Логотип «Мәйдан» журналы

ФЛОРИТ ХӘМИТОВ

(БР, Борай районы, Бустанай авылы)

1961 елның 28нче июнендә Башкортстан Республикасының Борай районы Бустанай авылында тудым.

1978 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа Башкорт дәүләт медицина институтына укырга кердем.

Хезмәт юлын 1981 елда Башкортстанда Республиканың клиник хастаханәсендә атаклы табиб, Социалистик Хезмәт Герое Сакаева Мария Федоровна җитәкләгән бүлектә башладым.

Диплом алганнан соң, 1984 елда, Чуаш Республикасының Шемурша районында Санитария-эпидемиология станциясенең коллективын җитәкләдем. Районның медицина хезмәткәрләре комсомол оешмасына рәис итеп сайландым .

Яр Чаллыда «Ашыгыч ярдәм күрсәтү» хастаханәсендә (БСМП) 28 ел «Рентгенология» бүлегендә эшләдем. Хезмәт юлым танылган язучы Ягъcуф Шәфыйковның «Әгәр син табиб...» дигән китабында яктыртылган. Бүген «Медгард» клиникасында эшләвемне дәвам итәм.

«Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы.

 

  ӘНКӘЙ

Җир йөзендә газиз аналарга

Күпме шигырь атап язылган,

Олы хөрмәт белән дан җырлаган,

Никадәрле китап басылган.

 

Нинди генә җырлар язылса да,

Бар да алар миңа аз кебек.

Олыгая барган күңелемдә

Әйтелмәгән сүзләр бар кебек.

 

Сиксән тула, диеп уйламыйсың,

Бирешмисең әле бүген дә.

Балаларың үсеп кеше булды,

Һәрчак алар синең уеңда.

 

Балаларым кайтмый микән диеп,

Тәрәз төбен күпме сакладың?

Ераклардан кайтып төшкән саен,

Каршы алдың hәрчак шатланып.

 

Балачакта биргән киңәшләрең

Һәрчак минем күңел түрендә.

Син теләгән хәер-догаларны

Саклап йөретәмен бүген дә.

 

Әнкәй, хәлләреңне белим әле диеп,

Чәй эчәргә сиңа барамын.

Синең янда гына һәрвакытта

Сабый бала булып каламын!

 

                   ӘТКӘЙ

Йокыларым тагын нигә качты,

Татлы төшләр кинәт юк булды.

Тәрәз шакыгандай еш сискәнәм,

Күңелкәем сиңа ни булды?

 

Кулларыма кабат каләм алдым,

Язам әле, язам ак биткә.

Хәтер дигән нәрсә бик тә уяу,

Алып кайта мине унбишкә.

 

Хәтеремдә әле кичә кебек,

Сабый малай, яшьлек еллары.

Мангаемнан сыйпап уяталар

Әткәемнең җылы куллары.

 

«Әйдә, улым, уян, эшләр күп бит:

Барыйк әле бүген печәнгә.»

Ялларыннан кулы белән сыйпап,

Атын җигә моңлы бер көйгә.

 

Печән төяп, өйгә кайткан чакта

Әткәй суза җырын моңланып.

Утырамын хуш исле печәндә,

Гүзәл табигатькә таң калып.

 

«Диңгезнең дә була төрле чагы,

Бер давыллап ала, бер тына», ‒

Дигән җырың, әткәй, гел исемдә,

Мәгънәсенә төштем соң гына.

 

Үзем күптән әти булдым инде,

Ак бәсләр кунган чәчләремә.

Балачакка кайтам һәрвакытта,

Төшкән саен син исләремә.

 

Үзең киттең, әмма җырың калды,

Урман буйларында, еракта.

Моңлы авазың, җылы кулларың,

Мәңгелеккә калды йөрәктә!

 

        НУРЛЫ ТӘРӘЗӘ

Тынып калган кышкы авылымда,

Кояш баеп, тагын кич булган.

Юлдагылар өчен маяк сыман

Баганада утлар кабынган.

 

Арып йокыга талган урамда

Бер тәрәздән якты нур балкый.

Күпләр өчен якын булган апам

Туган йортның учагын саклый.

 

Карлы кыш аена кергән авыл,

Ак хәтфәдәй шәлгә төренә.

Тәрәзәдән төшкән яктылыктан

Күңелләргә җылы бөркелә.

 

Нинди вакытта гына кайтсак та,

Ишек ачык һәрвакыт, беләм.

Каршыбызга апам йөгереп чыга

Мәрхәмәтле якты йөз белән.

 

Үз өемдәй якын күргән йортны

Сагынып еш искә аламын.

Кабат күрешергә язсын диеп,

Изге теләк юллап каламын!

 

  РӘХМӘТ, ТУГАН ЯГЫМ!

Кайтып килдем әле туган якка,

Апаларым дәште кунакка.

Җәйге болыннарым, тугайларым,

Каршы ала сагынып һәр чакта.

 

Бик күңелле узган кичләребез

Истәлекләр булып саклана.

Кыска гына булган очрашудан

Күңелкәйләребез шатлана.

 

Апа-абыйларның балалары

Күптән инде әти-әниләр.

Ыгы-зыгы килеп шаяралар

Нәсел бөреләре ‒ бәбиләр.

 

Хыялланып телим уйларымда,

Аралашып һәрчак яшәргә.

Кайткан саен сезгә ерак юлдан:

“Апам , ни хәл?” ‒ диеп дәшәргә.

 

Дөнья мәшәкате күп булса да,

Табыйк шулай бергәләп җаен.

Исән-сау булыйк без барыбыз да,

Хәл белешеп торыйк ел саен!

 

     Тау башында бер бала

Авылымның биек тау башында

Җиргә чүгәләгән бер бала.

Әллә уйный, әллә нидер эзли,

Баксаң, үзе җиткән кыз бала.

 

Үзәнлектә авыл тынып калган,

Бала-чагасы да күренми.

Элеккеге кебек кызу-кызу

Кешеләр дә анда йөреми.

 

Урамнарны яшел үлән баскан,

Арба эзләре дә югалган.

Көтү-көтү авыл маллары да

Гүя томан булып таралган...

 

Ераклардан кайткан кыз баланы

Хәтер бәлки җитәкләгәндер?

Сабый чакта калган аяк эзен,

Күрермен дип өмет иткәндер.

 

Туган якка кайткач, һәрвакытта

Һәммәбез дә бала булып кала.

Тау башында йөргән кыз бала ‒

Бүген инде хөрмәтле Ана!

 

Флорит ХӘМИТОВ

 

Комментарийлар