, яшь хатынның җанына тагын да ныграк үтәргә тырышкандай.– Тормыш бүген белән генә бетми. Йөрер йөрер дә әйләнеп кайтыр. Кайчакта ирләрне бәйдән ычкындырып алгалаганда да ярый.
– Мир үгезе түгел бит ул, мамка, ычкындырып-ычкындырып алырга! Бишектә сабые ята. Олысы быел укырга үк керәсе. Әнкәсе – намаз карчыгы. Уйнаклар яшьтәмени!
Алтынхода ни дип әйтергә, ничек юатырга белмәде. Аның яшьлегендә казах даласында ирнең чит юрталарны әйләнеп-әйләнеп кайтуы табигый бер хәл иде ләбаса! Дөрес, бу турыда беркем сөйләнми, кайчак беркем белми дә, белсә, һичшиксез, чит ирне кочакка алган ханымның яшәрлеген калдырмаслар, күзләрен үк чокып бетерерләр. Андый хәл үзеннән-үзе йомыла, бүләкләр белән сыпырыла, алтыннар яктысында тоныкландырыла иде шул...
Өерен кумас эт булмас, диюләре шулдыр инде. Атасының гыйшык уеннарын күреп-аңлап, шуның өчен күңеле бизеп үскәч, Булатнуры гел башка булыр кебек иде югыйсә... Алай язмаган икән. Анда-санда булса да улы хакында кыек-мыек сүзләр Алтонходага гел ишетелгәләп торды. Гайбәтләрне берни аңламагандай үткәреп җибәрергә тырыштылар. Каенана кайчак малаеның чыгымлавын киленнең яшьлеге, гаилә тормышына тәҗрибәсезлеге белән дә бәйләде. Алар Лилияне унҗидедә, җиләк кебек чагында җәен үз якларына кунакка кайткач, бер күреп кайт әле, дигән кебек кенә ияртеп алып килгәннәр иде. Дөрес, озатып ишектән чыккан әнкәсе, үзе карар тагын, артык кашык булмаса, кайтсын дип әйтмим, ошап китсә, калу ягын сайласа яхшырак, дип пышылдады, ялгыз яшисем түгел, артыннан сеңел-энеләре үсеп килә.
Әтисезлектә, тамакка туймыйчарак үскән Лилия кайту турында уйламады да. Аның шәһәрдә торып караганы юк, аңа әллә ни ымсынмый иде, шуңа күрә көтүлек йөргән җәйләүне дә, салкыннар уздырган кышлакны да ошатты. Таң туса, табынга йомшак икмәк, сыр, кымыз куела иде. Кич җитсә, тамак туйганчы итле локман ашадылар. Кунак кызы булып кына килгән иде, яшь килен булып яшәп калды...
Көннәр начарга, тормышлар кирегә киткәч, үзенең дә, килененең дә ата-бабаларының кабере калган якларга күченеп кайтуга, Булатнурның да гадәтләре ерак казах далаларында калыр шикелле иде. Калмаган икән, калмаган... Бәйдән ычкындырган кебек булды ул Кукмара таулары арасында...
Лилия керәшен кызы булса да, Алтынходага кадерле, якын иде. Эшкә булган, авыз тутырып татарча да, казахча да сөйләшә, урысчасын да яхшы гына сукалый. Мөселман динен дә кабул итеп алгач, ул аны тагын да ныграк яратты. Лилиядә холык та, гадәтләр дә үзгәрде, тик менә, әни, әнкәй, дип әйтәсе урынга, һаман да, өйрәнгәненчә, мамка, ди иде әле.
Килен китсә, Алтынходаның эшләре җиңелдән буласы түгел иде. Яңа салып кергән болыт хәтле өй, абзар тулы мал, эте-мәчесе дигәндәй... аларның барысы да – Лилия тәрбиясендә. Малайдан битәр килен жәл, килен якын иде аңа, алай да сер бирәсе - кемнең тарафдары икәнлеген сиздерәсе килмәде.
