Логотип «Мәйдан» журналы

РЕЗИДӘ ХРАМОВА

(Актаныш районы, Актанышбаш авылы)

Актаныш районының Актанышбаш авылында яшим. Лаеклы ялда. 58 яшьтәмен.

 

***

Сагынганда, хатлар язармын дип,

Вәгъдә бирдең, ләкин язмадың.

Хатларыңны көтеп гомер узды,

Нигә мине, нигә алдадың?

Сагышлардан, әллә юксынудан,

Каеннарга сарылып еладым.

Каеннарның миндә бер гаме юк,

Нигә син вәгъдәңдә тормадың?

Инде хәзер синнән хатлар көтмим,

Сиңа атап җырлар җырламыйм.

Сагышланмыйм, күз яшьләре түкмим,

Сурәтеңә карап моңаймыйм.

Вәгъдә ‒ иман дигән сүзләр ялган,

Ышанычым күптән югалттым,

Йөрәгемнән исемеңне күптән алып аттым,

Сурәтеңне күптән югалттым.

 

ӨЗГӘЛӘНМӘ

Өзгәләнмә, җаның теләнсә дә,

Нечкә кылның очкаена эленсә дә.

Өзгәләнмә, салкынлыгы сизелсә дә,

Күңелкәең инде бизсә дә.

Садә җаның, мөлдерәмә тулса,

Чайпалыплар түгелергә торса,

Фида җаның, парә-парә килеп,

Тегәрҗептәй өзелергә торса,

Өзгәләнмә, Аллаһыга таян!

Артык борчылудан килер зыян,

Үз-үзеңне яратырга өйрән.

Кара төннәр үткәч, таң яктыра!

 

ӘНКӘМ КОЙМАГЫ

Авыл мичләрендә утын яна,

Табаларда коймак пешәдер.

Шул кичләрдә үзәгемне өзеп,

Әнкәй исләремә төшәдер.

 

Табагачка таба элеп алып,

Истә әле камыр койганың.

Син пешергән коймакларны, әнкәй,

Булмагандыр ашап туйганым.

 

Шатыр-шотыр яна мичтә утын,

Чыга мич коймагы исләре.

Мичтән төшкән ялкын яктысында

Басып торган әнкәй истә әле.

 

САГЫНАМ СИНЕ, БАЛАМ

Таңнарда сайрады бер кош,

Күрә алмадым үзен.

Моң салды йөрәккәемә,

Еламый көчкә түздем.

Сандугачның сайравына

Һәр иртә колак салам.

Чит җирләрдә яшисең бит,

Сагынам сине, балам.

Кош сайравына кушылып

Өзгәләнә үзәгем.

Синнән башка, балакаем,

Тагын күпме түзәрмен.

Бакчамда сайрый сандугач,

Тыңлыйм да уйга калып.

Кайт син минем яннарыма,

Күңелем тулы сагыш.

 

БАЛАМ

Бәргәләнә, тынлык ярып,

Төш күрә ахры балам.

Кайда йөрисең төшеңдә,

И, газизем, багалмам!

 

Арган, талчыккан тәнеңә

Дәва табылыр, балам.

Ышаныч югалткан күңелең,

Тынычланырмы, балам?

 

Җан тынычлыклары теләп,

Догалар кылам, балам.

Киләчәгең якты булсын,

И, газизем, багалмам!

 

Резидә ХРАМОВА

 

 

Комментарийлар