Логотип «Мәйдан» журналы

ЛИЛИЯ ГАЙСИНА

(Актаныш районы, Такталачык авылы)

Мин , Гайсина Лилия Фәнил кызы, Актаныш районының кечкенә генә Мерәс авылында туганмын. Мәктәптә урта белем алып, Татар дәүләт гуманитар педагогика университетын кызыл дипломга тәмамлап, үз туган ягыбызга эшкә кайттым. Гаилә корып, ирем Радик белән ике кыз, бер ул үстерәбез. Мәктәптә инглиз теле укытам, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын башкарам. Буш вакытымда шигырьләр, кечкенә хикәяләр язарга, әдәби, иҗади бәйгеләрдә катнашырга яратам. Язмаларым күбрәк туган як, гаилә кыйммәтләре, якыннарыбыз турында.

 

УЙЛАРЫМДА ЙӨГЕРЕП СИҢА КАЙТАМ

Сагынудан йөрәк әрнегәндә,

Үз-үземә урын тапмасам,

Уйларымда йөгереп сиңа кайтам,

Сагышымны синдә таратам.

 

Күңелем белән иңлим тау битләрен,

Урман-күлен, елга, чишмәсен.

Үлгәннәргә хәер-дога кылам,

Алар безгә рәнҗеп ятмасын.

 

Уйларымда балачакка кайтам:

Йөгереп уйныйм яшел аланда,

Ә кышларын чаңгы-чана шуам

Кар-көрт баскан текә ярлардан.

 

Балачакка юллар ай-һай урау,

Балачакка юллар бормалы.

Балачагын өзелеп сагынмаган

Җирдә берәр тере зат бармы?

 

Бармы икән кендек каны тамган

Берәү туган ягын белмәгән?

Уйларында балачакка кайтып,

Гел-гел адашыплар йөрмәгән ?

 

Юктыр. Булмас. Ышанасы килми

Җирдә бәгырьсезләр барына.

Күпләр гомерен корбан итә ала

Бары туган ягы хакына.

 

АВЫЛЫМА

Ялан тәпи йөргән урамнарың

Төшләремә кереп йөдәтә.

Сагындыра икән туган авыл,

Яшь барса да, гомер үтсә дә...

 

Күңелемне сагыш чорнап алса,

Җан эзләсә үзенә тынычлык,

Уйларымда синең янга кайтам,

Йөрәгемә җыям сабырлык.

 

Үпкәләмә, авылым, рәнҗемә дә

Синнән киткән газиз балаңа.

Үзе түгел, аны тормыш йөртә

Язмышына язган юллардан.

Ә ул юллар гади генә түгел,

Һәркемнеке авыр, катлаулы.

Кемнәргәдер кайту насыйп әле,

Ә кемнәргә юллар бормалы.

Кендек каны тамган туган төбәк

Һәр баласын көтә сагынып.

Кайталганнар бик тә бәхетлеләр

Читтә калганнарга авырдыр.

Кан тартмаса, җан тартадыр диләр.

Хак, ышанам шушы сүзләргә.

Өлкәннәрнең үзләреннән ишеттем:

Теләмиләр читкә китәргә!

 

ӘНКӘЙ КҮҢЕЛЕ

Ана күңелен кемнәр аңлый ала?

Аңлый үзе ана булганнар.

Балам диеп, үзәкләре өзелә

Газизләре һәлак булганнар.

 

Ана йөрәгендә мең-мең яра,

Кем ясаган, нидә сәбәбе?

Төзәтерлек аны бармы дәва,

Кемдә икән шифа, ярдәме?

 

Сау- сәламәт бала, акыллы ул,

Ярдәмчел кыз, кияү-килене –

Ана өчен моннан зуррак бәхет

Аңлыйм хәзер мөмкин түгелен.

 

Хәзер аңлыйм, чөнки үзем ана

Кызларыма, нәни улыма.

Балаларым авырсалар, авырыйм,

Борчылсалар, янам борчудан.

 

Ана күңеле – мөлдерәмә чиләк,

Ташып түгелә артык тамчыдан.

Саклый күрик берүк әнкәйләрне

Яман сүздән – яман “камчы”дан.

 

БӘБИ ТУДЫ

Тәмле дә соң нәни бала исе,

Башың әйләнмәле, һай, татлы!

Иренендәге тәүге сөт тамчысы,

Күзләреннән тамган күз яше.

Елмаюы бозны эретерлек,

Күз карашы – йөрәк дәвасы.

Йомшак кулларыннан килгән назны,

Рәхәтлекне каян аласың?!

 

БАЛАЛАРЫМА

Карынымда сабый... Әй талпына,

Хәбәр итә үзенең барлыгын.

Янәшәмдә зурырагы йоклый,

Мин сакчысы татлы йокының.

 

Күрше бүлмәдәге ятагында

Изрәп йоклый тәүге җимешем.

Һәркайсына сәламәтлек бирче,

Һәрбарчасы ‒ бәхет инеше.

 

Тигез канат белән үссен алар,

Сизеп, тоеп ата-ана назын.

Бәхет-тәүфикълары булсын берүк,

Белмәсеннәр борчу-кайгыларны.

 

Гаилә корган көнебездән алып,

Без яшибез сезнең өчен диеп.

Аңласагыз һәм тойсагыз иде

Безнең мәхәббәтне, хәят көчен.

 

Лилия ГАЙСИНА

Комментарийлар