— Кызым, эт юлын кумаган көчек булмас. Менә әтисе дә...– дип башлаган иде, Лилия көтмәгәнчә кырт, тупас итеп сүзен бүлде:
— Әтисе дип... Әтисенә чыкмаган ләбаса мин. Ул әнә казах булган, ә Сез – татар. Башка тубал өеп кенә, үзегез дә казахка әйләнеп бетмәгән ләбаса! Бер дә ул якта калмадыгыз әле. Мине дә ияртеп, үз нигезегезгә кайтып төштегез. Яшәргә иде юртада, учакка казан асып.
Алтынхода имәнде. Ни гомер бер авыз сүзгә килмичә яшәгән киленен танымый иде ул. Югыйсә аның хакына да дип күченгәннәр иде түгелмени?.. Менә син, кайтырмын да ата-баба кабере яткан җирдә, туган туфрагымда тынычлык табармын, һичкемне догадан калдырмый, ашына йөреп, догасын укытып, коръәнен чыгарып, динне там үзебезчә тотып яшәрмен диген. Йортны да мәчеткә якын дип, яхшырак урыннар табылса да, иске нигезгә – ата-бабадан калганына, мәчеткә якындагысына салдырды. Инде чит хуҗалар яши дип куркып калмадылар, аларны икенче бер җирдәге, абзар-курасы әле яхшырак та сакланган пуҗымда яшәргә күндерделәр, акча кызганып-нитеп тормадылар, күпме сорасалар, шул бәягә алдылар да бирделәр.
Гомер бакый дала уртасында балчыктан өелгән, диварына сурәтләр ясалган мазарстанда күмелүдән бик курка иде Алтынхода. Рәсеме өчен дә җавап бирүең бар. Ерак далага кем барып, кабереңне зыярәт кылачак дип тә уйлады. Балалар инде таралышкан, кайсы кай шәһәрдә яши иде, куй итен сагынганда гына кайталар. Оныкларын да, җәйләрен үзләренннән башка ял итттерергә, озакка җибәрмиләр. Бергәләп кунакка килгәннәрендә, баллы чәй эчеп, ерак күлләрдә су коенгалап, балык тоткалап бер-ике көн уздыралар да алардан башка дөнья бармас шикелле китеп тә баралар.
Дала тулы иснәнеп йөргән шакал. Мәетенең шакаллар, кылганнар арасында ятуын, шуны саклаган җанының күктән башка берни күрми яшәвен теләми иде каенана. Күрше хатынының, үлеп карамый, ни буласын каян беләсең, диюенә дә кул гына селтәде. Җаның әллә кайларга очсын да, ди, тәнең барыбер шушы таш-туфраклы, кырыс җилле дала хөкемендә инде, дип офтанды.
Көтүлекләр ярлыланды. Җәйләр эсседән-эссе, корыдан-коры килә башлады. Андый чакта малы да кысыр калгалый, сыерларының бозаулары да ябык була, көттереп, соңга калуы белән куркытып кына дөньяга килә, аякка бастыра алмый тилмерәсең, ай буе юртаңда шулар арасында яшисең. Елкының да кадере, бәясе китте. Шәһәргә илтергә ерак, мал җыючылары хакны кызганып, саранланып кына бирә. Көтү тотуыңнан тотмавың артык та, нишлисең, дала кешесенең ризыгы – үстергән малының тәнендә, җилемендә... Кигәнең дә тире-яры, ябынганың да шул булгач, картайганчы гомерең көтүчелектә уза.
