Логотип «Мәйдан» журналы

АЛДАНУ

Әйе, мин коточкыч кеше.

Шуны аңлау үзе үк бар вөҗүдемне билгесез нәфрәт уты белән тутыра, аның ялкыны бөтен барлыгымны яндыра, көйдерә; чарасызлыктан читлектәге яралы җанвар кебек бәреләм-сугылам. Тик… үземне үзгәртерлек көчнең кемдә, нәрсәдә икәнен белмим. Белми идем.
Ә ул… Ә ул, гадәтенчә, чәч көдрәләрен бармагына урый-урый, ихлас елмая иде. Баштарак. Болар барысы да баштарак булды. Баштарак мин үзем дә бүтәнчәрәк идем. Бүтәнчә идем кебек. Әгәр Аны очратмаган булсам…Хәер, Аны очратканга кадәр… Әгәр ул кичне урамда зәмһәрир суык булмаса, ике атлап бер сикерәсе араны җәяү атларга теләмичә, автобус көтеп тормасам; салкынлыктан гына түгел, кемгәдер ниндидер ачудан зәңгәрләнгән чырайлар арасына кереп кысылмасам…
Автобус тәрәзәсенә кышкы салкын мең бизәк белән чигү чиккән. Юк, бу чагыштыру минем башка килмәде. Аның сүзләре. Ул әйтте. Соңыннан.
Минем күзем тәрәзәдә түгел иде. Көч-хәл белән тотынып барган мәлдә кемнеңдер очлы терсәге иңбашыма төртеп узды. Тозлы-борычлы итеп сүгенергә теләп башымны бордым һәм мизгелнең ниндидер бер өлешендә Аны күреп алдым. Юк-юк, бәрелеп узучы Ул түгел иде. Ул… утырган көенчә башын уң якка борган да бозы эрегән пыяла аша караңгы урамга төбәлеп бара. Йөзенең чагылышын әнә шул тәрәзәдә күреп алдым. Күздән җуярга теләмәгәндәй, карашымны өзми генә, ничек кирәк алай шушы якка борылып бастым. Бу юлы үземнең кулларым, терсәкләрем кемгәдер бәрелеп китте, кемдер сукранды, кайсыдыр ачу белән аркама төртте. Ни гаҗәп, боларның берсе дә канымны кыздырмады. Мин пыяладагы чагылышның әсире идем.
* * *
Сабакташ дустым минем туган көнемә картина бүләк иткән иде. Аның ише әйбергә әлләни мөкиббән булмасам да, хөрмәт йөзеннән шул көнне үк йокы бүлмәмә элеп куйдым. Ренуар картинасының күчермәсе икән. Исеме дә күңелне кытыкларлык – «Жанна Самари портреты». Кем ул Жанна, рәссамны нәрсәсе белән җәлеп иткән – мондый сораулар белән үземне аптыратмадым. Бүләкме – бүләк, элеп куйгач, зыянсыз гына торамы – тора. Бары шул. «Чибәр хатын булган, чукынмыш!» дип шаяртып куйганымны хәтерлим. Шул көннән башлап ул минем белән яши башлады. Шушы йөз мине иртән көлемсерәп эшкә озата, кичен көлемсерәп каршы ала. Тора-бара мин аңа шулкадәр ияләштем – мин хәтта аның белән сөйләшә идем. Иң мөһиме – ул мине каршы дәшми генә тыңлый, ул мине алдамый. Көне буе үз эчемә бикләнеп йөргәннән соң бар уйларымны аңа сөйлим, мәгънәсез, караңгы тоелган бу дөньяда ул гына мине аңлый, ул гына мине ялгызлыктан аралый иде.
Тик көннәрдән беркөнне кайтып керүемә мине шыксызланып, төссезләнеп калган фатирым каршылады – кеше хисабына яшәргә теләүчеләр күзгә күренердәй бар нәрсәне, шул исәптән картинаны да алып чыгып киткәннәр иде. Яшәешемнең бер өлешенә әйләнеп беткән сурәт, җанымда әйтеп бетергесез бушлык калдырып, гаип булды.
