Логотип «Мәйдан» журналы

ИЛШАТ СИБАГАТОВ

(Саба районы, Тимершык авылы)

1972 елның 29нчы маенда туганмын.

Авыл мәктәбендә укып бетереп, армиягә барып кайткач, ветеринария буенча укыганнан соң, үземнең туган авылда әлегәчә эшләп йөрим.

Шигырь язу җене 42 яшьләр тирәсендә кагылды бугай, дөрес хәтерләсәм! Аннан язганнарымны үз сәхифәмә куйгалый башладым.

 

ИСТӘ КАЛГАН

Кемгә чындыр, кемгә ялган,

Әби сөйләгәннән истә калган:

Дәү әнием торып гелән таңнан,

Чыраларын телеп иң беренче

Мичләренә ут элдереп алган,

Табын күрке самавырын куйган,

Сулар салып, саф чишмәдән алган.

Тәмле теле, ачык йөзе белән

Бабаемны эшкә озатып калган.

Камыр басып, әле өч көнгә бер

Мичтә түм-түгәрәк ипи салган.

Элгәресе мичтә булган казан, ‒

Ашны әби шул казанга салган.

Бәрәңге дә тәгәрәтеп алган,

Салып куеп салкын катыкларын,

Төшеп алып бакчадагы баздан,

Шаян оныкларын сыйлап алган.

Әби сөйләгәннән истә калган:

Кеше бигрәк рия белми торган,

Күршеләргә күрше кергән заман.

 

ИПИ ИСЕ

Ерак балачагым бүген искә төште:

Авыл киче, өйдә әче камыр исе,

Мич кырында әни бөтерелеп йөри,

Ипи сала гаилә өчен, изге эше.

Җиңел генә табыннарга ипи күчми:

Он иләге башта әнием кулларында

Алны- ялны белми зыр-зыр эшли.

Агач күәс чиләгендә әче камыр

Үз чиратын тора сабыр гына көтеп.

Камыр басып куеп мич ягылгач,

Кисәү агачына чират, эш күп.

Кече учагын да җайлап куясы бар,

Кызгылт күмерләрне рәтләп этеп.

Ипи көрәге дә үзе мичкә күчми–

Кирәк һаман шул ук әни көче!

Кире кайтмас хатирәләр белән–

Бакча тирәсенә чыгып киттем.

Талгын искән таң җиленнән янә–

Тойдым тәмле пешкән ипи исен.

 

ТЫНЛЫК

Кирәк кайчак дөньябызда тынлык.

Шул тынлыкта бәлкем чынлык–

Йөргән чакта табигатьне тоеп!

Үз көе бар таңнар тынлыгының,

Уянганда кошлар йокысыннан туеп,

Дәртле көйгә сайрап җыру сузып.

Ачык тәрәзләрдә үзгә бер җыр:

Нарасыйлар анда тәмләп елый.

Авыл чите, елга-күлләр аулак урын,

Галәм гизеп була, суга карап, тынып.

Тынлык көе икенчерәк монда:

Тал-тирәкнең шәүләләре бии суда.

Гасырларны кичкән биек ярлар

Бер-берсенә карый горур гына.

Җил ясаган үзләреннән төрле сыннар,

Әйтерсең лә, алар яу батыры,

Ишетелә сыман кылыч чыңы.

Йөргән чакта бер ялгызың оеп,

Дөнья ваклыклары уйга сыймый.

Җан чистара, китә күңел тулып,

Ямьле дә соң табигатьтә тормыш!

 

КАЯ БАРАМ?

Табигатькә качып,

Ни эзлим мин, кая барам?

Барган саен офык ерагая...

Юк! Югалма!

Якын инде ара, тыным каба.

Озакламам, сөеп сиңа кагылырмын.

Кагылмавым хәерлерәк?

Янә янар кызуыңнан йөрәк

Оеп караш сихереңдә, теләп.

Керми хисем сүзсез табынуга,

Табигый ул–

Яратканга кирәк назлап кагылырга.

Тын алырга туктыйм,

Артка юл юк – буран күмә бара.

Күмсен әйдә!

Казыр әле үткәнемне барлаганнар...

Бары алга юлны ярам!

Үземә хас шатлык-сөенечем,

Сагыш-моңым, йөрәк ярам,

Үз язмышым.

Күңел ярган юлдан барам.

 

ТЫН ЕЛГА

Вакыт ул – тын елга, ялварып эндәшми,

Күрсәтми, еласа бөртек тә күз яшен...

Гасырлар сыр салган яралы ярына:

Язылган чорларның аяусыз көрәше,

Дәверләр тузаны катламлап ягылган,

Эзләр бар кылычтан аямый чабылган,

Ядрәләр яңгыры, көтмәгән давыллар.

Орышлар тарихы вакытка язылган–

Кешенең асылы үткәннәр каныннан,

Буыннар хәтере тибә ул тамырда–

Ярсыса, елгасы чыгар күк ярыннан.

 

Илшат СИБАГАТОВ

Комментарийлар