Логотип «Мәйдан» журналы

СӘРИЯ НУРЫЕВА

(БР, Мәчетле районы, Яңа Мөслим авылы)

Бөек мәгърифәтче һәм әдип Каюм Насыйри туган Татарстанның Яшел Үзән районы Югары Шырдан авылында дөньяга килгәнмен. Туган авылымда башлангыч белем алгач, Казанның 10нчы интернат-мәктәбен (хәзерге вакытта 2нче гимназия) тәмамладым. Татарстан дәүләт телевидениесенең балалар редакциясендә күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллинның кул астындагы эшләдем. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, туган ягыма кайтып, күрше Түбән Шырдан авылы мәктәбендә ике еллап белем бирдем. Башкортстан егетенә кияүгә чыкканнан соң, Мәчетле районының Яңа Мөслим авылына күчеп кайттым, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары булып эшлим. Дүрт бала анасы.

 

АЛТЫН ТОЛЫМ

Озын толым чәчләреңне

Үрәсең дә сүтәсең.

Урак урып, печән чабып

Үстердеңме көлтәсен?

 

Алтын толым чәчләреңнең

Толымнары ни төстә?

Күзләремә нурлар сибә,

Алтын башагы өстә.

 

Алтын башак үз илемнең,

Үрнәкнең бер билгесе.

Эх дусларым, йөрәгемнең

Иңгә-иң бит өлгесе.

 

Шул башакны салып куйдым,

Барыр юлым ‒ юлыма.

Тук башаклы юллар гына

Юлдаш хәзер җырыма.

 

ДУСЛАРГА

Туган якка кайтып киләм,

Тукталышым дусларда.

Күрешергә насыйп булсын,

Кулны алып кулларга.

 

Ят итмәсен ят бәндәләр,

Кайнар учак учларда.

Очар канат очкын куя,

Талмас канат кошларга.

 

Ишекләре иркен булсын,

Ачылсыннар киң итеп.

Сезнең белән якын дуслар,

Тойсак икән иң җитеп.

 

Оч машина, җилдер әле

Туган-үскән илләргә.

Бер күрешү ‒ бер гомер ул,

Туып-үскән җирләрдә.

 

Дуслык күпере

Без төзегән дуслык күпере

Бердәмлеккә килеп тоташа.

Ал син аны кулларыңа үзең,

Әгәр сезгә бик тә ошаса.

 

Егәрлеге артыр өче белән,

Ышанычы ныгыр көче белән.

Тау-ташларны күчерерсез,

Хезмәт сөю эше белән.

 

Җанны назлар тыныч тормыш,

Бар җиһаным күмлер чәчәккә.

Изге ният белән туар дуслык,

Туялмаслык булыр яшәп тә.

 

Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Илләр әле көчләр сынаша.

Башлар салган яугирләрең

Җирләр белән әнә тырмаша.

 

БУ ‒ ДӨНЬЯМНЫҢ ЧАГЫЛЫШЫ

Йөрәгемне куеп ак карларга,

Урман эчләренә кереп барам.

Саф хисләрнең узаманы ‒

Бер йомарлам арам.

 

Бу дөньямның аклы чагылышы,

Рухи халәт, аңым агышы.

Күңел җегәренең узаманы ‒

Томырылган ярам.

 

Серләремне уеп шул карларга,

Урманнардан чыкмас арам.

Сокланмыйча мөмкин түгел,

Юк бит минем башка чарам.

           

Без ‒ комсомол

Үткән юллар, алда барабыз,

Без ‒ комсомол, алга барабыз.

Бүген белән үткән арасында

Данлы еллар, көчле арабыз.

 

Кызыл байрак, әйдәп баручы,

Без комсомол ‒ яуда яручы.

Яшьлек дәрте, сүнмәс ялкыны

Гомер белән үлчи ярсуны.

 

Горур атлый, горур комсомол,

Горур җанда горур акылы.

Тырыш, уңган, булдыклы -

Һич кичермәс даны хурлыкны.

 

Сәрия НУРЫЕВА

Комментарийлар