Автобус тәрәзәсендә әнә шул сурәт, минем (!) картинадагы йөз чагыла иде. Чынбарлыкта миңа кызның тун якасына сибелгән җирән бөдрәләре, кырын салган зәңгәрсу береткасы гына күренсә дә, мин аның җылы карашлы кап-кара күзләрен, почмакларына көлемсерәү яшеренгән иренен аермачык күз алдына китердем. Әйтерсең, кайчандыр бүлмәмдә эленеп торган сурәт, кинәт кенә пәйда булып, үчекләргә теләп, миңа ияреп автобуста бара. Автобуста?! Ах, шайтан алгыры, мин бит инде әллә кайчан төшеп калырга тиеш идем!
Әгәр шул чагында теләсә кайсы тукталышта төшәргә омтылсам…
Кешенең тормыш юлы «әгәр, әгәр»ләр белән шыплап тулган, диярсең…
Аның урыныннан кузгалуын, алгы ишеккә юнәлүен маңгай күзе белән күреп тә, күңел күзем белән күрми калдыммы? – Тәрәздәге сурәт җуелмаса да, кыз урынында юк иде.
Мичкәгә тутырылган балыклар кебек бер-берсенә елышырга мәҗбүр кеше сыннарын этә-төртә, мин дә ишеккә ташландым.
Кичке урамда мин япа-ялгыз идем. Кешеләрнең ыгы-зыгысы арасында берүзем.
Югалттым. Табарга да өлгермәгән килеш югалттым. Шулай да, ниндидер могҗизага өметләнеп, тирә-ягыма карандым. Каршыдагы кибет белән тугыз катлы йорт арасындагы сукмактан атлап баручы кыз – Ул иде. Бүгенгәчә күргәнем-очратканым булмаса да, мин аны адымыннан таный идем.
* * *
– Ай!
Беләгенә сак кына кагылуга, кыз кинәт кычкырып җибәрде, кечкенә сумкасын ике куллап күкрәгенә кысты.
– Гафу ит, куркытырга теләмәгән идем. – Мин, бик якын кешемә эндәшкәндәй, үз итеп елмаеп куйдым. Урам утларының салкын яктысында аның йөзе аермачык күренде. Әйе, ул минем күптәнге танышым – бүлмәмдә эленеп торган күчермәнең күчермәсе иде. – Киресенчә, сине бөтенләйгә югалттым дип, үзем куркуга калган идем әле.
Кызның йөзенә сорау катыш аптырау таралды. Мине акылга җиңелрәк берәр бәндә дип уйладымы, әллә исенә төшерергә тырышып азапландымы – тиз генә эндәшмәде. Шулай да бераздан:
– Сез мине кем беләндер бутадыгыз, ахры, без бит таныш түгел, – диде.
– Ничек таныш булмыйк – минем өемдә яшәдең, аннан сине урладылар, – дип сөйли башлавыма, кыз адымын кызулатты, ярдәм өмет иткәндәй, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә күз ташлады.
– Син Жанна исемле, шулай бит? – Мин үзем теләп әкият һәм чынбарлыкны бутый идем.
Кызның кашлары дугаланып өскә чөелде, күзләрендә мең сорау чагылды – мин моны аяк астында җемелдәгән карлы сукмакка караган килеш тойдым.
– Ә-әйе. – Кыз әлегә кадәр тотлыкмаган иде.
Караңгы кичтә килеп бәйләнгән минем кебек сәер заттан – күрмәгән-белмәгән ир-егеттән баш-аягын алып качасы урынга, кызыксынуын җиңә алмыйча, күземә текәлде.
– Кызык, ә сез мине каян беләсез?
Картина тарихы да, автобустагы «танышу» да кыска гына хикәятемә сыеп бетте.
– Карале, синең исемең чыннан да Жанна булдымы әллә? – Инде минем гаҗәпләнүемнең чиге юк иде.
