Логотип «Мәйдан» журналы

САНИЯ ШӘРИПОВА

Башкортстан, Бүздәк

...Читтән торып, БДУда укыдым. Әкренләп белемне энҗе бөртегедәй җыеп, тәҗрибә туплап, иҗат казанында кайнап, үз алдыма яңа офыклар ачтым.

Буш вакытта кәгазь шыгырдатам, каләм тибрәтәм. Язганнарымны авылдашларым көтеп ала, минем исем күренмәсә, юксына башлыйлар, күрәсең, ошаталар.

    Эшләү дәверендә (2008) Россия Федерациясе фән һәм белем Министры А.Фурсенконың Россия Федерациясе конкурсында «Иң яхшы укытучы» дигән Мактау кәгазе белән бүләкләндем һәм йөзмеңлек премиягә лаек булдым. Әлеге көндә лаеклы ялда. Иҗат белән шөгыльләнәм.

 

КАЙДА СИН, ЯШЬЛЕК?

Яшьлектә бар да тигез,

Юк вак чебене, дәү филе;

Бөтен нәрсә алсу төстә,

Һәр мизгелнең үз җиле.

 

Романтикага корылды

Тиле яшьлегем чоры.

Хыялым канатларына

Дилбегә элде кучеры.

 

Шинель киеп, каеш будым,

Погон тактым кулбашка.

Күктә очкычлар очрады, ‒

Үсеп киттем бер башка.

 

Башкаларныкыдай түгел,

Яшьлегем бөтенләй башка.

Ваттым, җимердем, төзедем...

Россия ‒ СССРга алмашка.

 

Зурдан булса да планнар,

Шлемсыз калды ай да.

Вакыт аты алга чапты.

Көчле яшьлек, син кайда?

 

АЛМА КАГЫ

Бакчам җимешен җыеп

Койдым алма кагын.

Шулчак башым туплады

Фикерләрнең иң агын.

 

Кемнәр генә яратмый

Туып үскән газиз ягын.

Башкортстаным хакында

Яңа шигырь туды тагын.

 

Торган калаңны макта да,

Бакчалы авылыңны сагын.

Үзәк өзелеп, исеңә төшәр,

Ашаган саен алма кагын.

 

Алма кагы уйларымны

Үзенә ияртте тагын.

Исләтте туган йортны,

Үсеп, канат каккан чагын.

 

БЕЗ ТАТАР ТЕЛЛЕ МИЛЛӘТ

Төрле якка сибелгән

Милләттәшләремне яратып

Тиңлим мәк чәчәгенә, ‒

Алар яши ямь таратып.

 

Җил уңга иссә, уңга,

Сулдан булганда, сулга

Утыра орлык чәчеп,

Гомер биреп кыз-улга.

 

Мәңге чәчәк булыр өчен

Белү кирәк тел-йоланы,

Татарларга хас гадәтне

Тоеп-күреп үссен оланы.

 

Кырауга бирешми талымсыз,

Үрчемле, гүзәл мәк чәчәге.

Без татар телле милләт,

Бар аның зур киләчәге.

 

КӨЯЗЕ

Бәләкәй елга Көязе,

Икенче сулышы ачык.

Җайлап чаба Чәрмәсәнгә,

Боргалана кыланчык.

 

Ярына басып сокланам,

Янәшәсендә каен, тал...

Бар да аңа гашыйк кебек,

Күз сал, син дә таң кал.

 

Ярсыз яклап тугайлык,

Көтү туплауга төшкән;

Яр буенда чокырда

Сырганак сыгылып пешкән.

 

Үтә күренмәле елга читенә

Көзге юка боз каткан,

Уртасында балык йөзә,

Бакалар йокыга яткан.

 

Көязегә кирәк түгел,

Ямен җибәрер күпер.

Йомышы бар ярдан ярга

Тал басма аша үтәр.

 

Тагы кайда бар мондый

Серле сихри матурлык.

Минем туган ягым шундый:

Күргән берәү шаккатарлык,

Сагынудан саргайтырлык.

 

ТУГАН ТЕЛЕМ –ТАТАР ТЕЛЕ

Туган телем –татар теле

Гасырлар буе сакланган.

Аны кылыч кисә алмаган,

Ныгыган ул, какланган.

 

Татар теле – атам теле

Үсә, байый яшәгән саен.

Өлге, тәҗрибә туплый,

Матурлана еллар саен.

 

Татар теле – анам теле

Көннән көн камилләшә.

Өметледер киләчәге:

Оныклар татарча сөйләшә.

 

Татар теле – татлы тел,

Үз телемдә сөйлим гел.

Беркайда да, беркайчан

Бозылмас ул, шуны бел.

 

Татар телендә, үз телемдә

Аллаһтан сорыйм ялварып:

‒ Данлап торыйк телне, ‒ дим, ‒

Чүпләмик, торсын балкып.

 

Сания ШӘРИПОВА

Комментарийлар