Логотип «Мәйдан» журналы

Кар бөртеге

1942 ел. Ик­сез-чик­сез ялан­гач кыр. Дөнья ап-ак. Хо­лык­сыз ке­ше ке­бек җил кай­ча­гын­да ар­ка­дан ка­гып куя, ул да бул­мый, юеш би­я­ләе бе­лән яңак­ка ки­те­реп ча­ба.

Көн ин­де кич­кә авыш­кан. Уры­ны-уры­ны бе­лән бү­се­лә баш­ла­ган ча­ба­та кар­ны сө­зеп-сө­зеп ба­ра. Ка­раш хә­рә­кәт­сез. Күз­ләр фә­кать шу­шы мы­ек­лы ча­ба­та­ны һәм аның ба­шы­на ияр­гән оч­лы кар бү­ре­ген ге­нә кү­рә. Баш­та бер­нин­ди уй, кү­ңел­дә һич­нин­ди хис юк. Кү­ңел йок­лый. Ашый­сы ки­лү, аяк­лар­ның хә­ле бет­кән­ле­ге ис­кә тө­шә. Юк, юк, уй­га би­ре­лер­гә һич яра­мый. Ба­рып җи­тә­се авыл­га ни­чә чак­рым­дыр бит әле, кем бе­лә? Ар­ка­да­гы биш­тәр ин­де тән­гә җы­лы бир­ми. Соң­гы со­ха­ри­ны аша­ган­га да ат­на уз­ды. Те­лә­неп ал­ган ала­бу­та кы­ер­чы­гы ин­де әл­лә кай­чан, ал­ты-җи­де сә­гать элек, эс­керт ышы­гын­да тә­гам бул­ды.
...Ки­нәт ман­за­ра үз­гәр­де. Тә­мам кер­лә­неп бет­кән чы­был­дык­ка тар­тым кич­ке эң­гер­дә йорт шәү­лә­се кү­рен­де. Шәү­лә­нең ур­та бер җи­рен­нән кыз­гылт як­ты сир­пи, шул як­ты­да чер­ки кө­түе бу­лып кар бөр­тек­лә­ре би­е­шә.
Та­ра­лып ки­тәр­гә тор­ган кап­ка­ны авыр­лык бе­лән ачып эч­кә уз­ды. Бер­нин­ди тар­ты­ну­сыз ишек ша­кы­ды. Ку­лы тот­ка­га ти­ю­гә, аяк та­ба­нын­нан гәү­дә­се­нә та­ба су­ык йө­гер­де. Баш­та тез­лә­ре, ан­на­ры ар­ка­сы де­рел­дәр­гә ке­реш­те. Ул бе­лә: ишек­не икен­че мәр­тә­бә ша­ку ях­шы тү­гел, лә­кин тә­ка­те кал­ма­ды. Йод­ры­гы белән дө­бер­дә­тә баш­ла­ды.
Сык­рап өй ише­ге­нең ачы­луы, бер ха­тын­ның елам­сы­рап дә­шүе ише­тел­де:
– Кай­сы йө­ри ин­де-е?
– Тү­те­кәч­чә­ем, кун­ды­рып кы­на чы­гар­чә­ле, Ка­зан­нан ук кай­та­ды­ри­ем.
Кал­ты­рап чык­кан нә­зек та­вы­шы үзе­нә дә чак ише­тел­де. Шу­лай да, өйал­ды эчен­дә әк­рен ге­нә агач эшер­мә шу­ыш­ты, ти­мер ке­лә шыл­ты­ра­ды. Ишек­тә әл­лә ни­чә кат яу­лык­лар­га, шәл­ләр­гә чор­нал­ган йөз кү­рен­де.
– Ай, кә­бәм... Ай, се­ң­лем... Ни­чә яшь си­ңа?
Кал­ты­ра­вы ар­ка­сын­нан ия­ге­нә, ирен­нә­ре­нә күч­кән иде:
– Унөч-ч-ч. Җа­ңа җ-җыл­дан соң ун­дүрт ту­ла...
– Мес­кен­кә­ем... Адя, кер тиз­рәк.
