Логотип «Мәйдан» журналы

ФӘРИДӘ САДРИЕВА

(Лаеш районы, Кече Елга авылы)

1965 елның 21нче сентябрендә дөньяга килгәнмен. Кечкенәдән табигатьне, шигырьләр яраттым. Әдәбият, сәнгатьне яратуым мине, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килде. Анда укыган еллар ‒ күңелемнең иң якты хатирәләре. Укытучыларым Галимҗан Гыйльманов, Хатыйп Миңнегулов, Мөхәммәт Мәһдиевләр иде.

Хезмәт юлымны туган авылым мәктәбендә башлап җибәрдем. Инде 35 ел балалар укытам. Берьялгызым өч кыз үстереп аякка бастырдым.

Шигырь язу ‒ күңел халәте. Ачы язмышымнан туган хисләр шигъри юлларга манылды. Сезгә дә тәкъдим итәм.

 

БУРАННАРДА ‒ ХИСЛӘРЕМ

Сагындырып килде быел

Кышның ап-ак бураннары.

Аңа кадәр буп-буш иде

Хисләремнең урамнары.

 

Ак көртләрне ера-ера,

Бураннарга каршы барам.

Хыялдагы чынга ашмас

Бәхетләргә мин юл ярам.

 

Күзләремне тутырып, кышкы

Ап-ак бураннарга карыйм.

Мине әрнүләрдән арындырган

Бураннарда сине таныйм.

 

***

Исә җилләр, килә давыл

Ышык урын каян табасы?

Тотынырга терәк, юатырга йөрәк

Кайдан гына, кайдан аласы?!

Бу тормышның кырыс җилләренә

Ничек кенә каршы барасы?

Сынмый һәм сыгылмый калырга

Җитәрлек көч каян табасы?!.

 

***

Ишелепләр төште язмышның

Без бергә менәсе таулары.

Җитәкләшеп бергә барган чакта

Тайгак булып чыкты ярлары.

Син күкләргә киттең,

Упкыннарда мине калдырып.

Чынга ашмас буш хыяллар йөри,

Ялгыз кыяларга сарылып...

 

ӘТКӘЕМ МЕДАЛЬЛӘРЕ

Җиңү көне бүген! Җиңү көне ‒

Йөрәк яралары меңләгәннең.

Оныкларга мирас булып калды

Әткәемнең зың-зың медальләре.

 

Медальләре калды, фотолары,

Киемнәре калды карарга.

Җиңү язы җиргә килгән саен,

Хатирәләр кабат яңара.

 

Сугыш елларының авырлыгын

Сөйлиләр күк алар тын гына

Әткәемнең истәлеге булып,

Мәңгелектән агыла моң гына..

 

ХАЛӘТ

Бар җиһаннан ямь бөркелә, ‒

Майның гүзәл мәлләре

Яшел хәтфәгә сибелгән

Сап-сары мәрҗәннәре.

 

Чәчкә аткан купшыланып

Мин сөйгән сиреньнәрем.

Күңелдәге сөю хисен

Пышылдый иреннәрем.

 

Туй күлмәге кигән әнә

Алмагач-чияләрем.

Шомырт чәчәкләрен өзәм,

Сайлап иң көязләрен.

 

Әйе, гүзәл май ае бу,

Бар табигать җанлана.

Онытыла авыр хисләр,

Күңелләрем сафлана.

 

ӘНКӘЙЛӘРГӘ ЕШРАК КАЙТЫГЫЗ

Туган яктан еракларга киткәч

Искә төшәр тәүге языгыз.

Яшәү дәвамында сулыш өргән

Әнкәйләргә ешрак кайтыгыз.

 

Аерылганда, газиз ана әйткән

Сүзләргә дә колак салыгыз.

Җылы сүзләр, күчтәнәчләр белән

Әнкәйләргә ешрак кайтыгыз.

 

Ватан-ана дигән изге сүзгә

Тугрылыклы булып калыгыз

Сезне сагынып, зарыгып көткән

Әнкәйләргә ешрак кайтыгыз.

 

Фәридә САДРИЕВА

Комментарийлар