Логотип «Мәйдан» журналы

САНИЯ НИЗАМОВА

(Кукмара районы, Түбән Өскебаш авылы)

Мин ‒ Низамова Сания Зәки кызы. 70 яшьтәмен. Кукмара районының Түбән Өскебаш авылында яшим.Аксыбы авылы балалар бакчасында 41 ел тәрбияче булып эшләдем. Ике улым, бер кызым, биш оныгым бар. Тормыш иптәшем ике ел элек короновирустан вафат булды. Хәзерге көндә ялгыз яшим. Буш вакытымда иҗат белән шөгыльләнәм.

 

КӨТТЕРМИКЧЕ ӘНКӘЙЛӘРНЕ

Бүген төшләремдә күрдем, әнкәй, сине,

Ак яулыгың иде башыңда.

Хәбәр алып килгән кебек бер кош

Килеп кунды тәрәз каршына.

Кумадың син аны, әнкәй,

Хәбәр китергән дип уйладың.

Уяндым да тәрәзәгә килдем,

Юкка чыкты бөтен уйларым.

Тиз кайтырмын диеп киткән идем,

Озакладым, кайта алмадым.

Ачуланма, зинһар, әнкәй, бәгърем.

Телефоннан сәлам юллармын.

Исән-сау йөр дигән җылы сүзең

Телефонда һаман саклана.

Еракларга киткәч, сагындыра,

Төрле уйлар килә башыма.

Язлар җиткәч, оя корырга дип,

Кошлар кайта туган ягына.

Бер кайтмасак, әнкәй, бер кайтырбыз.

Күңел бик тә, бик тә сагына.

Яшьле күзләреңне кат-кат сөртеп,

Киткән юлларыма карама.

Бик сагынган чаклар була, әнкәй,

Сабыр булам синең догаңда.

Дисбе тартып, дога укып

Утырасың, әнкәй, намазда.

Сабыр канатларың сындырмыйча,

Саулык теләп һәрбер балаңа.

Без кайтырбыз, әнкәй, күчтәнәчләр алып,

Тик син генә исән була күр!

Капка бикләнмәсен, тәрәз ябылмасын,

Фәрештәләр сине саклап йөретсен.

Әнкәйләрне көттермикче, дуслар,

Алар безгә гомер бүләк иткән.

Кош теледәй сәлам юллыйк, сөендерик.

Гомер үтеп китәр,

Соңга калдык диеп үкенмик,

Әнкәйләрне, зинһар, көттермик.

 

КАРТАЮНЫ АШЫКТЫРМЫЙК

Алтын көзнең бу бәйрәмен

Өлкәннәр көне дибез.

Картаюны уйламыйм да,

Яшь чактагы кебек без.

Өлкәнәю, олыгаю чоры

Һәркемгә дә тигез бирелми.

Сөенәсең, булганына шөкер итеп,

Картаюга һич тә бирешми.

Уфтанмагыз, өлкәнәю диеп,

Матур үтсен һәрбер көнебез,

Бала бәхете белән сөендереп

Тигезлектә үтсен алгы көнегез.

Сизелмичә үтеп китә гомер,

Балачаклар искә төшәләр.

Хәтер сандыгымны барлыйм әле,

Сөенечтән торсын һәрбер иртәләр.

Картлык шатлык түгел, дисәләр дә,

Рәхмәт әйтеп яшим Раббыма

Бәрәкәтле картлык биргән өчен

Дога кылам һәрбер намазда.

Бәхетлеме син дип сорасалар,

Җавабым әзер минем.

Бик бәхетле картлыгымда

Сөенеп гомер итүем.

Гомер көзе чикле түгел,

Яшисе дә әле яшисе.

Якты, матур дөньяларда

Игелекләр кылып яшьнисе.

Уйлап әйткән һәр сүзебез

Яшәргә көч, куәт бирсен!

Картаюны ашыктырмыйк,

Бәхетле картлык килсен!

 

ЯЛГЫЗЛЫКТАН ДӘВА БАР МИКӘН?

Яшәр өчен килдек без бу җиргә,

Иңне иңгә куеп, икебез.

Тормыш йөген бергә тартыр өчен

Сүз куешкан идек икебез.

Бик бәхетле яшәдек без бергә,

Сизелмичә үтте гомерләр.

48 ел бергә яшәдек бит,

Артта калды инде ул көннәр.

50 елга күп калмады диеп

Әйтеп куя идең һәрчакны.

Аллаһ бирсә диеп әйтә идем,

Сыйпап синең җылы кочакны.

Бик сакладым сине шушы чирдән,

Авырулар эзсез үтмәде.

Күпме тырышсам да, дәва эзләп,

Чире аның бездән китмәде.

Күп иде шул синең чирләр,

Алып бармаган җир калмады.

Яшәттем мин сине гел дәвалап,

Файдасы да тими калмады.

Син китәргә тиеш түгел идең,

Берүземне ялгыз калдырып.

Ялгызлыктан авыр берни дә юк,

Уйлыйм сине, уйлыйм сагынып.

Суык кышлар үтәр, язлар килер,

Күп көттермәс, килер җәе дә.

Син юк инде, сиреньнәрне өзеп,

Кулларыма минем бирергә.

Су буена төшкәч, чәчкә өзеп

Бирә идең минем кулыма.

Бик яратам сине диеп,

Учларыңны куеп учыма.

Күренмәсме диеп, көн дә чыгып,

Урап кайтам чишмә буйларын,

Кайтмасыңны беләм, бик сагынам,

Сабырлыкка өнди уйларым.

Күпме сагынсаң да, көтеп арысаң да,

Кайтмас җирләргә киттең.

Барлык борчу-сагышларны,

Барсын калдырып киттең.

Яшь чакларны искә алып,

Хатирәләрне барлыйм.

Йөрәк түрләремдә мәхәббәтең ята,

Оныта алмыйм, һич тә оныта алмыйм.

Йолдызларга карап әйтә идең:

Янып торган йолдыз ‒ безнеке.

Минем бәхетемә син килгәнсең җиргә

Янып торган йолдыз шикелле.

Күп уйласам, бик борчылам,

Йөрәгемне сагыш, моң баса.

Тыныч йокла, бәгърем, изге йортта

Мин булырмын сиңа догада.

 

Сания НИЗАМОВА

 

Комментарийлар