Логотип «Мәйдан» журналы

Гөлия ХАМИДУЛЛИНА

(Сарман районы, Иске Минзәләбаш авылы)

Мин Гөлия Хамидуллина (Миңнуллина) 1957 елның 2нче гыйнварында Сарман районы иске Минзәләбаш авылында туып үстем. Урта мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмәнең бухгалтерлар әзерләүче көллиятендә, соңыннан Казан сәүдә техникумында белем алдым. Сәүдә һәм кино тармакларында хезмәт куйдым, бүгенге көндә лаеклы ялда.

1986 елда Сарман газетасында беренче шигырьләрем басылды. Газета битендә чыккан "Сыенасым килә" исемле шигыремә Әлмәттә торып иҗат итүче Роберт Андреев көй язды, һәм "Сәйлән" ансамбле күп еллар жырлап йөрде.

2023 елдан ветераннар ансамбле "Хозур"га йөрим.

 

БУ ДӨНЬЯЛАР НИГӘ ШУЛАЙ ИКӘН?

Бу дөньялар нигә шулай икән:

Яман белән яхшы көрәшә.

Яхшылыкны ник күрмиләр икән;

Чаң сугалар бик аз ялгышка?

 

Авыр сүзне бик тә җиңел әйтеп,

Нигә гафу сорый белмиләр;

Гайбәт сөйләп, нахак атып йөреп,

Гөнаһ җыюларын белмиләр?

 

Кунак булып килгән гомеркәйнең

Ямьсез узуын да сизмиләр;

Яшәү үзе бәхет, гомерләрнең

Тәмен дә бит, ахры,белмиләр...

 

Бәхет тәмен белми китәләр,

Яшәү ямен тоймый китәләр...

 

КҮКЛӘР ЕЛЫЙ

(Якыным Розалинга)

Төннәремдә ай нурлары булып

карап торасыңмы күкләрдән?

Йомшак искән таң жилләре булып

карап үтәсеңме тәрәздән?

Сагынуларым, сагышларым тоеп,

әрнеп йөрисеңме янымда?

Чыклар булып, керфегемә тамып,

җанын шыңшый гүя янымда.

Син күгемдә якты йолдыз иден,

атылдың да иңдең җирләргә.

Үкенсә дә, тик соңладым инде

яраттым бит сине дияргә.

Күкләремне көн дә болыт каплый,

күңел эзли, күзләр генә тапмый.

Киттең, болытларга сарылып, ‒

хакыйкатькә күңел ышанмый...

           

КАДЕРЛӘРЕН БЕЛДЕКМЕ?

Күзне ачып йомган бер мәл кебек

Балачаклар инде үтәчәк.

Бәхет белән үткән еллар кебек

Була алмас инде киләчәк.

 

Исән чакларында без аларның

Күңелләрен аңлый алдыкмы?

Әти-әниләрнең назын тойдык,

Ихтирамлы була алдыкмы?

 

Авырлыкта калган чакларда да,

Киңәшләрен сорадык;

Кочып- кочып елар чакларда да

Без аларга кайтып сыендык.

 

Әти-әни барда кайгылар да,

Шатлыклар да узган башкача.

Бөтен дөньям инде башка төстә,

Гүя таң да ата башкача.

 

Исән чакларында без аларның

Аңладыкмы икән кадерен?

Еллар үткән саен шушы сүзнең

Мәгънәсенә ныграк төшендем.

           

ӘНКӘЙ ШОМЫРТЫ

Шомыртларың, әни, быел язын

Ак чәчкәгә кабат төренде.

Ап-ак шәлең иңнәреңә салып,

Үзең кайткан кебек тоелды.

 

Акрын искән җилгә иркәләнеп,

Серләшкәндәй чәчәк таҗлары.

Сөеп багып, таҗларыңны назлап,

Ни әйтергә әнкәм теләде?

 

ФАТИМАТИ ӨЕНӘ МӘДХИЯ

Өй иясе елый, ярсып-ярсып,

Бүрәнәләр иңә акрынлап.

Ай нурлары узмый йорт эченә,

Тәрәзәләр күптән капланган.

 

Өй тирәсен баскан кипкән үлән,

Койма, капка күптән җимерелгән.

Шыңшып иңгән өйнең түбәсе дә

Саклый алмый яңгыр-карлардан.

 

Иңә барган өйнең түбәсендә

Төн озынга тора ай гына.

Төн пәрдәсен ертып өй тирәли

Сукбай этләр йөри адашып.

 

Ишелергә торган морҗа аша

Бичуралар йөри саташып.

Иңеп барган өйнең тупсасында

Өй иясе утыра зар елап.

Гөлия ХАМИДУЛЛИНА

 

Комментарийлар