– Ә сез коточкыч кеше! – Кызның тавышына күзләрендәге кебек үк җылылык йөгерде.
Коточкыч кеше. Бу сүзләрне моннан соң да шактый кабатлады ул. Тик беренче тапкыр әйткәндәге назлы шелтә, шаянлык тора-бара шаккату, ачыну, минем чыннан да коточкыч кеше икәнлегемә инану белән алышынды. Хәрхәлдә, миңа шулай тоелды.
***
Караклар өйне чистартып чыкканнан соң әлләни уфтанмадым шикелле. Чөнки ике бүлмәле фатирымда уфтанырлык малым да, байлыгым да, күзгә кырып салырлык затлы әйберләрем дә юк иде. Бер көн күрсәтсә, ике көн ял итә торган телевизорымны да, вак-төякне дә зур югалтуга санамадым. Әмма… кайсыдыр бер мәлдә мин фатирымда нидер җитмәгәнне тоя башладым. Дөресрәге, кемдер җитми иде. Кемдер? Япа-ялгыз гомер кичергән кешенең кеме югалырга мөмкин?..
Тора-бара аңладым: йокы бүлмәмдә эленеп торган сурәткә тәмам ияләшкән булганмын лабаса. Шул җансыз сурәтнең ниндидер аерылгысыз өлешемә әверелеп беткәненә хәзер генә төшендем түгелме? Язылмаган канун диярсең – бар чакта бер генә нәрсәнең дә кадере юк…
Картинадагы сурәтнең бүтән берәүне җылы караш белән каршылавын, озатуын күзаллау миндә кинәт кенә көнчелек хисе уятты.
Бу көнчелек мине эчтән ашый, корт шикелле кимерә. Ул минеке, минеке иде ләбаса! Бары тик минеке. Мин шулай дип уйлап алдануым белән үземчә бәхетле идем. Меңнәр арасында япа-ялгыз яшәгән дөньямда шушы җансыз сурәт минем бердәнбер юанычым иде.
* * *
– Яратасыңмы соң син мине?
– Гафу ит, алдый алмыйм – мин яратуның нәрсә икәнен белмим.
– Алайса… Алайса, без нигә бергә?
– Мин инде синсез яши алмыйм.
– Бәлки, ярату дигәннәре шулдыр? Син моны танырга гына теләмисеңдер?
– Мин ярата белмим. Тик син миңа кирәк.
– Син коточкыч кеше! – Аның күзләренә мөлдерәп яшь тула, кайнар тамчылар әкрен генә бит очлары буйлап тәгәрәшә. Күкрәгемә кысып кочакласам да, мин аны ялган татлы сүзләр белән юата алмыйм. Югыйсә беләм, «үлеп яратам» дип, күзләреннән, колак очларыннан үбә-үбә иркәләсәм, бөтенләй башкача булачак. Тик нихәл итим, мин аның алдануын теләмим. Әйе, мин коточкыч кеше, мин ярата белмим.
– Мин бит синең тормышыңда берен­че хатын-кыз түгел, шулай бит?
– Әйе.
Тагын дөресен әйттем, аны алдарга җыенмадым.
– Яраттыңмы? – Ул елмайганда да, күңеленнән елаганда да чәч көдрәләрен бармагына урарга гадәтләнгән – уйларын бер йомгакка чорный диярсең.
– Мин яратам дип алдандым. Һәм аның буш сүз икәненә төшендем. Үземне Мәҗнүндәй хис итеп, Ләйләмне таптым дип күкләргә ашып йөргән көннәрем бар иде. Без икебез бербөтен кебек идек. Беркөнне мин аның «яратам» сүзен уңга да, сулга да чәчеп йөргәнен, ир-егетләрне перчатка урынына алыштырганын очраклы рәвештә генә белеп алдым. Бу хыянәттән соң яши алмам, җан газабыннан тилмереп яки тилереп үләрмен дип уйлаган идем – ни гаҗәп, тормыш үз куласасында әйләнүен дәвам итте. Югалтуны шулкадәр җиңел кичердем – әйтерсең, «яратам» дип, кайчан гына үз хисләреннән үзе исереп йөргән кеше мин түгел, ниндидер җиде ят… Димәк, мәхәббәт дигәннәре вакытлы мавыгу гына. Килә, китә. Шул хәлдән соң мин бер генә хатын-кызга да җаныма үтеп керергә рөхсәт бирмәдем, янымда кал, дип үтенмәдем.
