Логотип «Мәйдан» журналы

ХАЛИДӘ ВАФИНА

Әтнә районы, Югары Сәрдә авылы

1960 елда Әтнә районының Югары Сәрдә авылында туганмын. Арча педагогия училищесын, аннан соң КДПИны тәмамлап, Югары Сәрдә мәктәбендә рус теле һәм тарих фәннәреннән укыттым. Соңыннан Өчиле, Чиканас, Яңа Кырлай мәктәпләрендә укыттым. Педагогик стажым ‒ 38 ел.

 

ӘНИ СҮЗЛӘРЕ

Бисмилламны әйтеп, юка  итеп,

Йорт токмачы басам ашыма.

Балачакның газиз мизгелләре

Бер-бер артлы килә каршыма.

           

‒ Эшләгәнең миңа булса, кызым,

Өйрәнгәнең булыр үзеңә. ‒

Әниемнең шушы әйткән сүзен

Кабатлыймын хәзер кызыма.

 

Ничек ипле  итеп өйрәткән ул

Балаларын тормыш итәргә,

Уйлагандыр, вакыт җитәр беркөн

Газизләрен ташлап китәргә.

 

Нинди генә эшкә тотынсам да,

Искә алам әни сүзләрен.

Тәрбияли алдым кебек балаларым

Кызартмаслык итеп йөзләрем.

 

УКЫТУЧЫ ҺАМАН ДӘРЕС БИРӘ

Бүген төштә тагын дәрес бирдем,

Тикшерүче килгән ‒ хатын-кыз.

Китап-дәфтәрләрем таба алмыйм,

Укучылар йөри тыз да быз.

 

Шигъри юллар өчен генә язмыйм,

Чынлап дәрес керде төшемә.

Кайсы фәннән ‒ төгәл хәтерләмим,

Нинди бәя бирде эшемә?

 

Укытучы һаман дәрес бирә,

Күптән инде ялга китсә дә;

Хезмәтенең матур мизгелләре

Кабатлана хәтта төштә дә.

 

Янып-көеп күпме дәрес бирдек,

Беркем төгәл белми исәбен.

Төшләремә кереп дәресләрем,

Кузгаттылар янә хисләрем.

 

ТУГАН НИГЕЗЕМӘ КАРЛАР ЯУГАН

Туган нигеземә карлар яуган,

Балачактагыча мул итеп.

Кайтасылар килә ул чакларга,

Кар көртләре аша йөгереп.

Нигә шулай газиз туган нигез

Еллар аша дәшеп кайтара ?

Яңа яуган ап-ак карлар белән

Хатирәләр кабат яңара:

Мая башы сагынадыр кебек

Бала-чага тулы чакларын,

Хәрбер йортта малай һәм кызларның

Ак карларны ерып чапканын.

Инештәге тирән бәкеләрдән

Йөгерә-йөгерә сулар китердек.

Чана шуып кайткач, киемнәрне

Мич башына җәеп киптердек.

Туган нигеземә кышлар килгән,

Тик без генә инде еракта.   

‒ Мин җәйләрдә сезне көтеп калам, ‒

Дигән тавыш килә колакка

 

ЯЗЛАР ИМИН ҮТСЕН

Язгы ташуларны күзәтим дип,

Су буйларын бүген урадым.

Кыр казлары үтте баш очымнан

Сыерчыклар җырын тыңладым.

 

Табигатьнең һәр фасылы матур,

Куңел күзе белән карасаң.

Язлар имин үтсен, и Раббым, дим,

Хәере белән атсын һәрбер таң!

 

АБЫЙ, АПАЙ, СЕҢЛЕМ...

Абый, апай, сеңлем,

Җанга якын сүзләр

Әни безне шулай өйрәткән

Бер-берсенә  тәмле телле булып

Дәшсеннәр дип ихлас йөрәктән.

 

Абый, апай, сеңлем ‒

Бертуганнар.

Җылы итеп шулай дәшәбез,

Ара ераклыгын сылтау итми,

Якынлыкны саклый һәммәбез.

 

Абый, апай, сеңлем ‒

Бу тылсымлы сүзләр

Авыр вакытларда зур терәк.

Газиз туганлыкны тоеп яшәү

Фани дөньяларда бик кирәк!

 

Халидә ВАФИНА

Комментарийлар