Логотип «Мәйдан» журналы

ФИРДҮС ГАНИЕВ

(Арча районы, Урта Бирәзә авылы)

Мин Татарстанның Арча районы Урта Бирәзә авылында туып үсеп, шунда иҗат итеп яшәүче Фирдүс Ганиев. Шигырь язу сәләтемне 42 яшьтә генә ачтым. Минем шигырьләр күбрәк ялгызлык, җавапсыз мәхәббәткә багышлаган. Каршымда ни тора, шуның турында яза алам. Инстаграмга 4 куплеттан артык сыйдырып булмый, шуңа күрә 4 кенә куплетлы бар да. Ике китап чыгардым.

 

***

Кара төндә кайтып киләм,

Күңелемдә яктылык.

Яңгыр үтсә дә тәнемә,

Һич сизелми салкынлык.

 

Җылылык кертә эчемә

Шатлыгым вә сөенеч,

Капчыгымны нигъмәт белән

Шыплап мин тутырдым ич.

 

Кычкырмасам да, мыгырдыйм,

Хәтта җыр туды әле,

Йөгерәм дә сикерәмен,

Биеп тә куйдым әле.

 

Мондый көнне күрергә дә

Насыйп итте Ходаем,

Шунысына мин канәгать,

Артыгын сорамаем.

 

***

Сиңа әйтәм, самавыр!

Булса да сиңа авыр,

Суыңны кайнат тизрәк!

Чәй эчеп алыйм әзрәк.

 

Кар яуганчы тынгылык,

Көтәрсең булып гарык.

Шуңа диеп алдым сине,

Күңелемне күр минем!

 

Кайдалыгын һич белмәдем,

Чишмә юлын өйрәттең,

Нарат, чыршы күркәләре

Төтенеңне көйрәтте.

 

Башка эш онытылды,

Син генәме диярсең,

Сүнәр диеп карап торып,

Күз яшьләрен түгәрсең.

 

***

Сиңа күчте минем йөрәк,

Сиңа карап утырып,

Зинһар, алып китә күрмә,

Утларга салып йөрмә!

 

Карамыйм дисәм дә, карыйм,

Ябышты сиңа караш,

Күз йомсам да ала алмыйм,

Һаман керфек аралаш.

 

Серле генә, матур итеп

Елмайды ал иренең,

Игътибарың юнәлтәсең,

Ниләргәдер бирелеп.

 

Мине генә сизмисең син,

Сулышларым ешая.

Аерылыр вакыт җитә,

Тукталыш якыная.

 

***

Әй авылым, чыгып китәләр дә,

Сине сагындым дип җырлыйлар.

Ә үзләре ничек итсә итә,

Кире кайтмау ягын җайлыйлар.

 

Рәхәт синдә диеп кызыгалар,

Өйрәтәләр ничек яшәргә,

Алар өчен түгел ярдәм кулын сузу,

Ярылсаң да, җаным, бишәргә.

 

Киресенчә сиңа күзен майлый,

Ирен ялый синең икмәккә,

Ә син юмарт, саран түгел, әзер

Актыгыңны бүлеп бирмәккә.

 

Фирдүс ГАНИЕВ

 

Комментарийлар