– Ә мин? Мин нишләп монда?
Әйе, мин Жаннаны үз янымнан җибәрә алмадым. Ул миңа өемнән югалган сурәт урынына, шул бушлыкны тутыру өчен кирәк иде. Һәрхәлдә, шулай уйладым…
Безнең якынаю ир-ат белән хатын-кыз арасында була торган якынлыктан гайре үзгә иде. Ул минем тышкы кыяфәтемне дә, «нур чәчеп торган йөземне» дә ошатам, димәде. «Коточкыч кеше» диде. Белеп, инанып әйтте. Шулай да безнең җаннарыбыз арасында күзгә күренмәс җеп сузылган иде, ниндидер тылсымлы көч безне бер-беребезгә шулкадәр бәйләде – ул да, мин дә бу бәйдән ычкына алмадык.
– Зинһар, китмә! – Үз гомеремдә беренче тапкыр мин хатын-кызга ялвардым.
– Ярар. – Ул моны шулкадәр ихлас тавыш белән әйтте, гүя мин аннан «чәй ясыйммы?» дип сорадым…
Безнең уртак тормыш әнә шулай башланды. Сәер. Бер-беребезне бөтенләй белмибез. Шул ук вакытта кирәгеннән артык беләбез кебек.
Төн кочагында без икәү бербөтен булып тирбәләбез: аның йомарлам май кебек тыгыз тәне, йөземне кытыклаган чәч көдрәләре, һәр күзәнәгемне иркәләгән йомшак куллары мине тәмам исертә; кайсыдыр бер мәлдә мин аның тәнемне генә түгел, җанымны (!) яратуын тоям. Иртән исә шул тойгыларыма ышанудан куркып уянам.
Мин һәр көн иртән аның эшкә җыенуын күзәтәм: яңа яуган кардай ап-ак кофтасын кыска кара итәге өстеннән чыгарып куя – эш урынында алардан бердәм форма таләп иткәннәрен беләм. Тыңлаусыз җирән чәчләрен баш артына җыеп кыстыра. Ләм хәрефе кебек бөгелеп торган кара керфекләре тирәсенә күренер-күренмәс кенә күләгәләр төшереп бизәнгәндәй итә. Бер-беребезгә хәерле эш көне теләп хушлашабыз: мин аны озаграк тоткарларга теләгәндәй, каты итеп күкрәгемә кысам, тыныбыз беткәнче үбешәбез, назга тулыша башлаган күңелне көчкә тыеп, икебез ике якка юл тотабыз.
Эш урынында утыру минем өчен көннән-көн түзә алмаслык газапка әйләнеп бара: аның сурәте (йа Хода, тагын сурәт!) күз алдымнан китми йөдәтә. Кыска итәгеннән күренеп торган төз, тулы аякларына бүтән ирләр йотардай булып карыйдыр кебек тоела. Кофта изүе дә кирәгеннән артык ачык шикелле, ач күзләр шунда төбәлгәндер кебек… Миңа гына назлы караш ташларга тиешле күзләр бүтәннәргә дә елмаядыр кебек… Бу уйлар баш миемне бораулый, чигәмне кыса. Мин үзем белән берни эшли алмыйм, түземсезлек белән эш сәгате беткәнне көтәм. Ул минеке, минеке генә! Ят күзләрнең аңа төбәлергә хакы юк…
Уйларымнан тилереп, каты-каты итеп звонокка басам. Ул юк, ул кайтмаган, ул киткән!
Миңа куркыныч. Аны югатуымны аңлаудан куркып, хәлсезләнеп ишеккә сыенам.