Ире үлеп, ялгызы калгач, Алтынхода, тәмам ныклы карарга килде. Аталарының кырыгына җыелган балаларыннан туп-туры, кайсыгыз минем белән туган якка кайтып китә, дип сорады. Алар аптырашып бер-берсенә караштылар. Барысының туган йорт дип күзаллаганы шушы киез юрта утырган дала иде. Дөрес, аларның кайдадыр ерактагы татар туганнарына кайтканы, кышларын, шәһәрдә укыганда, хатлар алышкалаганы да бар-барын... Булатнур абыйларының, мин, дип әйтмәсен күрде, төпчек бала булгач, үзе тиешле дип санап, теш арасыннан гына, анам, Лилия белән без кайтырбыз инде, дип сыгып чыгарды. Бар нәрсә юк бәягә сатылды, көтүләр таратылды, шактые иткә киттте... Моны күрү Алтынходаның йөрәгенә җиңел түгел иде. Ачлык елларында шушы дала җирендә икмәк тапкан яшь кыз инде әнкә, әбкә булгач, шул яшьлегенә дә, аны кочагына сыендырган Батырбайга да  хыянәт итә сыман тыелды. Шул хискә ныклап бирелмәс өчен, яшен эчкәрәк, тирәнгәрәк йотты.
Бергәләп мазарстанга барып килгәч, һәр баласына хәер-фатихасын биргәч, амәнәтен тапшыргач, улы-килене эшләрендә исәп-хисапларны өзгәч, җыендылар да кайтып та киттеләр. Сумкаларында иң кирәк-ярак әйберләрдән, документлардан, акчадан кала һичнәрсә юк иде. Кайтып төшкәч аңлады Алтынхода: бу җирдә һаман да шул җитмәүчелек, юклык икән. Үзгәртеп кору еллары дип аталган заманның иң авыр бер вакыты иде шул әле. Алай да Булатнур да, Лилия дә, кире китик, дип кыбырсынмады, гомер бакый шушында яшәгән кебек, эшкә, йортка берегеп киттеләр, ерак дала гадәтенчә, бала арты бала алып кайттылар.
Дүрт бала анасы булса да, яшьли гаилә корган Лилия һаман да чибәр, матур, кызларга бирешмәслек иде, тик Булатнурның гына күзе аның янәшәсендә тонык, төссез марҗа кызларына төшәргә гадәтләнде. Башта Лилия аның гадәтләреннән хәбәрсез идеме, өйдә тавыш-мазар купмады, берни булмаганадй елмаешып, өстәл артларында көлә-көлә гапьләшеп көн иттеләр.
Соңгы вакытта Булатнур әллә нишләде. Сүзләр ишетелгәләгәндә дә, вакытында кайткан, күз алдындагы гамәлләре белән күңелдә шик уятмыйча яшәгән ир торып-торып юкка чыга башлады. Төшке ашка дип табын тирәли тезелгән балалар әтиләрен көтеп җәфалана, инде кичкесенә җыеласың, мин утырып тормамдыр, әллә нишләп ашыйсы килми, малларга ризык эзләп кайтыйм булмаса, кебегрәк сылтаулар табып, көн аралаш юкка чыга.
Яман хәбәрне Лилиянең өлкән улы Корычбәк алып кайтты. Тау башында сугышлы уйнаганнар икән дә ниндидер шалашка тап булганнар. Эченә кереп карасалар, яхшылап җәелгән киезләр өстендә уйламаганда-нитмәгәндә юкка чыккан колак мендәрләре белән әтиләренең җәен башыннан төшмәгән яшел фуражкасы аунап ята, имеш. Түрнең бер почмагында да, шалаш чыбыкларына эленгән иңсәләрдә дә – хатын-кыз киемнәре, ди... Корычбәк уеннан кайтып кергәндә, ярый әле өйдә Алтынхода гына иде, ул аңа эшне үзенчә аңлатып маташты, сөйләп, әнисен борчымаска кушты, аныкын беләсең, юктан да хафалана, дигән булды.
Яңалыкның йөрәккә сукканын анасына Булатнур үзе җиткерде. Көннәрнең бер көнендә, төшке ашка утыргач:
— Әнәй, мин сезнең яннан китәм, яраткан кешем бар,– диде.
