Логотип «Мәйдан» журналы

«Мәйдан» журналы «Авыл шагыйре» дип исемләнгән яңа проект башлап җибәрә

Авыл шагыйрьләре, сезнең игътибарга!

Авыл шагыйрьләре, сезнең игътибарга!

Кадерле укучыларыбыз! «Мәйдан» журналында «Авыл шагыйре» дип исемләнгән яңа проект башлап җибәрәбез. Шигырь язарга яратучылар, иҗат җимешләрен социаль челтәрләргә куеп, дуслары белән бүлешеп торучылар һәр авылда диярлек бар. Ә без сезгә «Мәйдан» тирәсенә җыелырга тәкъдим итәбез, шигъри күңелле дуслар!

Иҗат җимешләрегез «Мәйдан» журналының рәсми сайтына һәм «Вконтакте» социаль челтәренә урнаштырылачак. Иң күп лайк җыйган авторга «Мәйдан» журналының сертификаты һәм истәлекле бүләк тапшырылачак. Фотосурәт, үзегез турында мәгълүмат һәм шигырьләрегезне журналның электрон почтасына (maydan06@mail.ru) һәм «Мәйдан» журналының вконтактедагы төркеменә  (https://vk.com/maydantatar) җибәрергә мөмкин. Шулай ук «Мәйдан» журналына язылып, квитанциясен безгә җибәрергә кирәк булачак.

 

Шартлары: 

1. Проектта катнашучы Язучылар берлеге әгъзасы булып тормаска тиеш.

2. Яшь чикләре: 18 +

3. Катнашучыларга «Мәйдан» журналының вконтактедагы төркеменә (https://vk.com/maydantatar) һәм безнең телеграм каналына да  https://t.me/maydan_chally язылырга кирәк булачак. 

 

 

 

Комментарийлар