Шык… шык… шык… Баскычтан биек үкчә тавышы ишетелә, оча-йөгерә Ул күтәрелә. Аның тун якасына дымлы күзләремне яшерә-яшерә, шашып кочаклыйм, кулларыма күтәреп, ишектән алып керәм. Ул бәхетле елмая.
– Иртәгә бу кыска итәгеңне киясе булма!
– Кофтаңның изүен эләктер!
– Көлмә. Елмайма. Сөйләшмә.
Бу сүзләрнең барысын да мин әйттем. Әйе, һәм бер генә тапкыр түгел. Баштарак ул:
– Син коточкыч кеше! – дип кызык итеп елмая иде. Соңрак минем чыннан да коточкыч кеше икәнлегемә инанып кабатлый башлады.
– Син мине көнлисең?! Бәлки, яратасыңдыр? – Аның чык тамчысы кунган карлыгандай күзләре «әйе» дигән җавап көтеп тилмерә кебек. Тик мин аны алдый алмадым. Мин үземне яратырга сәләтсез кеше дип саный идем.
– Синең минеке генә булуыңны телим. Матурлыгыңа чит-ятларның сокланып күз салуы, синең бүтәннәргә елмаеп каравың мине чыгырымнан чыгара.
– Кайчандыр кемнеңдер хисләреңнән көлүе, алдавы бөтен дөньяга шикләнеп карарга сәбәп түгел. Кеше ямьсезлектән дә матурлык табарга, караңгылык эченнән яктылык эзләргә тиеш.
– Кешенең гомере болай да бик кыска, ул хисләр колы булып вакыт әрәм итмәскә тиеш, Жанна!
– Мин Жанна түгел.
– ?
– Җәмилә мин. Жанна дигәннәрен җенем сөйми. Œч иткәндәй, бөтенесе шулай дип дәшә.
Аның шулкадәр салкын, кансыз, мәрхәмәтсез тавышын ишетеп, Җир шары әйләнүдән туктады…
…Ә бу шулкадәр мөһимме соң?.. Мин, балта сораганга шөшле тотып калган агай кебек, бермәлгә аптырап киттем. Үз халәтемә аклану эзләгәндәй, кайчандыр картина, юк, картинаның күчермәсе эленеп торган бушлыкка төбәлдем. Сәер, күңелдә алдану тойгысы да, үпкәләү дә юк иде. Хәтта… стенадагы кебек бушлык та юк иде.
– Мин үземне әнә шул югалган сурәт урынындагы бушлыкны тутыру өчен генә кирәк дип уйламыйм. – Җәмилә минем уйларымның киресен укый иде. – Мин сине – үз күңелендәге матурлыкны әлегәчә күрә белмәгән, ярата белмим дип үз-үзен алдаган кешене яратам. Вак көнчелегең шушы яратуыма көя булып төшмәсен.
Юк ул ярату дигәннәре, юк! Язучылар, әкиятчеләр уйдырмасы, шагыйранә ялган ул!
– Хәтерлисеңме, син мине – урланган сурәтне эзләп тапкан көнне кодрәтле бер көч автобус тәрәзәсенә мең бизәк белән чигү чиккән иде? – Аның карашы сынаулы сорау булып йөземә эленде.
Яшермим, мин ул көнне пыяладагы кыз сурәтеннән гайре бизәк күрмәдем.
– Син генә түгел, бик күпләр битараф мондый могҗизага. Ә бит ул чигүнең һәр бормасында, һәр бизәгендә нинди дә булса сер бар. Караңгы урамга әнә шул серле бизәк аша күз салсаң, дөньяның никадәр яктылыгын күрергә мөмкин!
Мондый фәлсәфә минем өчен түгел. Миңа һәр нәрсәнең үз исеме, үз төсе ошый.
– Мондый фәлсәфә минем өчен түгел дип ялгышасың. Һәр нәрсәне үз исеме белән генә кабул итәргә теләсәң, нигә әле сине мин – ниндидер картина күчермәсенең күчермәсе кы­зык­сындырам? – Бу юлы ул ми­нем уйларымның киресен түгел, чынбар­лыкны укый иде. – Син мине яратасың һәм моны танырга куркасың.
