Логотип «Мәйдан» журналы

ВӘЗЫЙХ ЧУТАЙЛЫ (ГАЛИЕВ)

(Киров өлкәсе, Малмыж районы, Кәлнә авылы)

 Мин, Галиев Вәзыйх Галимулла улы, 1962 елның 10нчы ноябрендә Татарстан Республикасының Балтач районы Чутай авылында тудым. Яшәвем ‒ Киров өлкәсенең Малмыж районы Кәлнә (Калинино) авылында. Бүгенге көндә лаеклы ялда.

    9-10 яшемдә шигырьләр яза башладым. Шигырьләр язуымны халыкка 4 ел элек белдердем.

    Вконтакте челтәрендә аккаунтым Вазих Галеев id711765451.

    Шигырьләремне Вәзыйх Чутайлы исеменнән язам.

 

КҮҢЕЛ ТҮРЕННӘН!

Укытучы ‒ нинди бөек исем, белем дөньясының изгесе.

Үрнәк алып, гомер кичәр өчен, Раббым биргән тормыш көзгесе...

Олуг бәйрәм белән котлыйк әле бүген изге һөнәр иясен!

Хөрмәт итеп, җылы хисләр түгеп килә бары башны иясе.

Рәхмәт сезгә, изге гамәл кылып, йөрәкләргә үтеп кергәнгә,

Үзегезгә җыйган күркәм сыйфатларны тигез итеп бүлеп биргәнгә...

Сабырлыктан Раббым аермасын дигән теләк ихлас күңелдән,

Саулыгыннан бер дә калдырмасын укытучы затын берүк лә!

 

22 июнь, 1941... мәңгегә истә!

Шомлы иртә тагын менә үткән гасырга илтә,

Ачы сугыш кайтавазы һаман йөрәкне өтә.

...Тыныч йокы, татлы төшләр көтмәгәндә өзелә,

Матур гына барган тормыш зур кайгыга күмелә.

Дүрт ел буе барган көрәш күпме гомерне ала,

Күпме ана, газизләре улсыз, тол, ятим кала.

Күпме кайгы, күпме хәсрәт җиңүне каршы ала,

Күпме язмыш, күпме өмет яуларда ятып кала.

Искә алыйк яңа буын ул дәһшәтле елларны,

Хакыбыз юк онытырга илемнең батырларын.    

Әйдәгез!

Рухларын шат кылсынга дип, багышлыйк изге дога,

Сугыш корбаннары өчен Раббымнан оҗмах сорап...

 

МЕНӘ ТАГЫН...

Язын, җәен эзләп, алтын көз дә китте,

Баш очымнан сыкрап кыр казлары үтте.

Артларыннан карап, күз яшьләрем тамды,

Исән-саулар йөреп, кайтыгыз дип калдым.

Күңелемне шулчак авыр сагыш басты,

Алтмыш ике яшем өй ишегем какты.

Керсен әйдә, керсен, түрләремнән узсын,

Йөрәк зарларыма дәва булып кунсын.

Яраларын юсын, чишмә булып типсен,

Яшьнә әле диеп, эчәр суын бирсен!

 

 

СӨБХАНАЛЛА!

Бу могҗиза бездә генә, көзге урман биюе,

Бар да парлы, бер-берсенә килешәләр диюем.

Дөбер-шатыр агач-куак бииләр чабатага,

Алтын көздә саф мәхәббәт хисләрен яңарталар.

Тау башыннан төшә җырлап, усак юкә кочаклап,

Имән-егет тальян тарта, каенга күз кыскалап.    

Балан-миләш кызарышып карамага елмая,

Чикләвек тә зелпе белән серләшеп алды бая.

Артыш элгән сирень алка, гөлҗимештән калмыйм дип,

Абага да күперенә, чәчәк ата күрмә, кит!

Исе китеп матурлыкка, таллар дәррәү кул чаба,

Мин дә илһам алырга дип, ашкынам шунда таба.

 

ЮСАҢ ИДЕ ЯРАЛАРЫМ...

И Бер Раббым, минем бүген нәкъ шушындый халәтем:

Сагыш тулы күзләремне Бер Үзеңә юнәлттем.

Сыкрый йөрәк, ярсый-ярсый, читлегенә сыялмый,

Ачы сугыш сырган яра җөйләү сорый, кан саркый.

Табигатьнең ялваруын, ишеткән күк мине дә,

Ярдәмеңнән ташлый күрмә, Син бит күңел түремдә!

Гөнаһларым бик күптер лә, белми кылган һәм белгән,

Ачысын да бу тормышта башкаем шактый күргән...

Тәүбә кылам гафу ит дип укыган догам белән,

Ярдәмеңнән мин-колыңны, ташламассың дип беләм...

 

Вәзыйх ЧУТАЙЛЫ

Комментарийлар