Логотип «Мәйдан» журналы

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе

«Иделем акчарлагы-2022» яшь язучылар бәйгесенә эшләр кабул итү башланды.Бәйге татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау,аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру макс...

«Иделем акчарлагы-2022» яшь язучылар бәйгесенә эшләр кабул итү башланды.


Бәйге татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау,

аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру максатыннан оештырыла.

Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә

үткәрелә:

- поэзия;

- проза;

- драматургия;

- балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге

номинациядәге әсәрләр балалар аудиториясенә юнәлдерелгән булырга тиеш.

Әгәр син каләм тибрәтергә яратсаң, әсәрләр, шигырьләр, драма әсәрләре һ.б. иҗат

итсәң, үз эшләреңне бәйгегә җибәр.

Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон

адресы буенча 2022 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.



Пресс-релиз

XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе

Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге бу елны XXII тапкыр уздырылучы

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә старт бирде. Әлеге бәйге татар телендә иҗат итүче

яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын

активлаштыру максатыннан оештырыла.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы,

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйге өч этаптан тора:

1 этап – бәйгегә әдәби әсәрләрне кабул итү;

2 этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү.

3 этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри

тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру.

Бәйгегә килгән эшләрне шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглардан торган мәртәбәле

жюри бәяли. Жюри бәяләренә нигезләнеп, 3 нче этапка катнашучылар чакырыла. Монда

катнашучылар өчен жюри тарафыннан мастер-класслар, алдагы елларда «Иделем акчарлагы»

бәйгесендә Гран-при алган яшьләр, каләм ияләре һәм татар телендә чыгучы матбугат чаралары

вәкилләре белән очрашулар, әңгәмәләр оештырылачак. Әлеге турда катнашкан егетләр-

кызларның әсәрләре «Иделем акчарлагы» дип исемләнгән ел саен чыгып килүче җыентыкка

Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

- балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге

номинациядәге әсәрләр балалар аудиториясенә юнәлдерелгән булырга тиеш.

Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы

буенча 2022 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.

idelem

Нигезләмәсе: nigezleme-idelem-akcharlagy-2022



Положениясе: polozhenie-idelem-akcharlagy-2022




Комментарийлар