Юк. Ул ялгыша. Мин ярата белми идем. Мин эгоист, үземне генә ярата алам. Аның һәрчак янымда булуын теләвем – кайчандыр минеке (!) булган сурәтнең югалуы белән килешергә теләмәвем. Бары шул гына.
Шул гына? Алайса, нигә әле мин бертуктаусыз Аның турында уйлыйм? Аңа һәрвакыт кечкенә генә булса да яхшылык эшлисем, сөендерәсем килә? Янәшәмдә чагында күзләренә карап туймыйм? Бер өстәл артында чәй эчеп утырганда да аның томан күк эреп юкка чыгуыннан куркып үрсәләнәм?
– Чынлап яратуыңны төшенгәч кенә күңелеңә тынычлык иңәчәк. Мине югалтудан куркып бәргәләнмәячәксең, киресенчә, мине сакларга тырышып, мәгърур бөркет кебек канатларыңны киереп яшәячәксең.
Каршы дәшмәдем. Аның алдануын теләмәсәм дә, бу юлы каршы җавап кайтармадым.
* * *
Мин Аны бар нәрсәдән – чәчләрен тузгытып шаярган иркә җилдән, керфекләрен үбеп назлаган кояш нурыннан, хәтта… кигән киеменнән көнли идем. Моның коточкыч икәнен аңласам да, югалтудан курку хисе акылымны томалаганнан-томалый; килер бер көн – кемдер Аны өемнән урлап китәр дә, биниһая бу җиһанда янә япа-ялгыз калырмын шикелле тоела. Урамда атлаганда мин аның йомшак кулларын учыма кысам – әйтерсең, бармакларымны бушатсам, ул, язгы җилгә ияреп, болытларга таба йөгерәчәк…
Миңа дөнья инде элеккечә шыксыз күренми. Ул янәшәмдә чагында күктәге кояш та берәү генә түгелдер күк тоела.
Язларның итәгенә тагылып җәй җитте. Гаҗәп, моңарчы урман читендәге зәңгәр кыңгырауларны да, тынгысызланып очкан бал кортларын да «күргәнем» булмаган икән минем… Без кичләрен урман эчендәге кечкенә күл тирәли йөрергә гадәтләндек. Чылбыр булып тезелгән кыр үрдәкләрен дә күңел күзем белән беренче тапкыр күрәм ләбаса.
– Мә инде, сыйла үзләрен! – Җәмилә учыма печенье валчыгы сала, наянланып чәчләремне тузгыта. – Үрдәкләрнең нәкъ менә син сипкән җимне ашыйсы килә, курыкма, тешләми алар, суга якынрак кил!
Аның шаянлыгы миңа да йога, чалбар балакларын сызганып, суга ук кереп китәм, «бак-бак-бак» дип чакыра-чакыра, кыр үрдәкләренә валчык сибәм. Шул мизгелдә үземә кинәт кенә читтән карагандай булам: мин дигәнем мин түгел, моңарчы күрмәгән-белмәгән җиде ят. Аның күңелендә үрдәкләргә дә, күл читендәге бөдрә каеннарга да, шул каеннарга сыенып калган аклыкка да соклану бар. Бу кеше – мин түгел.
