Логотип «Мәйдан» журналы

НӘФИСӘ МИРЗАХАНОВА

(Мөслим районы, Исәнсеф-Чишмә авылы)

Мин Татарстанның Мөслим районы Исәнсеф-Чишмә авылында туып үстем. Хәзерге вакытта Башкортстанның Бакалы авылында яшим. Шәфкать туташы булып эшләдем, хәзер лаеклы ялда. 58 яшьтәмен. Шигырьләрне 2020 елның язында үзем өчен, күңел өчен дип яза башладым. 500дән артык шигырем бар, әкренләп интернетка куя барам.

 

ПРОФБИОГРАФИЯ

Исәнсеф-Чишмәдә туып,

Башлангыч белем алдым.

Урта белемле булам дип,

Тат. Бүләргә дә бардым.

 

Минзәләдә укыдым да

Шәфкать туташы булдым.

Ел ярым авылда эшләп

Бик күп тәҗрибә алдым.

 

Язмыш беркөн алып китте

Бакалы якларына.

Башта ярдәм күрсәттем мин

Мәктәп балаларына.

 

Аннан үзәк больницага

Китерде мине юллар.

Хирургия бүлегендә

Үттеләр байтак еллар.

 

Постта эшләү, төнге смена,

Аннан реанимация;

Унөч ел буена көн - төн

Ясау операция...

 

Шуннан беркөн Раббым миңа,

Җитәр эшләргә, диде.

Ә хөкүмәт әзме - күпме

Акча да бүлеп бирде.

 

Син кайларда яшисең дә,

Эшлисең, диләр, кайда.

Пенсиядә шигырь язып,

Ятамын менә "райда"!

 

ӘНИ КӨТӘ УЛЫН

Әни кеше яши... Елмаюлар

Качкан төсле аның йөзеннән.

Бер Раббымнан сорый улы өчен,

Тәгәриләр яшьләр күзеннән.

 

Көндезләре үтә улын уйлап,

Төннәрен дә чыкмый исеннән.

Үзе саклап йөрер иде улын,

Килсә әгәр аның көченнән.

 

Канатларын җәеп чыгар иде

Мәрхәмәтсез дошман утына;

Һич булмаса, миңа тисен диеп,

Тик тимәсен диеп, улына.

 

Солдат көнкүреше ул кадәр үк

Мөһим түгел газиз анага.

Улы ныклы, чыдар барына да,

Исәнлеге кирәк аңарга.

 

Эшкә чумып, уздырмакчы ана,

Акрынаеп калган вакытны.

Тизләтмәкче, газизкәе кайтып,

Кочагына алган шатлыкны.

 

Ә хәзергә ана бер Раббымнан

Сорый тизрәк сугыш бетүен.

Көне-төне догаларын укып

Дәвам итә улын көтүен.

 

БӘЙРӘМЕҢ БЕЛӘН, БАШКОРТСТАН!

Башкортстан! Синдә тумасам да,

Туган җирем кебек үз иттем.

Татар ‒ башкорт, күп нәрсәбез уртак,

Син дә мине бик тиз үз иттең.

 

Курай моңы белән кымызыңны

Үз чәкчәгем кебек яраттым.

Үз телемдә җырларымны көйләп,

Синең киңлекләргә тараттым.

 

Миңа якын синең табигатең:

Җәйрәп ята елга-күлләрең.

Шаулап тора катнаш урманнарың,

Болыныңда чәчкә-гөлләрең.

 

Агиделең, Нугуш, Инзеркәең,

Юрюзәнең ага җәелеп.

Яктыкүлең белән Аслыкүлдә

Су коена халкың сөенеп.

 

Ераклардан дәшеп тора биек

Шиханнарың, Куштау, Ямантау.

Шифаханәләрең бик күп синең,

Карагаең, Аең, Янгантау.

 

Шүлгән ташың, Аскын мәгарәсе

Саклый борынгылар тарихын.

Атыш шарлавыгың һәм Гадельша,

Мавзолейлар, берсе Турахан.

 

Бөек шәхесләргә бай син үзең:

Муса Гәрәй, Фәйзи, Акмулла.

Башкортлыгын яклап, җанын биргән

Салаватың гына ни тора!

 

Шәһәрләрең үсә, матурая,

Авылларың килә яңарып.

Башкалабыз Уфа яшәп ята,

Танымаслык булып, зураеп.

 

Дүрт миллион кеше, йөздән артык

Милләт яши синдә, дус булып.

Буыннардан күчеп килә синдә

Күршеләргә хөрмәт, яхшылык.

 

Бәйрәм белән сине, Башкортстан!

Яшә, гөрлә, шаулап чәчәк ат!

Синең даның саклап горур торсын

Аты белән батыр Салават!

 

ВАКЫТ ЧАБА, Ә МИН АШЫГАМ

Гел ашыгам никтер,

Туя алмам кебек

Яшәүләрдән җирдә куанып.

Гомер кыска бит ул,

Вакыт җитмәс төсле,

Уйларымда калам югалып...

 

Гомер йомгаклары

Ифрат тиз тәгәри,

Төйнәлә, йә китә чуалып.

Әллә олыгаю,

Күңел яши хәзер,

Үткәннәре белән юанып.

 

Төен сүтеп-чишеп,

Якты өмет итеп

Йөгерәләр айлар, еллары.

Һәрчак тигез түгел,

Сикәлтәләр тулы,

Йә бормалы аның юллары.

 

Ә яшисе килә,

Яшьлектәге сыман,

Карап ераккарак ‒ офыкка.

Хыял гына очмый,

Күптән ияләшкән

Офыкларның чиге юклыкка.

 

Гомер юлы инде

Кыска калып бара,

Вакыт чаба, ә мин ашыгам.

Әле эшләнәсе

Күпме эшләрем бар,

Өметем бар, шуңа ашкынам.

 

ӘЛЛӘ НИГӘ

Кайчак йөрәк хәлсезләнеп кала,

Башка ярсып

Тибә алмас кебек тоела.

Тормыш җиңел, яшәүләр дә рәхәт,

Тик шулай да,

Күңелем дә никтер боега.

 

Көзләр шулай тәэсир итә микән,

Әллә инде,

Гомер үтү борчый күңелне.

Яшиселәр килә өр-яңадан,

Аңласам да,

Беркайчан да мөмкин түгелен.

 

Гомер юлы байтак үтелгән шул,

Арыткандыр,

Тузаннары, җиле-яңгыры.

Әллә азмы, яшәү көче биргән,

Сөенечле,

Шатлык-куанычлар яңгыры.

 

Кайчак йөрәк хәлсезләнеп ала.

Әллә нигә,

Күңел кояшы да сүрелә.

Бу дөньяда бар да кабатлана,

Килми калмас

Якты көннәр диеп йөрелә.

 

Нәфисә МИРЗАХАНОВА

Комментарийлар