Логотип «Мәйдан» журналы

Уртак йолдыз

Фәния!Соңгы атнада хатым килмәвенә пошынасыңдыр, эшең бүлеп, тын калган минутларыңда, сагынып моңаясындыр. Әй, хәлемнән килсә... – гаярь лачыннарны узып, очып кайтып җитәр идем.Теге чакта, тартар бик...

Фәния!
Соңгы атнада хатым килмәвенә пошынасыңдыр, эшең бүлеп, тын калган минутларыңда, сагынып моңаясындыр. Әй, хәлемнән килсә... – гаярь лачыннарны узып, очып кайтып җитәр идем.
Теге чакта, тартар бик зарыккан кичтә, төпләрендә без утырган яшь юкәләр быел да шау чәчәктәме? Сине үлеп сагынганда, шул юкәләр төсе итеп, тайга наратларын кочып уза идем.
Хәзер, әнә, ятагыма якын гына фикус гөле тора. Хәлем бераз җиңеләйде исә, шуның кәүсәсенә кулым сузам...
Көндезләрең һаман мәктәбеңдә, эш-мәшәкать белән узадыр. Балаларга булган пакь хисләрең, риясыз, зирәк ышанычың минем офыкларымны да киңәйтә барды. Разведкадан бушаган көннәр булдымы, урман-чытырманнар ерып, шактый ерак поселокка җәяүләп китәм. Үзе бер дөнья шатлыгы: мин киләсе көнне ихлас көтеп, юлыма каршы чыгалар «яшь геологлар». Кесәләре тулы таш булыр...
Тик кайчакта хәзерге бу яшь буынның ата-анасы тигез, күкләре аяз тормышларына карыйм да... синең ятим үскәнлегең искә төшеп куя. Үкенүле, әрнүле моң сызлатып ала җанымны. Энең Илдарга охшаган кара тутлы малайларның башларыннан сөям. Ятимен сез ятим түгел дә бит, ата-ананың пар канаты кирәк шул балага...
Илдә-эштә син болай да мәртәбәле. Ә мин сине бик бәхетле итмәкче идем – гаилә учагында да! Тик менә язмышлар гына...
Тукта, язмый тор, сестра. Су бир миңа, зинһар, су бир. Бер йотым булса да бир! Бөтен тәнем яна, дөньям яна...
Бу утлы ятактан төшеп, кайтасы иде, җиләс җилләрдә очынып кайтасы иде Кама буйларына. Теге чактагыча, һәр мускулда уйнап-тибеп торган җегәр белән сикереп чумар идем дулкыннарга.
Ә Фәниям, кара бөдрә толымнарын үрә-сүтә, су читендә көлеп тора. Мин уйнаклап ары йөзәм, ә ул, куркынган акчарлак, кулларыннан торба ясап кычкырыр иде: «Дулкыннар куенына китмә! Син җиргә кирәк!..»
Дулкыннар. Тормыш-язмыш дулкыннары...
Әллә без шул дулкыннарда бер каек кынамы икән? Ул каекка без хуҗа дип инанганбыз. Янәсе, ничек телибез, кай тарафларга борабыз – каек шул якка йөзә. Дәрьялар кичмәк булабыз, бәхетле дә, хәвефсез дә ярларга җитмәк булабыз шул каекта... Ә мин менә үз тормышым ишкәкләрен үземчә ишә алдыммы? Ник, каегым, мин баглаган ярларга җитә алмадың?..
Яз, сестра, дәвам итик.
Фәния!
Сине юксынган кичләрдә мин һәрвакыт Киек каз юлына карыйм. Кучкыл-яшел тайга өстендә ул нурлы, йолдызлы болын гаять матур, тере. Шул чуар болыннан да мин теге чакта син сайлаган уртак йолдызны тиз табам. Синең бар сөенечеңне, синең бар борчуларыңны тыңлаган кебек, ул минем өчен дә яна, ул минем дә серләремне аңлый шикелле.
Базадан меңнәр чакрым ят урман, ят кыяларда ялгыз калган чаклар булды. Компас алдый, хәтер арый, кич җиттеме – шул йолдыз әйди сукмакка. Кайтыр сукмакларыма!
Ул әле дә, якама әҗәл үрелгән газаплы кичләремдә дә, тәрәз аша мине таба. Мине юатмак буламы, синнән сәлам җиткерәме – элеккечә тыйнак кына зәңгәр нур сибә. Дөнья нурын! Хыял-өметләр нурын...
Зәңгәр нурлар, гамма нурлар...
Тукта, язмый тор, сестра. Бир әле наушнигыңны. Минем күңелем моңы итеп, кемдер җырлый түгелме соң:
Йолдыз белән йолдыз сөйләшә...
Әлегә нурлар сүнмәгән. Әйдә, дәвам ит, сестра.
Фәния!
Язмышны кем алдан белсен, диләр. Шәт, шулайдыр.
Отпускага, синең янга кайтырга дип җыенып йөрим. Тик күңелдә бер бушлык бар, күңел боек.
