Логотип «Мәйдан» журналы

РӘМЗИЯ ҖИҺАНШИНА

(Зәй районы)

Мин Зәй ягы кызы. Милләтебезгә асыл затлар биргән Түбән Биш урта мәктәбендә укыдым. Көчле мәктәп булып тарихка кергән. Шулай булмаса, бер чыгарылыштан 3 егет, Рабит Батулла,Николай Дунаев, Хәмзә Арсланов гап-гади авыл мәктәбеннән Мәскәүнең Щепкин уку йортына барып кермәсләр иде.
Мәгариф, мәктәп темасы, щуңа бәйләп милли тәрбия көнүзәк
темаларның иң әһәмиятлесе дип әйтер идем мин.Төрле марафоннар барышында мин бу темага пост саен ук булмаса да, еш кына кагылганмын икән. Чөнки бу минем авырткан җирем.
Бүгенге көндә гаиләм белән Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерәм. Бик тә зәвыклы “77 нче гимназия”дә эшлим, Хезмәтемнең нәтиҗәсе "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе булса, укучыларымның якты карашлары яңа үрләргә рухландыра.
Тормыш иптәшем Гамир белән кыз һәм ул тәрбияләп үстердек. Шуңа күрә дә дәресләремдә төбәк тарихын, гаилә кыйммәтләрен өйрәнүгә күбрәк урын бирәм, милли узаң тәрбияләү максатыннан тарихыбызны сөйлим, кызыклы материаллар табарга эш бирәм, татарча газета журналларга мөрәҗәгать итәбез. Иң әһәмиятлесе:үз сүзләрен өздереп әйтә белсеннәр, милләте, нәсел-нәсәбе белән горурлансыннар, нәселләренең дәвамчылары булсыннар.

 

АК КАЕН ЯФРАГЫ УЧЫМДА
Сап-сары яфрагы каенның
Тын гына учыма сыенды...
Кыйбласын югалткан кешегә
Яшәве бу җирдә кыендыр...

Җәй башы түгел шул. Көз кергән.
Яфракның язмышы шундыйрак.
Сукмакка түшәлгән ишләре
Аякка урала, пышылдап:

‒ Ямь-яшел чагымда язларын
Лепелдәп серләштем җил белән...
Сизелми гомернең агышы,
Җәй башы түгел шул. Көз кергән.

Ак каен яфрагы учымда.
Сап-сары битеннән җил үпкән.
Язлардан, җәйләрдән сукмагым...
Атлыймын тын гына. Көз җиткән.

ХӘТЕР
Сискәндем.
Җанымда яралган шигъри сүз
Уятты ваемсыз йокымнан.
Ничекләр бер җепкә тезәсе
Хәтерем таралган, йолкынган.
Сискәндем.
Язларда ярсыган Иделдәй
Йөрәгем канымны куалый.
Тарихым таланган, тапланган,
Милләтем хәлләрен...Кем аңлый?!
Сискәндем.
Айбалта йөзендә Казаным,
Сагышлы Ханбикә күренә.
Сабый җан Үтәмеш хан белән
Керттеләр каекның түренә...
Шикләнмим.
Халкымның күңелендә кол түгел,
Милләтем хәтере син, Сөем!
Иманым, ышаныч-өметем,
Саф җаным, җырларым син, көем!

***
Кыш исе һавада. Тып та тып
Кар катыш яңгырның тавышы.
Болытлар иңендә үзгә моң ‒
Көзләрнең хушлашу сагышы.

Аклыкка күмелгән дөньяны
Күз яше көземнең эретер.
Зәмһәрир суыклар алдыннан
Тамчысы яшенең эредер.

Кыш исе һавада. Кары да
Нарасый җиркәйгә сарыла.
...Бу әле ялган кыш. Күз яшьле...
Шуңадыр сукмаклар сары ла.

Кар катыш яңгыры сагышлы...

САНЛАУ ҺӘМ САНАУ
‒ Ярым ятып, шундый тәмле итеп
Утырасың залда диванда.
Куеныңа кереп сыеныймчы,
Торыр эше, качмас урманга.

Яратмасам тагын. Хоккейны, дим.
Санап утырырмын алканы.
Куенында җылы, рәхәт синең,
Якын китермәмен башканы...

Кит, дисеңме? Үзем генә карыйм?!
Менә тагын... ярар, карарсың.
Ничә процентыннан өлеш тия?
Сиңа, димен. Ничек санарсың.

‒ Кесәм сай ла, үзләренә булсын.
Кирәк түгел кеше өлеше...
Кырын ятып алка санау рәхәт ‒
Өлешемә тигән көмешем.

Кит инде бар. Тагын керттеләр бит.
Күзең каты, кит, дим. Җиңелә.
‒ Алар уйный белмәгәнгә әллә,
Мине гаепләве җиңел лә.

‒ Үпкәләде тагы. Мин яратып кына.
Исең киткән икән юк сүзгә.
...Кайчагында бер сәбәпсез генә
Килә җитә яше бит күзгә.

ӘТИЕГЕЗ
Әтиегез, дия иде әнкәй...
Сабый чакта, аннан зур үскәч.
Әтиегез, шушы гади сүзгә
Күпме наз һәм ярату күчкән.

Әтиегез, дия иде әнкәй...
Шукланганда, киңәш сорасак.
Әткәй-әнкәй-затлы бер бөтенлек.
Күң(е)лем түрләрендә торалар.

Әтиегез. Инде үзем көнгә
Кабатлыймын ничә мәртәбә?
Әтиегез. Улым, кызым өчен
Әйтә алу олы мәртәбә.

Әтиегез. Шушы олпат сүзгә
Олы хөрмәт, чын ярату сыйган.
Әтиегез, диеп елмаям да
Кабат кочагына сыенам.

 

Рәмзия ҖИҺАНШИНА

Комментарийлар