Логотип «Мәйдан» журналы

СӨЕМБИКӘ МӘГЪСҮМҖАНОВА

(Әтнә районы, Кече Әтнә авылы)

Әтнә районының Кече Әтнә авылында туган. Укуын тәмамлагач, теләге журналистика бүлегенә керү булган, теләге кабул булмаган, әмма шигырьләр иҗат иткән. Хәзер аңа 84 яшь.

 

          ***

Ярты гасыр инңе ингә куеп,

Парлашып гомер иттек без,

Барын бергә, югын уртак итеп,

Шушы көнгә килеп җиттек без.

Бик үк җиңел булмады башта

Бергә яшәп гомер итүе.

Бер-беребезне аңлап яшәгәчтен

Сизелми дә калды гомер үтүе.

Без бәхетле булдык,

Бүгенге көнгә

Булды безнең дүрт кызыбыз,ике улыбыз,

Оныклар да искә алып сагынып кайта,

Тик исән-сау гына булыйк без!

Ак бәхетләр, тигезлек насыйп булсын безгә,

Балалар да булсын зур терәк!

Бергә-бергә озын-озак яшәү өчен

Аек акыл, тазалык һәм дә бик зууур түземлек кирәк!

 

                   ***

Бисмилла белән башлыйм әле,

Хөрмәтләп үзегезне.

Балчык асларына керсәм,

Күрәлмам күзегезне!

Гомер узды, сиксән узды, ‒

Баштан зиһеннәр китә.

Күпме гомерләр калгандыр,

Аерылыр вакыт җитә.

Ялгызлар! Мин ялгыз диеп зарланмыйм.

Таянырга бар бит бер Аллам.

Дога укы! Бар да әйбәт булыр,

Сәҗдә кылып торсаң намаздан.

 

                ***

Ап-ак бәсләр, бала-чага

Урамда тәгәри туп шикелле.

Түбә өсте ап-ак,

Язылмаган дәфтәр шикелле.

Ап-ак карлар сузылып ята,

Хәтерләтә

Кышның җиргә килгәнен.

Озак тормый, бары өч ай тора

Кышның гомере кыска бит аның!

Комментарийлар