Логотип «Мәйдан» журналы

НАИЛ НУРЫЕВ

(БР, Мәчетле районы, Яңа Мөслим авылы)

1964 елның 12нче октябрендә туганмын.

5нчедә укыганда, “Ялкын”  журналында беренче хикәям басылып чыкты. “Ерак планетада” дип атала иде ул.

1982 елда мәктәпне тәмамлагач, ике ел армия сафларында Тын океан ярларын таптаганнан соң, Казан педагогия институтына укырга бардым. Казанда үземнең иҗатымны чарладым, күп кенә шәхесләр белән аралаштым. Фәиз Зөлкәрнәй, Нияз Акмал, Рәшит Ягъфәров, Равил Кукушкин, Мансур Вәлиевләр әнә шундыйлардан. Әдәбият мәйданында юл салынган иде кебек минем өчен. Ләкин, гаиләдә төпчек бала булу сәбәпле (бу вакытта абыем да гүр иясе иде) педагогия институтын тәмамлау белән, туган авылыма кире әйләнеп кайттым. Хәләлем Сәриям белән бер кыз, өч ул үстердек. Алар да үз юлларын тапты.

 

АВЫЛЫМНЫ ЧИТЛӘР БАСКАН...

Авылымны читләр баскан,

Чит телдә сөйләшәләр.

Чит телдә сөйләшәләр дә

Чит телдә көлешәләр.

 

Кайда синең айлы кичең,

Гармуның, бию-җырың,

Сабан туйларын гөрләткән

Улларың һәм кызларың?

 

Олыларны олы итеп

Санлаган балаларың,

Кара түгел, ак иде бит

Кышын яуган карларың!

 

Тамырларың булды тирән,

Кемнәр чокып корытты,

Аяз көнне авылымны

Кемнең каһәре сукты?!

 

Әй авылым, ни булды соң,

Рәнҗетте сине кемнәр,

Әле күптән түгел генә

Яши идең син гөрләп.

 

Бүген килеп бер карасаң,

Бер тавыш юк урамда.

Бала-чага, әби- бабай

Утыра телефонда.

 

Туган телен белми бала

Ата-ана ни карый.

Бабайларның васыятен

Таптарга шулай ярый?!

 

Әби-бабай качып килгән

Чукыну афәтеннән.

Ул-кызларың чукынадыр

Тәмәке-хәмеренә...

 

Ниләр булды, ник елыйсың,

Кемнәр сине рәнҗетте;

Кемнәр килеп кара төндә

Телең-денеңне кисте?

 

Әй авылым, бу бит синең

Үзеңнең балаларың,

Матур киләчәк эзләп

Упкынга барулары.

 

Авылымны читләр баскан,

Чит телдә сөйләшәләр.

Чит телдә сөйләшәләр дә

Чит телдә көлешәләр.

 

СИН КАРАДЫҢ МИҢА, ГҮЗӘЛ ШӘРЫКЪ КЫЗЫ

Син карадың миңа, гүзәл шәрыкъ кызы,

Керфекләрең аша өздереп.

Әйтеләсе сүзләр кинәт тел очында

Әйтелмичә калды өзелеп.

 

Син карадың миңа, гүзәл шәрыкъ кызы,

Нинди уйлар шунда уйладың.

Йөрәгемнән, тамырлардан агып,

Бар тәнемә утлар таралды...

 

Син карадың миңа, гүзәл шәрыкъ кызы,

Йөрәгемне алдың әсиргә.

Тын алышың-кайнар сулышың да

Охшап калды чишмә ‒ Кәүсәргә.

 

Син карадың миңа, гүзәл шәрыкъ кызы,

Чиксезлекнең иң-иң читеннән.

Ә үзең соң, үзең шундый якын,

Янәшәмдә генә икәнсең.

 

Син карадың миңа, гүзәл шәрыкъ кызы,

Өзелепләр нигә карадың.

Өнемдәме, әллә төшләремдә

Йөрәгемә кереп калалдың.

 

ЯЛГЫЗ КЫР КАЗЫ

Баш өстеннән очып үтте

Ялгыз кыр казы.

Кыр казлары парлы була,

Булмый аның парсызы.

 

Ерак юлда арыганмы,

Канатлары талганмы;

Кыр казының җан дускае

Адашыплар калганмы?

 

Әллә инде явыз аучы

Мылтыгыннан атканмы;

Пар казларның бер сыңары

Мәрхүм булып калганмы?

 

Ялгызлыкка ничек түзәр

Сыңар кыр казы.

Төшләренә керәдер шул

Якын дускае.

 

Йөрәккәе әрнидер шул

Җан дускае булмагач.

“Кыйгак- кыйгак,” ‒ каз кычкыра,

Сөйгән яры кайтмагач.

 

“Кыйгак- кыйгак,” ‒ каз кычкыра,

Ялгыз кыр казы.

Сагыш тулы тавышында

Әрнүе, сөю- назы.

 

КАЙТАМ ДИДЕМ, ЛӘКИН КАЙТМАДЫМ

Беренче чечен сугышында батырларча һаләк булган авылдашыбыз Ришат Хәйруллин истәлегенә

Кайтам диеп киттем, кайталмадым,

Туган йортны кабат күрмәдем.

Түбәләрдән тамган көмеш тамчы ‒

Әниемнең гүя күз яше.

 

Әниемнең гүя күз яше,

Йөрәгемнән кызыл кан акты.

Кан түгелдер, гүя моң тамды,

Шуның белән гомер очланды.

 

Шуның белән гомер очланды,

Кайтам дигән улың кайтмады.

Әллә инде Ходай күпсенде,

Янәшәдә мина шартлады.

 

Янәшәдә мина шартлады,

Кара болыт җирне каплады.

Кисәк кенә миңа ни булды,

Күктә кояш, кошлар юк булды.

 

Күктә кояш, кошлар юк булды,

Йөрәгемә ярчык кадалды.

Ярчыкмы соң ? Әллә язгы таңда

Ак томанга кереп адаштым.

 

Ак томанга кереп адаштым,

Чыгар юлны һич тә тапмадым.

Бәргәләнә минем самими җан,

Сагынуга киртә юк сыман.

 

Сагынуга киртә юк сыман,

Җаным сезне һаман юксына.

Кайтыр идем, юллар юк икән,

Аера безне еллар упкыны.

 

Аера безне еллар упкыны,

Өметләрем калды еракта.

Бер үкенеч ята йөрәктә,

Кайтам дидем, ләкин кайтмадым.

 

СИН КӨТ МИНЕ, ӘНИ!

Көтәсеңдер, әни, миннән хатлар,

Иртәсен дә кичен һәркөнне.

Көтәсеңдер, әни, карлар яуса,

Төпчегеңнән хәбәр килгәнне.

 

Тәрәзәдән, әни, карыйсыңдыр,

Хат ташучы үтсә урамнан.

Нигә улым, нигә тилмертә дип

Сорыйсыңдыр, әни, бураннан.

 

Хат ташучы эзен карлар күмә,

Ә җавабын җилләр очыра.

Күзләреңне, әни, алалмыйча

Карыйсыңдыр авыл очына.

 

Көтмә, әни, хатлар иртә-кичен,

Көтмә, әни, җилсез көннәрне.

Син үземне көт, хатлар алдый,

Тик алдыйлар алар күңелне.

 

Мин кайтырмын, әни, һич карамый

Кот(ы)рып үскән усал җилләргә.

Тик хәбәрем түгел, үзем кайтам

Туып- үскән якын җирләргә.

 

Наил НУРЫЕВ

Комментарийлар