Логотип «Мәйдан» журналы

ГҮЗӘЛИЯ ИСЛАМОВА

(Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы)

Мин 1958 елның 21нче октябрендә Ташкент өлкәсенең Урта Сарай районы Урта Сарай авылында туганмын. Үз-үземне белә башлаганнан бирле Мөслим районы Симәк авылында яшәп, шунда урта мәктәпне тәмамладым. 1976-1978 елларда Минзәлә һөнәр мәктәбендә укып, штукатур - маляр профессиясен үзләштердем. 1978 елдан Минзәлә районының Хуҗәмәт авылында яшим.

 

КӨЗГЕ ЯҢГЫР

Көзге яңгыр көне буе

Сибәли дә сибәли.

Көзнең шушы елак көне

Бар җанымны телгәли.

 

Әй болытлар, әйтегезче

Сез никләргә елыйсыз?

Минем күңел сезгә ияреп,

Тынычлыгым урлыйсыз.

 

Көне буе ява яңгыр,

Ул шулай җаен алган.

Салкын яңгырдан күшегеп,

Дөньясы тынып калган.

 

Әй болытлар, әйтегезче,

Бармы әллә кайгыгыз?

Елап яше бетмәс итеп

Үпкәләтте кайсыбыз?

 

Соры шәлен ябынган да

Елый да, елый һаман...

Күңелемнең бар моңнарын

Мин көзге көйгә салам.

 

Әй көзге көн, елыйк бергә,

Чистарсын күңелебез.

Яшьләр кипкәч, кояш чыгар,

Елмаер күк йөзебез.

 

ЯХШЫЛЫКНЫ ҖИРДӘ ЯТМЫЙ, ДИЛӘР...

«Яхшылыкны җирдә ятмый», ‒ диләр.

Ята икән, ята кайчакта.

Син яхшылык иткән кайберәүләр

Тыкмас иде сине пычракка.

 

Мин таң калам андый бәндәләргә,

Аңлатырга җитми сүзләр дә.

Куңел әрни, йөрәккә кан сава ,

Кайнар яшьләр тула күзләргә.

 

Рәнҗергә дә куркам андыйларга,

Аллам шаһит, үзе барласын.

Рәхмәтеннән ташламасын мине,

Көнең андыйларга калмасын.

 

Яхшылыкны жирдә ятмый, диләр.

Ятмасын ул, әйе, ятмасын.

Белгәннәрем укып дога кылам:

Хагы, нахагыннан сакласын.

 

БАЛАЧАКЛАР

Без урамда үстек.

Ясле, бакчалары

Ул төшкә дә безнең кермәде.

Аяк-куллар чебиләгән булды,

Чәч тә юньләп тарак күрмәде.

 

Иртә яздан кара көзгә кадәр

Яланаяк йөрдек урамда.

Ипи, шикәр тотып чыгып чаптык,

Маргаринны яктык, булганда.

 

Инеш буйларында саз таптадык,

Ботка пешерәбез янәсе.

Кояш ашап, каралып бетә идек, ‒

Истә әле, истә һәммәсе...

 

Бүгенге көн балалары белән

Чагыштырсаң, исең китәрлек.

Өф-өф итеп кенә үстерәбез,

Алар икәү яки бер бөртек.

 

Җиргә яланаяк басу кая?

Котлар оча, чирли күрмәсен.

Ни сораса, шуны тоттырабыз,

Ул үпкәләп елый күрмәсен...

 

Безнең балачак ул ‒ тарих хәзер.

Яңа буын аны ят итә.

Искә төшереп сөйләп алыйм дисәң,

Тыңламыйлар хәтта.

Сүз бетә...

 

ДӨНЬЯ ШУЛАЙ БАРАЧАК...

Кышлар озын, үзе салкын диеп,

Язны көтеп ала күңелләр.

Язлардан соң ямьле җәйләр килә,

Шулай үтә инде гомерләр.

 

Җәйләрдән соң муллыклары белән

Алтын көзне каршы алабыз.

Озын кышка барсын әзерлибез,

Амбарларга илтеп салабыз.

 

Көзләр үткәч, зур хәзерлек белән

Яңа елны зарыгып көтәбез...

Менә шулай озыыын «чылбыр» ясап,

Ипләп кенә гомер итәбез.

 

Дөнья яралганнан бирле

Шулай барган.

Шулай барачак!

Бездән соң да нәкъ искечә калып,

Шулай үзгәрмичә калачак.

 

СОРЫ КӨЗЛӘР КИЛДЕ, ДИБЕЗ...

Соры көзгә килеп кердек, дибез,

Булыр инде соры көннәр дә.

Гел алтыннан гына булмас көз дә,

Ярап булмас инде безләргә.

 

Үзебез дә шулай чуар бит без,

Бер елмайсак, ике елыйбыз.

Авырлыклар булса, һаман миңа

Килеп тора диеп уйлыйбыз.

 

Бер уйласаң, кемнең савыты буш?

Һәркемнең дә бардыр үз уе.

Бу дөньяда һәрберебез сыйлы,

Тик ул кемнең сыек, ә кемнеңдер куе.

 

Көзләр соры, дибез, безнең дә бит

Кәефкәйләр була төрлечә.

Һаман саен көлеп торып булмый,

Дәшмәсәләр сиңа кешечә.

 

Мин дә менә соры көзгә ияреп,

Кереп киттем төрле уйларга.

Шул уйларны бер калыпка салып,

Уйлап торам әле җыйнарга...

 

Гүзәлия ИСЛАМОВА

Комментарийлар