Логотип «Мәйдан» журналы

РЕЗИДА ФАЙЗУЛЛИНА

(Биектау районы, Чувашиле авылы)

Мин авыл кызы. Мәктәпне тәмамлап, Казанга килдем, укытучы булу иде теләгем, язмыш заводка алып килде. Гомер буе, лаеклы ялга чыкканчы, бер урында, бер цехта моторлар төзү берләшмәсендә эшләдем. Авиация техникумын тәмамлап, кызыл диплом алдым, ике ул үстердем. Тормышны, кешеләрне, сәнгатьне яратам, бераз гармунда уйныйм, бераз жырлыйм, бераз үземнең кайбер шигырьләремә көйләр дә язгалыйм. Язу диюем дөрес тә булмас, музыкаль белемем юк. Лаеклы ялда булсам да, хезмәт биографиям дәвам итә: Казан Кремле музей тыюлыгының экскурсияләр бүлегендә кассир булып эшлим. Тормышны, кешеләрне, үзебезнең тарихыбызны, үткәнемне, телемне яратмасам, бу минем эш урыным була алмас та иде, мөгаен. Туган ягым да Казаннан ерак түгел: Биектау районы Чувашиле дигән авылдан чыгышым. Бик матур урында урнашкан, табигате гүзәл, тырыш халкым яши анда. Тарихта эзләре калган төбәктә тууым бн горурланып яшим.

 

***

Сине югалтудан җаным өшегәнгә,

Салкыннарда туңып, калтырап,

Сөңге бозлар гүя мине яралыйлар,

Шәлләреңне салам иңнәремә аптырап.

 

Мамык шәлләреңне иңнәремә салсам,

Тоям сыман, әни, синең жылыңны.

Дөрләп янган учак утларына

Алыштырып булмый бит бу җылыны.

 

Изрәп китеп җылы куеныңда сыман,

Арынасы иде салкын газаптан.

Мамык шәлләреңне иңнәремә салсам,

Гүя җылы кочагыңа чумам кабаттан.

 

                    ***

Моңсу быел көзләр....

Яфрак-агач игән башларын.

Соры болытлар да әнә

Җыерган кук кашларын.

 

Басу-кырлар уйга чумган,

Шаярмый шул җилләр дә.

Моң-сагышлар йөри янда,

Сәер тынлык бүген өйләрдә.

 

Күзләр елмаялар башка төрле,

Йөзләрдә дә көзге моңсулык.

Янәшәдә генә хәвеф-хәтәр,

Йә Ходаем, бирә күр син сабырлык.

 

Яшь аралаш елмаерга теләп

Озатып кала ана баласын.

Уйнар өчен китмиләр бит,

Кем агартыр сугыш карасын?!.

 

Моңсу быел көзләр...

Ни булды соң сиңа, әй дөнья?

Гүзәл җирем елый үкси-үкси,

Ул да бүген кайнар яшь коя.

 

***

Көзләр иңгән сиңа, туган авылым,

Болын, басу, кырларда

Бер моңсулык сизәм,

Кушып җырлый торган җырларга.

 

Сүзләре дә җанга үтә торган,

Ә моңында йөрәк авазы.

Үтәр көзләр,

ап-ак кышлар,

Ә син язлар булып кал әле.

 

Күкне иңләп очкан болытлар да,

Көзге ачы җилләр дә,

Коеп яуган салкын яңгыр,

Өшетмәсләр сине, беләм лә.

 

Чыныктырган сине гасырлар,

Бер-бер артлы узган еллар да.

Нигез ташларында ата-бабам рухы,

Карашлары саклый безне юлларда.

 

Мин дә сиңа күңел җылым бирәм,

Миндәйләрең синең бик күпләр.

Сөю җыры, мәхәббәтем булып,

Йолдызлар сибелә күктән.

 

Һәрбер фасыл да яшәртә күк сине,

Булалмыйсың син бүтән.

 

                  ***

Уйлар тагын алып китте,

Алып китте еракка.

Ерак юлларымнан бүлеп

Туктамакчы бер чатта..

Әллә көзләр соңлаганмы,

Әллә үзем шунда адашкан,

Шушы чатта нидер эзләп

Мин түгелме саташкан?

Уйлар алда, үзем монда

Әй тартышам юллар чатында.

Уйларымны йөрәк кабул итми.

Үз кануны тартыша.

Йөрәгеңне тыңла диләр,

Йөрәк эше икенче.

Уйлар белән йөрәк карышканда,

Мин бит булам өченче.

Өченчесе артык, ни булса да

Кайтыйм әле әйләнеп.

Сары көзләремдә уйлар белән

Булмас болай «бәйләнеп».

Уйлар, уйлар... менә шулай

Тынгы эзләп төннәрне,

Тагын кайтам чынбарлыкка

Ялгыз мендәр аңлый серләрне.

 

Резида ФАЙЗУЛЛИНА

Комментарийлар