Өметле дип ниятләнгән, илнең исәбенә кергән зур мәйданда һаман руда таба алмыйбыз. Юкса, менә өч ел инде, серле, йомык катламнарны йөзләр, меңнәр тикшерсә дә. Геологлар бар квадратны иңли алмый. Мәйдан бик киң, иңе-буе меңәр чакрым. Куе тайга һәм тау-упкын массивлары. Күпләрнең соңгы ышанычы бездә хәзер – «канатлы» геологларда.
Яңа җиһазлар куябыз вертолетка. Яңа методны сыныйбыз. Элеккечә торий, уран гына түгел, һәр элемент, һәрбер металл борттагы приборларга хәбәр бирсен. Нурларга каршы нур белән.
Көн яктыру белән – күккә! Вертолет – энә карагы, читтә-чатта калдырмыйча бер карышны, һәр квадрат өстеннән пырылдап уза. Юлдашым Володя Мороз, дуамал җил-давылларны, куе томан, күз ачкысыз бураннарны кичергән очкыр. Тик мин һаман, приборлардан күзем алмый, тәкрарлыйм икән:
– Түбәнгәрәк, Володя, – дим, – түбәнгәрәк төш! Нурларны тоймый калырбыз биек очсак.
Әйләнәбез, җир янәшә әйләнәбез. Приборлар тын, юк, нурлар юк. Күңелдә шом: истә һаман җирдәгеләр. Түгелгән көч, реаль фараз, меңнәрнең күңел сиземе акланмасмы?
Бер тау түбәсенә кунып, тамак ялгап алабыз да кабат күккә! Әйләнәбез, җир янәшә әйләнәбез. Соңгы ике-өч квадрат, нибары... ике квадрат, без тилмереп өмет баккан таулы массив калып бара. Истә һаман җирдәгеләр...
Кинәт сирпеп куя нурлар, перфолентага җан керә.
– Түбәнгәрәк, Володя, – дим, – түбәнгәрәк оч!
Нурлар дулкыны көчәя, гамма нурлар – көлтә-көлтә! Димәк, өмет алдамаган! Таулар куенында нидер бар!
Перфолента нурлар серен, юк, безнең дә сөенечләрне, җирдәгеләр көткән җырны урый бара. Юлдашым очкыр йөзендә – тулган айдыр! Хыялымда, нур-фонтаннар белән балкып, без руда тапкан җирдә, кыргый урман уртасында, шәһәр калка. Офыкның көмеш ягыннан болытларга баса-баса каршыбызга син йөгерәсең. Йолдызың озата килә. Кулларыңда – Кама буе чәчәкләре...
Кинәт... удар! Кыя тауга бәрелепме, берәр узел өзелдеме – вертолет капланды йөзтүбән. Секундның яртысы – бер мизгел, бер мизгел яшен-уй йөгерде зиһеннән: перфоленталарга ут капса?..
Ташсыман атылып төшсәк тә йөзтүбән, секундның яртысы – бер мизгел, бер мизгел, барыбер лентаны... дусларга ташларга өлгерәм.
Янә зыңлы удар! Чатнап, шартлап сынган металл чыңы. Аллы-гөлле утлар... һәм караңгы упкын...
Аңга килгәч, тәүге сүзем: «Перфоленталарны таптыгызмы? Таптыгызмы? Яхшы. Бездән – ядкарь булсын...»
Тукта, язмый тор, сестра. Бер тын алыйм.
ЭВМда тикшергәннәр ленталарны: руда бар! Руда бай! Калын хәзинә катламнар...
Юлдашым Володя Мороз, атылган йолдыз шикелле, сүнде мәңгелеккә. Ә мин – кире, әле һаман якалашам әҗәл белән. Юк, язмышка бик рәнҗемим. Каргамыйм сине, каегым. Фән, иҗат дәрьяларында кораблары һәлак булган даһилар да аз түгел. Без максат иткән ярарда... меңнәр бәхетле булыр.
Тик йөрәктә үкенеч кала: гомерлек парың булмадым, таянычың була алмадым, Фәния.
Йолдыз минем өчен сүнәр. Тик син аны гомерең буе җуйма-югалтма, Фәния.
Тыйнак йолдыз, уртак йолдыз, өмет-хыял йолдызыбыз... Ул соңгы кат тәрәзәмнән карый бугай. Саубуллашып сибә зәңгәр нурын. Зәңгәр нурлар, гамма нурлар... Бәгырьләрне телә зәңгәр нурлар.
Тәрәзәм төбендә гөлләр. Аларның да чәчәкләре зәңгәрме әллә? Су сибегез ул гөлләргә. Ул гөлләр корымасын...
Тайга уртасында кала үсә. Кала читендә кыя тау. Тауда йолдызлы пар кабер. Мәрмәр плитәдә исемнәр бар:
ВЛАДИМИР МОРОЗ. ФӘНИС САФИН.
Алтын хәрефләр уелган:
«Тыныч йоклагыз, батырлар. Кояшлы тау кешеләре».
Сулдарак тагын плитә. Серле сүзләр:
«Улың үсә, Фәнис.
Без – горур!
Фәнияң».
 

Фаяз ДУНАЙ


Фото: https://ru.freepik.com



«Мәйдан» № 9, 2022 ел

Комментарийлар