Бу­са­га­дан ат­лап кер­гән­дә, өй эче җы­лы то­ел­ган иде. Би­я­лә­ен са­лып мич­кә то­тын­гач, ки­нәт кү­ңел­сез бу­лып кит­те. Мич ягыл­ма­ган икән. Тың­лау­сыз ак­сыл-ал­су бар­мак­ла­ры бе­лән ча­ба­та кин­де­рә­лә­рен чи­шәр­гә ке­реш­те. Ху­җа ха­тын, тиз ге­нә бер көл­тә са­лам алып ке­реп, ка­лай мич­кә ут ка­бы­зып җи­бәр­де. Ан­на­ры кыз­ның ал­ды­на тез­лә­неп, кин­де­рә­лә­рен сүт­те, ча­ба­та­сын сал­дыр­ды, чи­ше­нер­гә яр­дәм ит­те. Боз­ла­нып кат­кан ча­ба­та­сын, ту­ла ое­гын ка­лай мич янын­да­гы утыр­гыч­ка те­зеп куй­ды.
Эч­тә­ге әл­лә кай әгъ­за­ла­рын са­ва-са­ва, кул һәм аяк бар­мак­ла­ры сыз­лар­га ке­реш­те.
Учы­ның чи­те бе­лән ге­нә то­тып ки­шер чәе эч­кәч, кал­ты­ра­вы бе­раз ки­ме­де. Үс­мер­нең сау тә­не чәй­гә ге­нә ри­за тү­гел иде. Лә­кин ху­җа ха­тын үзе дә кыз­ның би­я­ләй хәт­ле ге­нә бу­лып кал­ган биш­тә­рен­нән кү­зен ал­мый уты­ра иде шул...

* * *
– Се­ңлем, аяк­чу­ың кип­кән­дер ин­де. Ки­еп куй син аны җы­лы ки­леш. Паль­тоң да җы­лын­ган­дыр... Ки­е­неп ят­саң, ир­тән то­рыр­га җай­лы­рак бу­ла. 
Өй­дә бул­ган бар­лык ко­ра­ма­лар­ны, ис­ке ки­ем­нәр­не өя тор­гач, мич кар­шын­да­гы агач сә­ке бе­раз йок­лар хәл­гә кил­де. Алар куч­кар­да­гы су­кыр лам­па­ны сүн­де­реп, бе­рәм-бе­рәм ят­ты­лар.
Урам­да җил та­гы да кө­чәй­гән иде. Тә­рә­зә­ләр­гә, сте­на­га, йөз­лә­гән се­бер­ке бе­лән ки­те­реп сук­кан ке­бек, кар бә­ре­лә. Җил ыж­гыр­ган та­выш­ка ку­шы­лып, кай­да­дыр бү­ре­ләр улый. Кай­ча­гын­да өй шың­гыр­дап куя. Ме­нә-ме­нә ише­леп тө­шәр ке­бек. Күз­гә йо­кы кер­ми.
– Кай­сы як­ка кать­а­сың суң?
– Мөс­лим­гә.
– Мөс­лим... Кадьа суң ул? Нур­лат ягын­да­мы?
– Нур­лат­ны бел­мә­ем бит мин, апа.
– Сү­лә­шү­ең бе­раз баш­корт­ка тар­тым икән, Мин­зә­лә­гә та­ба­дыр алай­са.
– Шун­да ин­де. Сар­ман бе­лән Аз­на­кай якын без­гә.
– Һу-у, кә­бәм, катьып җи­тал­мас­сың ан­да... Ниш­ләп бе­рү­зең суң син? Ник бар­дың ан­да, Ка­зан­га? Вер­бов­ка-ма­зар бе­лән­ме­ни?
– И-и, шул ин­де, тү­те­кә­ем. Бир­бау­шик җы­еп ап­кит­те. Бри­га­дир Җа­май хә­сис аяк ти­беп кыч­кыр­ды: «Си­не җи­бәр­мәй­че, ан­да Хәм­дия бе­лән Яри­га­ны җи­бәр­мәм бит ин­де!» – ди. Бук­тан кө­рәк бул­ган нә­мә.
– Алар шы­ла-ай, Ка­зан­да ка­дя эш­лә­дең суң?
– Ба­ян­ный за­бут­та. Шарт­ла­ган гил­җе­ләр­не ча­на­га тө­яп та­шы­дым.
– Мыл­тык­ны­кы­мы­ни?
– Мыл­тык­ны­кы гы­на тү­гел­дер ин­де ул. Ка­лай­мич тор­ба­сы хәт­ле. За­бут эчен­дә кы­зу. Тыш­та су­ык. Ба­рак­та җил уй­нап то­ра. Па­юк ди­гән­нә­ре ге­нә әрәм калды.