Лилия шифаханәгә теш табибына киткән иде. Балаларның барысы да аптырап аталарына текәлде. Бу озын сүзсез тынлыкны ата кеше үзе бозды, әмма әйткәне үтә дә мәгънәсез булып чыкты:
— Мин еракта дип шаярышмагыз, әниегез белән әбиегезне тыңлагыз, тыңламасагыз, тау башыннан төшәрмен дә җитәрмен, мин шунда шалашта гына яшим.
Бу олы малайны тәмам чыгырыннан чыгарды. Ул үзен зурга, андый әтигә ни әйтсә дә хаклы санап, аннан да ныграк әйтеп ташлады:
— Беләбез без синең ул шалашыңны! Беләбез анда нишләвеңне дә! Кем белән яшәгәнеңне дә! Безгә синең кебек әти кирәкми! Китмәгәең тагын!
Булатнур китте. Әйберләрен алып-нитеп тормавы беркөнлек мавыгу, шаяру, ниндидер акылсызлык кебек кенә уйлаткан иде, алай булып чыкмады. Җәй дә узды, сентябрь дә үтеп бара иде, шалаш яныннан һәр таңда казан асканлыкны белгертеп төтен күтәрелгәне күренде. Инде менә Лилиянең Булатнур янына барып, ишеткән галәмәтләрен үз күзе белән күреп, чын-чынлап ышанып кайтуы гына.
Бераздан ул елавыннан туктады. Тынычланып калып, тагын каршысына килеп баскан Шомырткүзгә карады, арка йоннарын кирегә сыпырды, колак артларын кашыды,  аннан бер-бер карарга килеп, урыныннан торды:
— Ярар, Шомырткүз, моннан ары без дә үзебезчә яшәрбез. Булатнур әнә, казахлар кебек, юртада торуны хуп күрә, әнкәй намазлыктан төшми... Иртәгә икебезнең муенга да тәре тагам да зират янындагы чиркәүгә йөри башлыйбыз, син рәхәтләнеп дуңгыз борыны китмерерсең! Булатнур абыең әнә, марҗа кызы дип тормаган, яраткач, бот арасына барган да кергән!
Алтынхода кызы кебек үстергән Лилиядән моны көтмәгән, шундый пычрак сүзләрне кайчан да булса ишетермен дип фаразламаган да иде, әмма, ни ә, дип, ни б, дип әйтмәде, комганын тотып, намаз укырга кереп китте. Шул көннән бу өйдә һәр нәрсә, керәшеннекенә-мөселманныкына бүленде. Алтынходаның килене чүпләнгән Христос рәсеме каршындагы өстәл артында тамагыннан ризык үтмәде, килен исә, дога укып суйган малныкы дип, әнкәсе алган иттән пешергән аш-ботканы кабып та карамады. Талашмадылар-нитмәделәр, һәрберсе үз дөреслеген, үз тормышының авырлыгын, сайлаган иманының хаклыгын уйлап яши бирде.
Мәчеткә йөреп, догасын-йоласын ныклап өйрәнгән Алтынхода абыстай ук булып китсә, таңны чукынып башлаган Лилия янәшә чиркәүдәге бер службаны калдырмады. Кайберәүләр, кәфер килен белән яшәгән Алтынходаны килештерми генә ашка дәшсә, икенчеләр кызгана, вак-төяк мәҗлестән дә калдырмаска тырыша иде.
Алтынходаның гомере инде санаулы гына булган икән, ата-ана туфрагында җан бирим дип белеп ашкынган, бахыр. Улы йорттан чыгып китеп өч-дүрт ел узуга ук, үлем әҗәле белән түшәккә егылды ул. Авырганда килене начар дип яманатына төшә алмады, ризыгы пешкән, киеме юылган иде. Бәлки, бисмилла кушып пешерелгән аш, йомшартылган урын булса, тереләсен дә өметле тойган каенана яңадан сәламәтлеккә мантымады. Тәреле киленнең ризыгы һаман да тамагыннан үтми иде шул бичаракайның. Карчыкның көн дә үз исәнлегенә икона янында яндырылган шәмнәрдән күңеле болганды, күзенә ачы яшь килде, тик, караган килененең хәтерен саклап, берни дә әйтәлмәде.
Алтынхода якты дөнья белән үләннәр кояшка ымсынган матур бер көндә хушлашты. Лилия олы баласын тиз генә чиркәүгә, попка отпеваниегә йөгертте, эшләр беткәч, уртанчысы туганнарына хәбәр салды. Мулла-монтагай нәселеннән чыккан Алтынходаның яшьтәш кардәшләре барысы да мәчет тирәсендәге кешеләр иде. Кирәк-яракларын әзерләп, тиз генә җыелыштылар. Килен аларны түр бүлмәдә тәреле табутта яткан каенанасын күрсәтергә алып чыкты:
— Гаепләмәссез дип уйлыйм, христианнарча дәфенләү мамканың соңгы васыяте иде, берничек тә каршы килә алмадым. Башка балалары кайтмыйча күммәбез дип торам. Әле алда тагын өч тәүлек бар. Булатнур, шулайдыр бит?!
Кайчандыр үзе салган өйдә урын таба алмагандай, туганнар аарсына сыенган, бөрешеп, кечкенәеп калган Булатнур түзмәде, бугазыннан чыккан куркыныч таваыш белән кычкырып җибәрде:
— Нишләвең бу, Лилия?! Мөселман карчыгын, табутка тыгып, муенына тәре тагып?! Иманың кайда? Әйтелгәнме, әйтелмәгәнме әле ул васыять?!
— Мамка мәрхүм исән булса, ашыкма, чәбәләнмә әле, Булатнур, диер иде. Васыятен миңа әйтеп калдыргач, берни эшләр хәлем юк. Син үзең телӘгәнчә яшисең, мин дә күңелем кушканча көн итәм, мамканы менә чат үзе телгәнчә күмәм.
Булатнур ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Чыгып качмаса, үзе дә табут эченә кереп ятудан курыккан шикелле, урамга чыгып йөгерде. Ул инде марҗасы белән яңадан салынган йортында яши иде. Килеп керешкә Валясының муенындагы тәресен өзеп төшерде. Аннан, бу эш кенә ярсуын басмагандай:
— Ычкын моннан!– дип җикерде.– Шифоньердагы бөтен киемнәрне бүлмә уртасына бушатты да Валяныкыларны махсус ачып куйган ишектән коридорга ыргыта ук башлады.
Балаларын Лилиягә аякка бастырышкан, үзен дә, рәнҗетсә дә, кире какмаган, улы санаган, килеп хәлен белешкәләгән әнкәсен табуттан түгел, тау-таш астыннан казып чыгарырга әзер булса да, васыять дигән сүз аны тота һәм бер чарасыз итә иде. Йорттан Валяны куып чыгарып кына җанына тынычлык табудан узган иде инде Булатнур.
Төпчек улы Алтынходаны йорттан озатып калырга да, кабергә төшерергә дә бармады, абыйларының, җиңгәләренең зираттан кайтуын көткәндә, үзе дә мөселман кешесенә хас булмаганча, бер яртыны алып кайтып, стаканга тум-тулы итеп салып эчте. Әллә су, әллә агу иде – тоймады, аңламады, исермәде. Аракы да оныттырмаган хәсрәтенә чыдашмыйча, йодрыгын өстәлгә китереп сукты:
— Кичерерсеңме, әнәй?! Урыс зиратының авыр туфрагы тәннәреңә җиңелләрдән генә булсачы...
 

Рифә РАХМАН

 

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар