Логотип «Мәйдан» журналы

НАИЛӘ ВӘЛИЕВА-ХӘКИМОВА

(Актаныш районы, Күҗәкә авылы)

Актаныш районының Күҗәкә авылында 1960 елның 30нчы июлендә дөньяга килдем. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Пучы авыл урта мәктәбендә белеп алуны дәвам иттем. Өлгергәнлек аттестатын алып, сатучылыкка укыдым. 1980 елдан Минзәлә районының Хуҗәмәт авылында яшим.

 

БАСМА...

Бөдрә таллар җилдә иркәләнеп,

Дулкын иңнәренә сарыла.

Камышлардан сузылган таныш моң

Хәтерем ишегенә кагыла...

 

Тар басма моңаеп, сабыр гына

Озатып кала узган-барганны.

Күпме үттек без дә бу юллардан,

Су-көзгедә юдык кулларны.

 

Инде хәзер иелеп, яшь киленнәр

Кер чайкамый монда күптәннән.

Басмада эз салып киткәннәрең

Сәлам юллый бүген читләрдән.

 

Күзләремне йомдым... үткәннәрнең

Кайтавазын тойдым беразга.

Талларга сөялеп яшьлек ярым

Көтә кебек мине шул ярда.

 

Күпме серләр сыйдырган бу басма...

Күпме сөюләргә ул шаһит.

Басма елга ярын гына түгел,

Җаннарны да кавыштырган бит.

 

Гомер узган, бик күп еллар аша,

Сөеп карыйм зифа талларга,

Минем эзләрем дә ярылып ята

Басма тоташтырган ярларда.

 

«ОНЫТ!» ДИМӘ...

Ялгызлыкның төне озын аның,

Хәтер килә янга, син булып.

Әйтелмичә, үкенечкә калган

Сүзләремне тезәм ашыгып.

 

Сыгылган бу диеп уйлама син,

Юк, сынмадым... түзәм барсына,

Җиңел димимен лә, әле һаман

Сагыш кылым зыңлап тартыла.

 

Бергә таң аттырган чаклар истә,

Күктән йолдыз чүпләп биргәнең.

Пар гомердә без бәхетле идек,

Мин ул чактан әле китмәдем...

 

Оныт димә... ары яшәр өчен,

Синле уйлар миңа көч бирә.

Йөрәк теленгәндә, яшәү көчен

Бирсә бирер синле төш кенә...

 

МОҢЛЫ КОШЫМ

 

Өй артымда бер кош сайрый өзеп-өзеп,

Нидер сөйли кебек миңа, тезеп-тезеп,

Кошлар телен оталмадым, ни хәл итим,

Өзгәләнә, әллә кошым нидер сизеп?

 

Көзләр көен жырлыйсыңмы әллә шулай,

Һәр нәрсәнең үз вакыты бар шул, дускай,

Җәйләрдән соң көз булгандай, гомернең дә,

Көзләре бар, шунсы кыен аның, кошкай!...

 

Уфтанма әле, моңлы кошым, җырлы дустым,

Сайра әле, туктап калма көзен, кышын,

Матур җәйләр, көзләр яме, кыш аклыгы

Яз сулышы күңелеңә моң тутырсын!!!

 

 

ЕЛЛАР ЯТТЫ АРАЛАРГА

 

Елганын бер ярында мин, берсендә син,

Еллар санап, сулар акты араларда...

Синнән алып, мина кадәр кул сузымы,

Үрелдем, тик житмәде буй каршы ярга...

 

Еллар узды, язмыш безне аямады...

Киртә булып, еллар ятты араларга,

Куллар кулга җиталмады, тырышсак та,

Үкенечләр калды җанны яраларга...

 

ТӨРЛЕ ЧАКЛАР БУЛА

 

Халәтемнең төрле чаклары бар,

Тыныч кына торган чагы... ярсыганы...

Сөенечтән үргә сикерер чаклар була,

Үзәкләрне өзә кайчак кыен чагы..

 

Хисләремнең төрле чаклары бар...

Моң түгелә чайпалыплар, жырлар булып.

Елар булам үкерепләр,кайчакларда...

Түзә алмый, гел юкка да, күңел тулып.

 

Күңелемнең төрле чаклары бар...

Үткәннәрем уйлап, бик еш уйга калам.

Кичте баштан төрле хәлләр, балаларга

Матур тормыш язсын берук, әй бер Аллам!

 

Нишләсәм дә, көйләсәм дә,көенсәм дә,

Сабый кебек сөенсәм дә, бер дә юктан,

Үткән юллар тик минеке, ул елларда

Минем язмыш, минем хисләр, минем дөньям!!!

 

ЯКЫН КЕШЕҢ

 

Сынаулар белән көрәшеп яшисең син,

Тырышасың, җир тырмашып, кысып тешең,

Сындырсалар әгәр соңгы өметеңне...

Борчылма син, канат куяр якын кешең...

 

Ул якының..сиңа яшәү бүләк итәр..

Бар халәтен багышлар ул синең өчен,

Дарулардан файдалыдыр йомшак сүзе...

Авырсынмас, беркайчан да сытмас йөзен...

 

Саклар сине, ышыклар ул усал жилдән...

Тел тидермәс...сүз әйттермәс берәүдән дә.

Ярты җанын бирер ярып, кирәк икән...

Ихласлыгы...үлчәнмәс бер үлчәүдә дә...

 

Өмет канатларың ныгыр, ул бар чакта,

Бергә- бергә, сыгылмыйча авырлыкта

Яшәү кирәк, алга таба, рәхмәт белән.

Аның кулын...кысып тот та учларыңа...

 

ИРКӘ ҖИЛЕМ

 

Кыйблалардан искән җил китерсен,

Хәбәрләрнең изгеләрен, көткәннәрен.

Йөрәкләргә рәхәт булып ята торган,

Тыныч кына чәчтән сыйпап үткәннәрен.

 

Иркә җилем, йомшак җилем, син китергән

Изге хәбәр бар җиhанны чолгап үтсен.

Синең назлар өметсезгә өмет өстәп,

Авыруга җан дәвасы, шифа бирсен!

 

Ягымлы җил, син шаян җил, мәрхәмәтле,

Ялгызларны парлы ит син, мәхәббәтле...

Парлыларга сөюләрнең сафын өләш,

Ул сөюдән бар галәмгә чыксын өлеш..

 

Сабыйларны бәхетле ит, пар канатлы,

Очсын алар биеклеккә...юлларында

Саксыз булма берүк, җилкәй, каты исмә,

Усал исеп, бәхетләрнең юлын кисмә!

 

Мәрхәмәттән балаларга өлеш чыгар,

Ата-ана хакын берук, хакларлык ит!

Юмарт бул, җилкәем, иң мөhиме...

Ятимнәр булмасын жирдә, әгәр булса...

Ачы күз яшен аларның син сөртеп үт!

 

Йомшак җилем, изге җилем, син изге бит...

Ышанычлар аклансын ла,синдә өмет!!!

 

 

ХЫЯЛДА ӨМЕТ БАР

 

Кешене хыял яшәтә,

Ул аны хәтта яшәртә..

Хыял-яшәү көче бирә,

Җилкендерә, яшьнәтә.

 

Яшәп булмый хыялларсыз,

Хыялларда өмет бар!

Хыялый күңелкәемдә,

Юк-бар уйга урын тар!

 

Хыялларда өмет бар....

 

 

ЮЛЛАРДА

 

Үземә язылган катлаулы юлымның

Үтелде, сүтелде, байтагы....кубесе...

Сынала, абына атладым ул юлдан,

Очрады шатлыгы, хәсрәте...төрлесе...

 

Ышанмый ялганга, бирешми сагышка

Сынмый, сыгылмыйча, килешеп язмышка,

Тырыша, тырмаша атлый бирдем алга...

Тынгысыз йөрәгем, кысып тотып учка...

 

Уйларым буранлый, ә мин шул буранда...

Тырышам адашмый атларга hаман да...

Язсын, дим, ходаем, насыйп елларымны

Узарга абынмый, буранлы юлларда.....

 

СУЛАР СИПСӘҢ

 

Шатлыкларым бик күп, куанычтан,

Сахраларга чыгып, жырлар булам...

Чиктән ашкан дәртле җырларыма,

Кошкайлар да кушылып сайрар сыман!

 

Сагышларым салкайларга салып,

Агызырдай булган чаклар да күп...

Сагыш-зар төягән ул салкаем

Авырлыктан шунда ук батар күк.

 

Күңел шул ул...берчак сагышлана,

Дәртләнә дә кайчак, канат кага,

Сулар сипсәң, өметләргә сусар гөлгә,

Яшәрә ул, бәхет булып яфрак яра!!!

 

ЯШӘҮ ЯМЕН ТОЕП ЯШИК

 

 

Саф күңелле, ихлас булу кирәк,

Ике йөзле булу килешми.

Санлап яшәү кирәк бер-береңне,

Ямьсез, усал сүзләр түгешми!

 

Чын йөрәктән булсын әйтер сүзең,

Тәмле телле булып кыланма!

Ачылыгы сизелеп торыр барыбер,

Шикәр, балларына мансаң да.

 

Сүзнең жәрәхәте тирән аның,

Ярасыннан кан-яшь түгелер...

Гомер кыска, ялгыш төзәтергә,

Җитә алмый калыр бер гомер...

 

Ямен-тәмен тоеп яшәү кирәк,

Насыйп булган, язган гомернең.

Таш белән атышмыйк аш атканга,

Тормыш матур! Белик кадерен!!!

 

Наилә ВӘЛИЕВА-ХӘКИМОВА 

Комментарийлар