– Ни­чек җи­бә­рә­се ит­те­ләр суң?
– И-и, җи­бә­рә­ме соң, ка­чып кит­тем.
– Бе­рү­зең­ме?
– Бе­рү­зем ге­нә тү­ге­ли­ем мин, өчәү иек Ка­зан­нан чы­гып кит­кән­дә. Тү­бән Сар­саз ха­тын­на­ры ие те­ге ике­се. Мә­гәр эч­ле бу­лып чык­ты­лар. Сүз бер­лә­шеп, минем ак­ча­ны бү­ле­шер­гә уй­ла­ган­нар. Үз­лә­ре­не­ке бет­кәч. Бер­көн­не биш­тәр­не дә ак­та­рып ка­ра­ган­нар. Үзем йок­ла­ган­да. Та­бал­ма­гач, бө­тен­ләй ко­тыр­ды­лар. Өчен­че көн, ку­на кер­гәч, фа­тир­дан ку­дыр­ды­лар. Янә­се, мин әшә­ке кыз. Ку­лым тик тор­мый. Ба­сып кал­дым шу­лай урам ур­та­сын­да. Үзем җы­ла­ем, үзем дер-дер кал­ты­ра­нам. Ярай әле бер ха­тын ап­ке­реп кит­те. Ба­ла­ла­ры те­зе­ле­шеп йок­лап ята идә­нен­дә. Әл­лә дүр­тәү, әл­лә би­шәү. Үз­лә­ре бай. Чәр­кә ту­ты­рып бә­рәң­ге куй­ды. Ка­е­рып ки­сеп ипи бир­де. Ба­ла­ла­ры яны­на ят­кыр­ды, «Бе­ләм ин­де, ба­ла­ка­ем, ба­шың бет­ле, тә­нең кер­ле си­нең, ят ин­де», – ди. Ире бе­лән ике ма­лае су­гыш­та икән. Ә бо­ла­ры – Ук­ра­и­на­дан кил­гән ка­чак­лар, ди.
– Бу­ла ин­де из­ге ке­ше­ләр... Ми­нем үзем­нең дә ирем фронт­та. Яңа үлә­неш­кән идек. Бә­би­гә узар­га да өл­гер­мә­дем. Ин­де хә­зер тө­сен дә оны­тып ба­рам бугай. Та­вы­шы гы­на хә­тер­дә. Ан­на­ры, тә­не­нең җы­лы­сы...
Ты­нып кал­ды­лар. Бар җи­һан­да җил, бу­ран ша­вы ха­ким­лек итә иде.

* * *
...Ике­се берь­ю­лы ди­яр­лек уя­нып кит­те­ләр. Бу­ран ки­чә­ге­дән дә бо­лай­рак ко­ты­ры­на иде. Күз төп­лә­ре зәң­гәр­лә­неп эч­кә бат­кан ху­җа ха­тын авыр­лык бе­лән уры­нын­нан тор­ды. Өйал­дын­нан ике көл­тә са­лам алып кер­де. Көл­тә­лә­рен мич кар­шы­на таш­ла­ды да, агач та­мы­ры ке­бек сыр­лы-сыр­лы бу­лып кат­кан тә­рә­зә­гә күз сал­ды. Боз­га ка­тып бет­сә дә, җил кө­чәй­гән ва­кыт­лар­да тә­рә­зә пы­я­ла­сы кал­ты­ра­нып-кал­ты­ра­нып куя иде.
– Бү­ген юл­га чы­гар­лык те­гел, се­ңлем, син, лут­чы, со­ра­нып кать. Ә мин мич­кә ягам. Җан сак­лар­лык бе­рәр нәс­тә әмәл­ләр­мен.
Уры­нын­нан тор­гач, сыр­ма­сы әл­лә ни­чек юка­рып, җи­ңе­лә­еп кал­ган­дай то­ел­ды. Бу ки­леш бу­ран­га чы­гар­га чир­кан­ды­ра иде. Алай гы­на да тү­гел, җы­лы урынга ке­реп ята­сы кил­де.
Кал­ты­ра­вын ба­сар­га те­ләп, кис­кен-кис­кен хә­рә­кәт­ләр ясап ал­ды да, биш­тә­рен ки­еп, өйал­ды­на чык­ты. Лә­кин бе­раз­дан ки­ре әй­лә­неп кер­де.
– Ишек­не ачып бул­май бит, апа.
– Бу­ран күм­гән ми­кән­ни?
Чык­ты­лар. Икәү­ләп этеп ка­ра­ды­лар. Лә­кин юк­ка. Ху­җа ха­тын мун­ча төн­ле­ге­дәй кеч­ке­нә тә­рә­зә­гә ым­ла­ды: 
– Сы­я­сың­мы шын­да?
Тә­рә­зә­нең пы­я­ла­сы юк, ан­да ис­ке ки­ем бө­тәр­ләп ты­гыл­ган иде. Кеч­ке­нә ти­шек­тән кы­сы­ла-кы­сы­ла чы­га тор­гач, җы­лы­нып кит­те.
– Баш­та авыл­ны әлә­неп кать, се­ң­лем. Әле­гә кө­рә­мә. Бәл­ки бе­рәр­сен­дә та­мак ял­гый алыр­сың. Хәл ке­рер бе­раз... Ә кө­рәк ла­пас­та. Шын­да, кап­ка тө­бен­дә ге­нә.
Су­ыт­кан. Җил кар­ны ки­чә­ге сы­ман бит­кә ки­те­реп чә­пе­ми, уч­лап-уч­лап күз­гә си­бә. Күз­не кы­сып, кер­фек ара­сын­нан ка­ра­саң гы­на, көрт­кә чу­мып утыр­ган өй­ләр­не бе­раз шәй­ләр­гә мөм­кин. Ча­лыш-ча­лыш утыр­ган бу өй­ләр­нең кай­сы­на ке­реп ка­рар­га?
Ки­нәт бер өй­дән ишек дө­бер­дәт­кән та­выш ише­тел­де. Дө­бер­дек бе­лән бер­гә зә­гыйфь ке­нә аваз да ки­лә иде:
– Ал­ла ха­кы өчен...
Ише­гал­ды­на кер­де.
– Апа, кө­рә­ге­гез кай ти­рә­дәк соң?
– И Ал­ла­ка­ем... Кө­рәк бит мон­да, өйал­дын­да.
Ки­ре кай­тып, те­ге ха­тын­ның кө­рә­ген алып ки­лер­гә ту­ры кил­де.
Аяк­ла­ры ин­де су­ык­тан тү­гел, хәл­сез­лек­тән кал­ты­рый баш­ла­ды. Эче­нең ки­сеп-ки­сеп авыр­ту­ы­на игъ­ти­бар ит­ми­чә, яр­сып-яр­сып кө­рә­де.
– Кем кы­зы суң әле син, ба­лам? 
Ишек­тә был­тыр­гы бә­рәң­ге ке­бек бө­ре­шеп бет­кән кеч­ке­нә ге­нә йөз­ле әби кү­рен­де.
– Мин, әбе­кәй, Ка­зан­нан ук кай­тып ки­лә­де­ри­ем. Ике көн аша­ма­ган. Хо­дай ха­кы өчен бе­рәр те­лем ипи бир­мәс­сең­ме?
– И ба­ла­ка­ем, ба­ла­ка­ем... Үзем дә суң­гы чик­кә җи­теп те­рәл­дем шыл...
– Бө­тен­ләй бер нә­мәң дә юк­мы­ни соң, әбе­кә­ч­чә­ем? – дип елап җи­бәр­гә­нен сиз­ми дә кал­ды. – Бел­гән бул­сам, кө­рәп ин­тек­мә­гән бу­лы­ри­ем.
– И ба­лам, ба­лам... Кер әле, адя. Хо­дай яз­са, бе­рәр нәс­тә та­бар­быз.
Әби­нең ишек тө­бен ге­нә тү­гел, өйал­дын да кар бас­кан иде.
– Адя, үтә кер. Уты­рып тор ме­нә шын­да. Мин аз­бар­дан са­лам гы­на ап­ке­рәм.
Ку­лы­на тот­кан та­я­гын­нан да бә­лә­кәй­рәк бу­лып кал­ган бу әби­нең, тыш­та­гы бу­ран­ны җи­ңеп, аб­зар­га ба­рып җи­тә­ре­нә дә ыша­нуы чи­тен иде.
– Кая, әбе­кә­ем, үзем чы­гам.
– Юк, юк, син аның рә­тен бел­мәс­сең.
Вал­ла­һи, мог­җи­за­ның да мог­җи­за­сы иде бу. Үзе­ннән дә зур­рак көл­тә­не өй­гә кер­теп таш­ла­ды да, бер ку­лын ар­ка­сы­на ку­еп, әби сал­мак кы­на мыш­тыр­дый баш­ла­ды. Чу­ен чүл­мәк­кә су са­лып, ка­лай мич­кә ягып җи­бәр­де, ишек тө­бен­дә­ге га­лә­мәт зур сан­дык­тан бер уч­ма кип­кән кы­чыт­кан алып, вак кы­на итеп ту­ра­ды. Тыл­сым кө­че бе­лән ди­яр­сең, яр­ты сә­гать эчен­дә аш өл­гер­де. Әл­лә ка­ян юка гы­на со­ха­ри те­ле­ме дә чы­га­рып куй­ды.
– Аша, кы­зым.
–Ү­зең дә утыр ин­де, әбе­кәй...
Төш­кә урап кайт­ты.
– Һо-о, ба­еп кать­кан­сың син... Кө­рәк кү­тә­реп кит­кән идең, әл­лә Бә­лә­кә­би­не ка­зып чы­гар­дың­мы?
– Бер бә­лә­кәй әби­нең ише­ген ка­зып ач­тым шул... Аш пе­ше­реп ашат­ты.
– Кы­чыт­кан шул­па­сы­дыр ин­де?
– Әйе.
Ху­җа ха­тын да тик ят­ма­ган, гор­чи­ца ка­мы­ры пе­шер­гән иде. Аш­ка­зан­ны өтеп-өтеп ал­са да, мак­тый-мак­тый аша­ды­лар, чәй эч­те­ләр.
– Без­гә ни, кы­чыт­кан җы­яр­га да, ала­бу­та сы­ды­рыр­га да ва­кыт ти­мә­де шыл. Кол­хоз эше ка­ты бул­ды... Зрә-ә, зрә кач­кан­сың во­ен­ный за­вод­тан. Та­ма­гың да ач бул­мас, ил­гә фа­дя да ти­яр иде. Зрә, зрә-ә.
– И апа­кач­ча­ем, са­гын­дым шул. Ын­дыр та­ба­гын­да җыр­лай-җыр­лай аш­лык сук­кан­нар ис­кә тө­шә дә... Шул чак­лар­ның бер ми­ну­тын ай­лык па­юк­ка алыш­ты­рыр­дай бу­лам...
– Кү­рә ин­де баш­кай­лар...
Икен­че көн­не ир­тән ху­җа ха­тын­га рәх­мәт­ләр укый-укый чы­гып кит­те. Урам­га чы­гу­га, сал­кын өтеп ал­ды бо­рын очын. Би­я­ләй бе­лән кап­лар­га ту­ры кил­де.
Авыл­ны чы­гып җит­кән­че үк, тез­лә­ре­нә сал­кын йө­гер­де. Тын ал­ган­да, сал­кын һа­ва баш ми­е­нә чак­лы үтеп ке­рә. Ат­ла­ган са­ен бит ти­ре­се­нең, ябыш­ты­рып куел­ган нин­ди­дер ят нәр­сә ке­бек, сел­ке­неп-сел­ке­неп куй­га­ны си­зе­лә. Ап-ак бу­лып бәс­лән­гән кер­фек­ләр авы­рай­ды, яр­ты кү­зен кап­ла­ды. Ул үзен ат­лап түгел, йө­зеп бар­ган­дай хис итә иде.
Бит очы җы­лы­нып кит­те. Сал­кын че­мет­ми баш­ла­гач, рә­хәт икән ул...
Та­мак ач­ты. Шу­лай күп ба­рыл­ды ми­кән­ни ин­де? Ку­ен­да­гы те­ге гор­чи­ца ка­мы­рын бе­раз сын­ды­рып кап­мый бул­мас.
Ки­сә аш­ка­за­нын. Умы­рып-умы­рып ала. Лә­кин аша­мый да яра­мый. Кая соң әле та­гын? Бет­кән икән... Ә би­те өше­гән, ах­ры. Боз ке­бек.
Бер­ка­дәр ыш­кып-ыш­кып ка­ра­ды да, кул сел­тә­де.
Бер­за­ман­ны, ба­шын кү­тә­реп ка­ра­са, як­ты дөнья бө­тен­ләй ке­че­рә­еп кал­ган, аны ик­сез-чик­сез ка­раң­гы­лык чор­на­ган. Әһә, нин­ди­дер ка­рал­ты кү­ре­нә. Авыл йор­ты­на ох­ша­ган. Шу­ны­сы га­җәп: юл, ниш­ләп­тер, авыл­га та­ба бар­мый, аны чит­лә­теп уза. Бәл­ки ураб­рак ке­рә­дер? Юк. Әнә, авыл ин­де арт­та кал­ды. Юлдан чы­гып, кар ера-ера, шул авыл­га кит­те.
