Логотип «Мәйдан» журналы

«Авыл шагыйре» бәйгесе дәвам итә...

«Авыл шагыйре» бәйгесенең беренче турын тәмамладык, дуслар.

Әйтеп кеше ышанмаслык сан – бәйгедә 106 авыл шагыйре катнашты. Татарстанның барлык районнарыннан, Башкорстаннан, Пермь, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән... Атна саен социаль челтәрдәге укучыларыбыз игътибарына 5 шагыйрь иҗатын тәкъдим итеп бардык. Бәйгенең шарты буенча бер җиңүчене профессиональ шагыйрь (ул атна саен алышынып торда) сайлап алды, икенчесен лайклар ярдәмендә укучыларыбыз белән бергәләп билгеләдек. Кыскасы, бәйгенең беренче турында 39 шагыйрь җиңү яулады.

Хәзер инде ҖИҢҮЧЕЛӘР белән икенче турга күчәбез. Сезгә бик кызыклы уртак бирем – Илдар Юзеевның иҗади мирасына ияреп бер фәлсәфи шигырь язып карыйбыз. Сезнең игътибарга танылган шагыйрьнең биш шигырен тәкъдим итәбез.   

 

«Сезнең якта табигать тә башка....»

Сезнең якта табигать тә башка.
Бигерәк тә камил,
Юк, йокламыйк, күрми калабыз бит
Сихри төннең ямен.
Төннең сандугачын, үкси-үкси
Тыңлыйсылар килә,
Шул кошларга кушылып, елыйсылар,
Җырлыйсылар килә.
Сезнең якның сулары да талгын,
Суын ярга какмый,
Усал этләрегез ботны капмый,
Кортларыгыз чакмый.
Сезнең белән, җырлап, таңга каршы
Барасылар килә,
Шушы төндә җырлап, яшәп, үлеп
Каласылар килә.
Төнге урманнарга керәсе дә
Югаласы килә,
Серле Күккә ашып, Мәңгелеккә
Юл аласы килә.
Балачакта мин бит табигатькә
Гашыйк адәм идем...
Аһ, нигә соң ярты гомеремне
Йоклап әрәм иттем...
Саубуллашыйк, бу дөньяда, бәлки,
Очрашмабыз тиздән.
Кәккүкләргә кушылып юрыйм мин дә:
Озын гомер — бездән!

 

«Туйдым икейөзлелектән...»

Туйдым икейөзлелектән,
Алдаудан, куштанлыктан,
Ачыктан-ачык яисә
Астыртын дошманлыктан,
Качып котылмакчы булып,
Китәм мин бу дөньядан.
Анда — сафлык һәм ихласлык,
Анда — ялган тулмаган.
Ышанмасам да мин анда
Торып калачагыма,
Хыялда гына булса да,
Китәм балачагыма.
Юк шул, күпме омтылсам да,
Кайтасы юл өзелгән.
Һич кенә качып котылып
Булмый ул үз-үзеңнән.
Мин анда кайттым бугай дип
Уйларга гына кала.
Бала булып, артист сыман,
Уйнарга гына кала.
Җаннар, аңнар тупаслана,—
Шәфкатьсез тормышыбыз.
И нәниләр, балалыктан
Китмәскә тырышыгыз...

 

Без

Без ничек шәфкатьле булыйк,
Хөр җанлы, изге булыйк,
Без ничек көзге булыйк та,
Тәвәккәл сүзле булыйк?
Шунысы гаҗәп: бу дәһшәттән
Без ничек калдык әле...
Без бары тик изгеләрнең
Сау-исән калдыклары.
Бабайларны аттылар ич,
Әтиләрне яптылар,
Себерләргә озаттылар,
Нәселне тараттылар.
Без яшеннең үзе түгел,
Елдырымнары гына,
Без давылның үзе түгел,
Ком бураннары гына.
Болай читтән караганда,
Сүнгәндәй күренәбез,
Нәсел яраларын бәйләп,
Бик әкрен тереләбез.
Бик тирәнгә яшеренгән
Нәфрәт тулы сагышлар...
Кагылмагыз... Безме? Без ул —
Яралы юлбарыслар...

 

Табыйк шундый бер җыр

Бәхәсләшеп, дуслык дигән изге
Чиктән узып китеп,
Кул күтәрде икәү бер-берсенә
Кинәт кызып китеп.

Көчле иде болар әзмәвердәй,
Арысланнар кебек,
Бер-берләрен өзгәләрләр хәзер
Гел дошманнар кебек.

Син җырладың шулчак шундый бер җыр:
Икәү — тынып калды,
Көчле йодрыклары күтәрелгән
Килеш торып калды.

Кирәк түгел хәзер бу икәүгә
Сүзләр, үгет вәгазь...
Иң ахырдан куллар кысыштыл!
Хәл ителде бәхәс!

Мин дә, дустым, әнә шуннан бирле
Бер җыр көйләп йөрим,
Бу дөньяны көйләп булмас, беләм,
Әмма уйлап йөрим:

Бер-берсенә ташланырга тора
Илләр, гаскәр, яулар...
Бу көчләргә киртә була алмас
Елга, дивар, таулар...

Табыйк, әйдә, шундый тылсымлы җыр:
Дөнья уйга талсын,
Илләр бер-берсенә гел салават
Күперләре салсын!

Кулларына кылыч күтәргәннәр
Кинәт туктап калсын,
Моңнан сихерләнеп, кылычларын
Кыннарына салсын!

...Беләм, бу уйларым әлегә тик
Дәртле хыял гына...
Тик ышанам: Җырның явызлыкка
Бер чик куярына!
Табыйк шундый бер җыр!

 

Уйлыйсыздыр

Уйлыйсыздыр: адәмнәргә шагыйрьнең үзе кирәк?
Юк! Шагыйрьнең, үзе үлгәч, даны һәм сүзе кирәк.

 

Эшләрне апрель ахырына кадәр кабул итәбез. maydan06@mail.ru электрон почтасына, "Авыл шагыйре. 2 нче тур" дигән тамга куеп, җибәрергә.

 

Әйдәгез, инде җиң сызганып эшкә тотынабыз. Махсус жюри иң яхшы ун шигырьне сайлап алачак – димәк ун шагыйрь финалга чыгачак. Уңышлар сезгә, дуслар!

Комментарийлар