* * *
Мин барысына да Аны, тик Аны гаепләдем. Ни өчен әле ул мине – коточкыч бер кешене яратырга булган? Яратам диюе хак икән, ни өчен мәхәббәттә исерүләр генә түгел, кичерүләр дә барын оныткан? Ни өчен аягына егылуымны, «Китмә!» дип ялваруымны таләп итмәгән? Дөньяда матурлык барына ышандырган икән, нигә әле шул матурлыкны сакларга да өйрәтмәгән? Җәмилә, Җәмилә… Аның исеме үзе үк Матурлык дигәнне аңлата икән… Мин бит дөньяда матурлык барын белми идем. Киресенчә, бар җиһанда төссезлек, мәрхәмәтсезлек кенә хакимлек итә, дип уйлый идем. Болай уйларга мине яшәеш үзе өйрәтте, мәҗбүр итте. Әйтерсең, минем, юк, минем генә түгел, минем кебек меңнәрнең, миллионнарның шулай уйлавы кемгәдер кирәк, кемгәдер файдалы. Телевизор карый алмыйм – шуны аңлап хәлемә кергәндәй, телевизорым да бер көн эшләп, ике көн «ял итә»… иде – дөньяның кара яклары йөземә сылана: үтерәләр, көчлиләр, суялар, яндыралар… Ара-тирә кулыма эләккән газеталарга күз төшерсәм, чәчләрем үрә тора: ямьсезлек, ямьсезлек, ямьсезлек. Урамда, сәхнәдә – шәрәлек, хыянәт, алдау, сыра шешәләре һәм… буш күзләр. Тора-бара мин инде боларның барысына да шулкадәр ияләштем, үземнең дә шушы коточкыч дөньяда коточкыч кеше икәнлегемә шулкадәр ышандым. Җәмиләне очратканга кадәр. Аның исә исеме генә түгел, күңеле дә матурлык белән тулы иде. Ул хәтта минем күңелемдә дә матурлык барын күрәм, диде…
– Ялгышасың. – Нишләптер ул миңа үз хисләрендә һәрчак алдана кебек тоела. – Мин коточкыч кеше. Мин ярата да, соклана да белмим.
– Шулай дип үзеңне алдавыңны гына белмисең. Их, берәр айга кеше яшәми торган утрауга ялгызыңны гына илтеп ташларга иде сине… Күз алдына китерәм: аннан котылуга, урамдагы һәр адәм баласын кочаклап үбәчәксең… – Аның шаярырга теләве нигәдер сагыш белән өртелгән иде.
Мин барыбер аңа ышанырга телә­мәдем. Алданудан курка идемме? Белмим.
Ә ул… Китте дә барды. Мәрхәмәтсез рәвештә. «Без бер-беребезне яратабыз. Син шуңа ышанырга тиеш», диде дә китте дә барды. «Яратмыйм», дип хушлашса, мин аны аңлар идем. Аерылышу, гадәттә, шулай була. Шулай булырга тиеш. Ә ул…
Мин тагын япа-ялгыз калдым. Нәкъ теге вакыттагыча, бүлмәмдә эленеп торган сурәтне урлаганнан соң барлыкка килгән бушлык минем күңелемне… тутырды. Бу юлы элеккедән дә авыр иде. Тирә-юнемдә Аны очратканга кадәр хөкем сөргән дөнья төбе-тамыры белән үзгәргән: никадәр генә карамаска тырышсам да, соры төсләр янәшәсендә салават күпере чагылышын күрә идем. Үз-үзем белән көрәшергә, кыргый законнар идарә иткән бу җәмгыятьтә кыргый булып калырга кирәк дип, үземне ышандырырга тырышам – сәер бер көч чабуымнан тарта, мин ул көчнең нәрсә икәнен аңлый алмый чәбәләнәм… «Барысына да ул гаепле!» дип, Аны гаеплим.
* * *
Ә беркөнне өемдә мине… ул каршы алды.
Ишекне ачып керүгә үк миңа сәер бер тойгы иярде, шул тойгыга буйсынып, йокы бүлмәсенә ташландым. Анда, нәкъ элеккечә эчкерсез көлемсерәп, ул карап тора иде. Стенага якынрак килеп, картинаны карашым белән сыйпагандай иттем, күңелгә җиңеллек иңәсенә өметләнеп, тирән сулыш алып куйдым. Рәсем астындагы «Дөньяны Матурлык һәм Мәхәббәт коткара!» дигән сүзләрне бармакларым белән сыпыра-сыпыра, үзалдыма бертуктаусыз елмайдым да елмайдым. Мин «матурлык юк, ярата белмим» дип алдануымны аңлау белән бәхетле идем.
 
 
"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар