Логотип «Мәйдан» журналы

ВЕНЕРА МӘХМУТОВА

(Чистай районы, Мөслим авылы)

КАЙТАСЫ ИДЕ

Балачакка кайтсам иде

Ялан тәпи йөреп килергә.

Каз-үрдәкләр чумган күлдә

Бер йөзәсе килә минем дә.

Шыгырдатып сулар алыр идем

Каршыдагы бура-коедан;

Көне буе ташыр идем армый

Мал-туарга, мунча ягарга.

Бер күрәсе иде кичен

Сыер көтүенең кайтканын;

Яккан мичтән тәмле итеп кенә

Кабартмалар пешеп чыкканын.

Кабат күрер идем кайтып

Әти-әниемнең йөзләрен,

Өстәл тирәсенә утырышып,

Шау-гөр килеп, чәйләр эчкәнен.

 

ТУГАН ТЕЛЕМ

Туган халкым, көрәшик без,

Бетмәсен дип туган телем.

Синсез яши алмыйбыз без,

Яшә әле, газиз телем.

 

Юк итәргә телиләрме?

Татар иле, татар телен?

Күп сынаулар үтсәк тә без,

Саклыйк әле Ана телен.

 

Тукайларның, Җәлилләрнең

Укып яшик шигырьләрен.

Без көчле бит, Татар иле,

Юк итмикче татар телен.

 

Саф татарча сөйләшик без,

Хөрмәт итеп татар телен.

Халкым белән мин дә яшим,

Синдә яшә, Татар иле!

 

БАЛАМА

«Хуш, ‒ димәдең, ‒ саубул, әни, ‒ дидең,

Кочакладың, тоттың кулларны.

Кузләремә карап бераз тордың,

«Мин кайтырмын», ‒ диеп елмайдың.

Еламаска дидем, көлгән булдым,

Сорау бирдем, хәлләр сораштым.

Эчем янды, куңелләрем тулды,

Син киткәчтен, улым, еладым.

Автобуска кереп киттегез дә,

Тәрәзәдән сине эзләдем:

Кулларымны гына болгый-болгый,

Хәерле юл сезгә теләдем.

Сугыш эчләренә киттең, балам,

Өшисеңдер салкын көннәрдә.

Ашарыңа синең була микән,

Йоклый аласыңмы төннәрдә?

Бер минутка шалтыраткан чакта.

Исән диеп,балам,шатланам.

Озак коннәр хәбәр булмаганда.

Улым кайда икән диеп кайгырам.

Безнеңтеләк сезгә,улларым.

Исән имин тизрәк кайтыгыз.

Илебездә тынычлык булсын

Дога укыйк,халкым,барыбыз.

 

КЫЗЫМА

Балалары борчу салсалар,

Иң авырын ана кичерә.

Йөрәгенә үтә бар ачысы,

Әрни ана, ничек ул түзә?

 

Нигә минем балам белән

Диеп, ана шулай ачына.

Көче җитсә, хәсрәтләрен алып

Үтәр иде, бирми баласына.

 

Үстерде ул тел-теш тидерми,

Саклады ул актан-карадан.

Бәхет теләп, күпме дога кыла,

Гомер теләп, сорап Аллаһтан.

 

Сынауларның бирмә Син авырын,

Кайгыларга салма, Аллаһым.

Үтенеп сорыйм, Сина ялварамын:

Бәхетләре булсын кызымның.

 

Венера МӘХМУТОВА

Комментарийлар