Авыл тү­гел, эс­керт бу­лып чык­ты. Көрт бас­ма­ган ягы­на чы­гып са­лам­ны ти­шәр­гә ке­реш­те.
Ты­гыз са­лын­ган. Ко­ры кул бе­лән тү­гел, сә­нәк бе­лән ка­е­руы да чи­тен­дер мо­ның са­ла­мын. Кул тың­ла­мый. Кү­шек­кән бар­мак­лар әр­ни. Ике ку­лы­ның учы белән то­та да тар­та, то­та да тар­та.
Ая­гы­ның җы­лы­на баш­ла­га­нын той­ды. Аяк­тан бө­тен тән­гә, хәт­та кул бар­мак­ла­ры­на чак­лы җы­лы та­ра­ла иде. Кул­га са­лам да мул­рак элә­гә баш­ла­ды. Тә­мам җы­лы­нып җит­те. Өн­гә ке­реп бө­гәр­лән­гәч, өзе­леп ашый­сы кил­де.
Тук­та­ле. Биш­тәр поч­ма­гы­на бәй­лән­гән бау­ны чиш­сәк... Йә Хо­да! Ән­кә­се бит ан­да ике бә­рәң­ге са­лып бәй­лә­гән иде...
Туң бә­рәң­ге­дән теш­ләр ка­ма­ша. Боз сал­кы­ны теш­тән каз­на­га, сө­як­ләр­гә чак­лы үтә.
Кер­фек­ләр авы­рая, тән ойый баш­ла­ды. Ка­ян­дыр, бик ерак­тан, баш­та әк­рен ге­нә, то­ра-ба­ра кө­чәй­гән­нән кө­чәя тө­шеп, Гөл­сем Сө­ләй­ма­но­ва җыр­ла­га­ны ише­тел­де. Юк, ул тү­гел, ән­кә­се җыр­лый икән ич. Әнә, кәк­ре ти­мер бе­лән шал­тыр-шол­тыр ки­те­реп, кү­мер тар­та. Эре­рәк­лә­рен кү­мер са­вы­ты­на ту­ты­рып, өсте­нә та­ба кап­лый. Кал­га­нын ка­зан ас­ты­на этә. Ә сә­ке­дә, мен­дәр­гә ябыл­ган ак сөл­ге өс­тен­дә, йом­ры ипи­ләр ята. Ле­пер­дәп тор­ган йом­шак чи ипи­ләр. Әнкә­се мич ар­тын­нан хә­зер пу­ма­ла­ны тар­тып чы­га­рыр. Аны мич кар­шын­да­гы чи­ләк­кә ман­чыр да пыс-пыс ки­те­реп пу­ма­ла­лар. Ан­на­ры өс­тән, киш­тә­ләр янын­нан ук, ипи кө­рә­ген алыр. Аны сөр­теп, он си­бәр һәм, бә­лә­кәй ба­ла­ны сөй­гән ши­кел­ле уч тө­бе­нә утыр­тып сөя-сөя, кө­рәк­кә ку­яр, мич­кә ты­гар. Га­җәп хәл. Ул үзе шун­да, йом­шак тү­шәк­тә йок­лый. Ә үзе бо­лар­ның ба­ры­сын да кү­реп ята. Әнә ән­кә­се эшен бе­тер­де дә аның яны­на ки­леп утыр­ды. Өс­тен­дә­ге юрга­нын рәт­лә­гән­дәй ит­те. Яу­лык чи­те бе­лән күз тө­бен сөр­теп ал­ды. Әл­лә елый ин­де?
– У-уу...
Ә юк. Бу – ән­кә­се тү­гел. Күр­ше­дә­ге Сар­бай елый.
