Логотип «Мәйдан» журналы

Онытылган балачак

Төртеп уяткандай күзләремне ачып, хуш исле печән исеннән бертын аңга килә алмый яттым. Әтәчләр моңыннан назланып, тын гына таң аткан мизгел. Мин бүген лапас өстендә бугай... Кысталу тагын бер кат үзен...

Төртеп уяткандай күзләремне ачып, хуш исле печән исеннән бертын аңга килә алмый яттым. Әтәчләр моңыннан назланып, тын гына таң аткан мизгел. Мин бүген лапас өстендә бугай... Кысталу тагын бер кат үзен сиздереп яткан җиремнән күтәрелергә мәҗбүр иткәч, торып түшәм кырыена бастым. Салават күпере шикелле дугаландырып бушанганнан соң, ниһаять, аңга килгәндәй бер мизгел онытылып, тирә-якка күз салдым. Әнә, сөт өстенә җыелган куе каймак шикелле күк йөзе агарып килә. Колак анасын шаулаткан тулы тынлык! Бригада кәнүшние яклап җир карыныннан иңгәндәй, тонык кына моң агыла. Сукыр Нурсафа картның моңлы мәкамдә сузган тәкъбире, иртәнге намазга чакырып сузган азан шикелле, бу сихри тынлыкка тәңгәл аһәң өсти. Сукыр булып дөм сукыр кеше тойган илаһи гүзәл мизгел!
Сәмрәү кош шикелле кулларымны як-якка сузган килеш урынымнан күтәрелдем дә, талпынмый гына очып йөреп, урам өстенә күз салдым. Салам түбәле өй-каралтылар тыйнак кына бөршәешеп бер-берсенә сыенганнар. Тәрәзә күзәнәкләрендә уйчан сагыш катыш тирән күңел тынычлыгы. Күп тә узмый киленнән йокыларыннан уяныр. Чиләкләрен шалтыратып чыгып сыерларын саварлар да көтүгә куарлар. Комганнарда су җылыну белән, әби-бабайлар да мамык ястыкларыннан күтәрелерләр. Оялып кына тау артыннан кояш борын төртү белән, авыл тәмам уяныр. Тыныч кына анда-санда үзара сөйләшкән авазлар бу самими тынлыкка гадәти үз халәтен кертер.
Әссәламегаләйкем, якты көн! Ниләр алып килдең бүген җир йөзенә? Ниләр көтик синнән? Кемдер бүген якты дөньяга беренче мәртәбә аваз салыр, кем өчендер син соңгысы булырсың... Ничек кенә булмасын, бар Тереклек сиңа тәсбих әйтә! Хәерең белән, яңа көн!
Тирән дулкынланудан күзләремне ачтым. Йә, Хода, бу бит төш кенә булган... Онытылып бетте дигәндә генә балачагым төшемә керде!.. Ямьсез төш тә түгел, ә ни өчен әле йөрәк үз урынында түгел?.. Еш-еш типкән килеш якамнан алып түшәгемнән күтәрдең... Инде тагын сиңа ни җитми дип, сукранып, аш бүлмәсенә уздым. Сәгать теле төнге өчкә якынаеп килә. Суыткыч артына посып сулыш алган йорт иясен күрмәмешкә салышып, тәрәзә катына килдем. Туып килгән кыш аеның беренче төне. Галәм өстендә тулы тынлык. Йорт уртасындагы фонарь яктысына җыелган төнге күбәләкләр шикелле, йомшак кына бөтерелеп ак кар ява. Әнә, көнозын чабулап йөреп арыган җиңел автомобильләр бер-берсенә сыенышып йокы туйдыралар. Томшыкларын канат асларына яшереп җиргә түшәрелгән казлар көтүе шикелле, катлы-катлы өйләр дә татлы йокыда. Тын гына сулыш алып шәһәр йоклый. Әле генә төшкә кереп зиһен аша уздырган балачак хатирәсе тынлыгыннан исергәндәй, колак эчендә бер-берсен уздырып чикерткәләр сайрый. Хыялый балачагымда иҗат иткән шигырь юлларым күңел төбеннән калкып чыкты.
Бүген миңа уналты яшь тулды.
Артта калды гамьсез балачак.
Күңелемне тик бер сорау борчый:
Киләчәгем нинди булачак?
Сөлек кебек минем таза чагым,
Ташып кергән сөю көткән чак.
Өлешемә тигән кай гүзәл җан
Йөрәгемне яулап алачак?
Хисләр дәрьясында йөзгән чагым,
Олы юл чатында торган чак...
Авырлыклар килсә сынатмаммы?
Тормыш юлым ничек узачак?
Картлыгымда мине нәрсә көтә?
Исәнлегем ничек булачак?
Төшләремә кереп йөдәтмәсме,
Онытылган гамьсез балачак?..
Йөрәк тагын бер кат талпынып алды да ашыкмый гына үз урынына төшеп утырды шикелле. Уйлар, уйлар!.. Әүлиялык чаткысы булган хыялый балачак! Бер ишектән кереп икенчесеннән чыккан кебек, гомеркәйләр бик тиз генә узган да киткән... Ә берәмләп искә ала башласаң, күпме сулар аккан! Әлһәмдүлиллаһ, тормыш юлын эчкерсез бергә узган кешем белән уңдым. Чоңгыллы гомер юлым да үкенечле узмады. Үз-үземә аяусызлык күрсәтеп тупланган чир белән генә аймылыш булып булмады. Алай да, бер уйласаң... артык хафаланырлык түгел әле, җитмештән узып барам. Атамнан мин хәзер унбер яшькә олы кеше. «Теге» дөньяда очраша калсак, ни дип эндәшергә туры килер икән үзенә?.. Тәрәзә яңагына сөялгән килеш тирән уйлар дәрьясына чумдым. Тышта талгын гына булып күбәләк-күбәләк ак кар ява. Чынлап та, зарланырлык урын юк! Бөтен Җир шарына исеме чыккан шәһәр уртасында, өч бүлмәле үз өемдә яшим! Яңа төзелә башлаган чагыннан ук күреп белгәнгә бу шәһәрнең һәр почмагы миңа таныш. Бу минем шәһәрем! Күченеп килгәннән соң, күпме еллар буе Туган ягымны сагынып яшәдем. Һәр елны гаиләбез белән ялга кайткач, кире китә алмый азаплана идем. Инде хәзер бик сирәк кайтыла. Авылым көннән-көн үсә, матурлана. Тик балачактан таныш булган кешеләре генә азаеп бара, ә яшьләре – ят. Ярый әле якын туганнарым исән-саулар! Бер очрашу – үзе бер гомер, тик бер тәүлек вакыт узу белән, үз шәһәремне сагынып, тизрәк кайту ягына ашкынам. Чөнки мине анда өч газиз балам, биш оныгым белән оныгымның оныгы көтә! Бер дә белмәгән кешеләр белән туганлашып тирән тамыр җәйдем мин анда! Дуга-дугага бәрелеп, бергә зур хезмәт юлы узганлыктан, ярты шәһәр халкы да миңа таныш.
Бу минем шәһәрем! Ил буенча таралып дан казанып өлгергән КАМАЗ машиналарында минем дә өлешем бар! Гомеркәйләр бушка узмаган! Сиңамы инде сыкранырга, йөрәк?!
 

Хәким ГАЛИДӘН


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар