Логотип «Мәйдан» журналы

ГӨЛНУР МИРЗАҺИТОВА

(Мөслим районы Яңа Сәфәр авылы).

Мин, Мирзаһитова Гөлнур Миргали кызы, 1973 елның 29нчы октябрендә Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында туганмын. 1990 елда Баек урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганнан соң кияүгә чыктым, ике кызыбызга гомер бирдек. Бүгенге көндә дә тормыш иптәшем белән Яңа Сәфәр авылында гомер итәбез. Шигырьләрне 2023 елның июнь аенда яза башладым. Бүгенге көнгә язылган 74 шигырем бар.

 

МӘҢГЕЛЕК ЙОРТ КАЙТАВАЗЫ

Тау башында мәңгелек йорт тора,

Иң газизләр анда күмелгән.

Шул тауларга борылып карау белән,

Кайнар яшьләр ага күзләрдән.

 

Тау башыннан алар карый сыман,

Кулын куеп маңгай читенә.

Айлар-еллар инде үтсәләр дә,

Сездән башка яшәү читен лә.

 

Төшкә кереп, безне кисәтәләр:

«Чашма, ‒ диеп, ‒адәм баласы.

Байлык, мөлкәт ‒ бар да җирдә кала,

Барчагыз да шунда барасы».

 

Бай да бара, ярлылар да бара,

Бар кешегә тигез бүленгән.

Байлар да бит түләп котылалмый,

Кача алмый беркем үлемнән.

 

ЯҢА СӘФӘР

Яңа Сәфәр исемен йөртә авылым,

Урман кисеп тауга салынган.

Җаннарына шифа ала һәркем

Кош сайравы, урман шавыннан.

 

Чишмәләре белән чолганышта

Булган авыл элек-электән.

Алкалары җиргә тиеп торган,

Су буйлары тал һәм зиректән.

 

Буасы да аккош төшә торган,

Ял йортыдай аның тирәсе.

Кайсыгызның, читкә киткәннәрнең,

Килми икән кайтып күрәсе?

 

Күпме сабый канатланып очкан

Яңа Сәфәр дигән авылдан?

Табигатьтә ныгып үскән алар,

Курыкмаган җил һәм давылдан.

 

Киткәннәрнең кошлар кебек очып

Киләдер ул кайтып киләсе.

Туган нигезенә башын салып,

«Кайттым», ‒ диеп елап әйтәсе.

 

Яланнарын мәтрүшкәләр сарган,

Җиләк белән даны таралган.

Кирәк түгел безгә башка җирләр,

Бөтен байлык монда тупланган.

 

Сәфәр чыксам диеп җырлаганнар,

Олы юлга чыккан өлкәннәр.

Исән чакта кайтып йөрегез сез,

Сәфәр ташлап, читкә киткәннәр.

 

ИКМӘК ИСЕ

Икмәк исе, кайнар икмәк исе,

Өйгә сыймый, тышка таралган.

Сырлы табаларда пешкән икмәк,

Матур итеп тезеп салынган.

 

Мичтән чыккан кайнар икмәкләрнең

Сырларына киртек салынган.

Кайнар диеп куркып тормадык без,

Ашый идек төрле ягыннан.

 

Зур телемләп, күкрәгенә терәп

Кисә иде әнкәй икмәкне.

Өстәл тулып бергә ашый идек,

Сабый чакның булган рәхәте.

 

Әнкәй салган ипи тәмнәре ул ‒

Җанда калган якты хатирә.

Мин дә ипи салам, уйлый-уйлый,

Сабый чаклар бар да хәтердә.

 

АРТЫК КҮТӘРМӘ СИН ТҮБӘҢНЕ!

Өйләр биек, күңелләр тар хәзер,

Капка бикле, ябык ишекләр.

Капка аша, пәрдә аша карап

Яши җирдә бик күп кешеләр.

 

Кеше үзен белми, кеше сөйли,

Әүлия дип тыңлап торасың.

Читтә сөйләп ышандырып була,

Белгән җирдә ни дип алдарсың?

 

Җир йөзендә беркем тигез түгел,

Кимсетмә син синнән түбәнне.

Түбәннән дә түбән китүең бар,

Артык күтәрмә син түбәңне!

 

Бер гөнаһсыз кебек барыбыз да,

Барыбыз да гөнаһ эшләгән.

Бик күпләр бит туры юлга баскан,

Байтак кеше терсәк тешләгән.

 

Кеше данын сату җиңел безгә,

Күрәбез бит читләр гаебен.

Берәү белми диеп йөреп булмый,

Кемдер белә синең кемлегең.

 

Дөнья иркен, дөнья киң булса да,

Табыла бит сине белүче.

Синең хаталарны, көлә-көлә

Читкә чәчеп сөйләп йөрүче.

 

Гөнаһ өчен һәркем җавап бирер,

Килеп җитәр аның сәгате.

Кем оҗмаһка, кем тәмугка керер,

Ходай белер, юлын күрсәтер.

 

КАЗ ӨМӘСЕ

Савытлыда казлар йөзә,

Аккош кебек тезелеп.

Канатларын кагыналар

Биюче кызлар кебек.

Кыр казлары очты күптән

Жылы якка, тезелеп.

Йорт казлары карап калды,

Кая очасыз диеп.

Һәр кешенең үз язмышы,

Кошларның да төрлечә.

Көзләр житте, кышлар житәр,

Өмәдән калмыйк һич тә.

Каз өмәсе ‒ күркәм гадәт

Бик борынгыдан килгән.

Суерылган каурые да

Су буена сибелгән.

Парлы үтсен гомере дип,

Мендәр тулган кызларга.

Тәбикмәк-коймагы пешкән,

Кунакларны сыйларга.

Жырлый-жырлый каз йолкалар

Өмәче кызларыбыз.

«Казларыгыз симез булган,

Армасын кулларыгыз!»

Каз өмәсе күркәм бәйрәм.

Килүегезгә рәхмәт!

Сез дә мине чакырыгыз,

Торырмын каз пешекләп.

Гөлнур МИРЗАҺИТОВА

Комментарийлар