Ки­нәт су­ык бу­лып кит­те. Күз­лә­рен ач­ты. Кай­да­дыр ерак­та бү­ре улый иде. Ая­гын җы­еб­рак утыр­мак­чы бул­ды. Лә­кин ое­ган аяк­ла­ры тың­ла­ма­ды. Тез ас­ты­на кул­ла­рын ты­гып, баш­та бер­сен, ан­на­ры икен­че­сен кү­тәр­де. Аяк­лар, бө­ге­леп кил­сә­ләр дә, бер­ни той­мый­лар иде. Үк­чә­лә­рен җир­гә те­рә­гән ки­леш аз гы­на кү­чен­мәк­че бул­ды. Лә­кин аяк йө­зен­дә­ге бер се­ңе­ре шун­дый авыр­тып куй­ды ки, бө­тен тә­не­нә эс­се йө­гер­де.
Ая­гын кый­мыл­да­тыр­га кур­кып шак­тый утыр­ды. Әм­ма сал­кын үзе­не­кен итә, кый­мыл­дар­га ки­рәк. Те­ге үзәк өз­геч авыр­ту аны та­гын өч мәр­тә­бә тет­рән­дер­де. Ан­на­ры җи­бәр­де. Берь­ю­лы аяк­ла­ры да тың­лый баш­ла­ды.
– У-уу... У-уу...
Те­ге бү­ре бө­тен­ләй якын­да гы­на улый. Ула­мый, елый. Шун­дый кыз­га­ныч итеп елый, бә­гырь­ләр­не те­леп ке­рә. Ул да ач­тыр ин­де, мес­кен.
Са­лам кыш­тыр­да­ды.
Бү­ре­дән там­чы да ку­рык­ма­вы­на ул үзе дә га­җәп­лә­неп куйдым Ты­ныч кы­на ку­лын су­зып са­лам­ны ач­ты. Ни­чек­тер гай­ре та­би­гый хә­рә­кәт бе­лән шу­ы­шу­чы со­ры шәү­лә кү­рен­де. Шәү­лә, пы­я­ла­дай күз­лә­ре бе­лән аңа ка­рап, бик кыз­га­ныч итеп шың­шый иде.
Ку­ыш­ка ук ке­реп җит­те. Аның тез­лә­ре­нә ба­шын куй­ды. Аша­лып бет­мә­гән туң бә­рәң­ге­не ис­нә­де һәм авыз чи­те бе­лән ге­нә ка­бып ка­ра­ды. Кы­яр-кый­мас кына кап­ты да авыр­лык бе­лән чәй­нәр­гә ке­реш­те. Юк, бү­ре тү­гел, ке­ше җы­лы­сы­на тил­ме­реп йөр­гән мес­кен эт иде бу.

* * *
Та­гын йо­кы бас­ты. Кул-аяк­ла­ры әл­лә ни­чек рә­хәт бу­лып авы­рай­ды. Ко­ла­гы­на та­гын те­ге моң­лы җыр ише­тел­де.
Җыр та­вы­шы тор­ган са­ен ера­гая. Ә үзе ул, кү­гәр­чен ма­мы­гы­дай чай­ка­ла-чай­ка­ла, ка­я­дыр оча да оча. Мор­җа­лар­дан чык­кан тө­тен­нәр­не урап-урап уза.
Чү... Ду­сай тү­гел­ме бу? Шул ич!.. Әнә ән­кә­се. Йө­ге­рә-йө­ге­рә су­дан кай­та. Кар­шы­сын­да бө­те­рел­гән кар бөр­те­ген күр­ми ми­кән­ни ул?
Агач кө­рәк­кә та­я­нып кап­ка тө­бен­дә әт­кә­се че­лем көй­рә­тә. Кайт­кан икән ин­де су­гыш­тан.
Ә бу­сы кем? Ку­лын­да чә­чәк бәй­лә­ме. Өс­тен­дә сол­дат гим­нас­тер­ка­сы. Баш очын­да кү­бә­ләк­ләр бө­те­ре­лә. Бер­нин­ди би­зәк­сез ак кү­бә­ләк­ләр...
Ки­нәт аның янын­да кем­дер ял­ва­ру­лы та­выш бе­лән елам­сы­рый баш­лый. Җи­ңен­нән ырыл­дап тар­та. Аның ку­лы, ку­лы гы­на тү­гел, бө­тен гәү­дә­се мең­лә­гән ки­сәк­ләр­гә чат­ный. Чат­на­ган җир­дән тын яры­лып ки­тә. Чат­нап ярыл­ган са­ен әл­лә нин­ди пы­чак­лар, энә­ләр бе­лән чән­чеп ала.
Ник бор­чый­лар аны? Ва­тып бе­те­рә­ләр бит ин­де! Ул бит бе­лә: ме­нә хә­зер, аны сел­ке­тү­дән ге­нә тук­та­сын­нар, аңа шун­дый рә­хәт бу­лып ка­лыр, ул та­гын күбә­ләк бу­лып кү­тә­ре­лер, һәм ерак­ка, ерак­ка очып ки­тәр...
Кул ар­ка­сын ял­кын пе­ше­реп ал­ды. Авыр­лык бе­лән күз­лә­рен ач­ты. Те­ге эт шың­шып аның ку­лын ялый иде. «П­шул» дип кыч­кы­ра­сы кил­де. Лә­кин те­ле әй­лән­мә­де. Эт­нең кай­нар те­ле аңа тү­зеп бул­мас дә­рә­җә­дә га­зап ки­те­рә иде. Ку­лын эт яла­ган са­ен, аның йө­рә­ге тар­ты­шып куя һәм гәү­дә­се­нең бө­тен җи­ре­нә, хәт­та ин­де әл­лә кай­чан боз ки­сә­ге­нә әве­рел­гән та­ба­ны­на чак­лы әр­нү­ле кай­та­ваз бу­лып яң­гы­рый.
Аяк бар­мак­ла­рын кый­мыл­да­тып ка­ра­ды. Алар­ның сал­кын ча­ба­та та­ба­ны­на ти­еп шу­ыш­ка­нын той­ды. Лә­кин ул бар­мак­лар аны­кы тү­гел иде.
Би­тен кап­ша­ды. Сал­кын бит­кә орын­га­нын сиз­де. Лә­кин бу кул да аны­кы тү­гел иде.
Бар­мак очы шәл чи­те­нә ки­леп төр­тел­де. Тук­та, кул­ны шәл ас­ты­на кер­теп ка­ра­са... бәл­ки җы­лы­нып ки­тәр?
– Аһ!..
Йө­рә­ге йо­мар­ла­нып кил­де, әй­тер­сең лә аны бор­га­лый-бор­га­лый йол­кып алыр­га ма­та­ша­лар.
Ни­гә кый­мыл­дар­га? Әле ге­нә нин­ди рә­хәт иде бит. Кар бөр­те­ге ке­бек бө­те­ре­лә иде.
Кү­зен йом­ды. Дөнья та­гын як­ты­рып кит­те. Бу юлы ул арыш ба­су­ын­да ба­сып то­ра. Ип­тәш­лә­ре кө­ле­шә-кө­ле­шә мәк­тәп­кә ба­ра. Ә ул урак тот­кан. Арыш ура. Ән­кә­се­нең ко­яш­та уң­ган ар­ка­сы арыш дул­кын­на­ры ара­сын­нан кү­ре­неп-кү­ре­неп ки­тә.
– Нәр­сә ту­ра­еп кат­тың?! Иел, әй­дә, уч­ла арыш са­бак­ла­рын. Керт-керт итеп кис­сен ура­гың. Нор­ма ту­ты­ра­сың бар бит. Ән­кәң ин­де, ка­ра, күп­ме кит­кән.
Керт-керт, керт-керт... Таң ат­кан­нан алып ко­яш ба­е­ган­чы. Керт-керт, керт-керт. Ко­яш әл­лә мәң­ге­гә чык­кан... Кай­нар нур­ла­ры ар­ка­га бү­рә­нә бу­лып ята.
Чал­кан ба­рып тө­шәр­гә иде дә су­зы­лыр­га иде хә­зер ка­мыл өс­те­нә. Урак­ның кай­нар са­бын­нан уч­ны ал­ма­ган ки­леш хәл­сез бе­лә­зек­тә­ге кан­ның мелт-мелт тип­кә­нен тың­лап ятар­га иде. Те­лег­раф ба­га­на­сы­дай гөж­лә­гән аяк­лар­га җир­дән рә­хәт, йө­ге­рү­е­нә оер­га иде әк­рен ге­нә. Оны­тыр­га иде дөнь­я­сын.
Ән­кә­се­нең ак яу­лык чөй­гән ба­шы кү­тә­рел­де. Чү, кем елый? Эне­се­ме әл­лә? 
– У-уу...
Бә­гырь­не те­леп ни­дер чи­ел­дый... һәм нин­ди­дер җы­лы та­выш ише­те­лә: 
– Фр-рр... 
– Тпрр­ру, мал­кай...

 

Әхмәт ДУСАЙЛЫ

Фото: Николай Туганов

«Мәйдан» № 1, 2024 ел

Комментарийлар