Логотип «Мәйдан» журналы

ФӘРӘГЫЯ ГЫЙЛЬМЕХАНОВА

(БР, Бакалы районы, Камышлы авылы)

Башкортстан республикасының Бакалы районы Камышлы авылында туып үстем. Шигырьләрне күптән түгел яза башладым. Һөнәрем буенча укытучы.

 

  ***

Әткәйнкәйне бит сайламыйлар,

Сайламыйлар Туган илләрне,

Сайлыйлар тик сөйгән ярларны һәм

Бакчаларда үскән гөлләрне.

 

"Яратырга-яратмаска" дигән

Сораулар һич башка килмәде:

Безнең канда, безнең җанда бит ул

Өзелеп сөю Туган җирләрне!

 

Яратмаска мөмкин түгел бит ул

Яшел болыннарны, күлләрне,

Куе урманнарны, басуларны,

Җиләк җыйган нурлы аланны.

 

Яратмаска мөмкин түгел каз бәпкәсен,

Сандугачның моңлы җырларын,

Канатларын кагып сыерчыкның

Туган ягын данлап җырлавын!

 

Ничек яратмыйсың Сөн ярларын,

Безне сөеп аккан суларын,

Үксеп-үксеп ятып елаганда,

Үрелеп үпкән бөдрә талларын?

 

Авырлыклар белән үссәк тә без,

Сагынабыз бала чакларны,

Туган җирнең җылы туфрагында

Тәгәрәпләр үскән заманны.

 

Туган җир бит була бары берәү,

Торган җирләр була төрлечә.

Еллар аша сизәсең шул икән:

Тик Туган җир сөя Сине һаман,

"Балам" диеп сөя үзенчә!

 

АЛТМЫШЫНЧЫ ЕЛНЫҢ БАЛАЛАРЫ

Үткәннәрне әгәр белим дисәң,

Сорагыз сез бездән үткәнне,

"Социализм"дигән машинаны

Ничек җыеп, ничек сүткәнне.

 

Ул елларны әгәр күрим дисәң,

Карагыз сез безнең күзләргә:

Ишеп- ишеп карлы яңгыр ява,

Өс- баш юеш, яшьләр күзләрдә,

Танаулардан ага маңкалар.

Шәһәр балалары җылы өйдә

Тәмле картуф ашап яталар.

 

Ул елларны ишетәсең килсә,

Тыңлагыз сез урман шаулавын.

Алар сөйләр сезгә алтмышларда

Елап ауган агач зарларын,

Язын-көзен мәктәп баласының

Үтәгәнен урман планын.

Без утырткан шушы агачлар да

Сагынадыр узган елларын,

Үткәндәге сабый кулларын.

 

"Шул елларга кайтам,"дисәң әгәр,

Алтмышларның кызу җәенә,

Кәтмәнеңне ал да, барып бас син

Чөгендерле басу түренә.

Амбарларга кереп кара кабат,

Җилдерергә колхоз икмәген,

Аптырама җилләр җилдергәнгә

Алабута, сарут чүпләрен.

 

Тимур командасы исеңдәме,

Язын- көзен күпме бакчалар,

Көтә иде Әби патшалар.

Юа идек кырып идәнен,

Ул идәнне бармы күргәнең?

Каткан кәлүш өйнең түрендә,

Күз алдымда әле бүген дә,

Әби түгел иде постельдә,

Йөгереп йөри иде, исемдә.

Ихатада шап-шоп киләләр:

Утын ярып, утын өяләр.

 

Кышын бара идек фермаларга,

Күчтәнәчкә алып пиннеген,

Сарык бәрәннәре кебек белә идек

Шул ферманың һәрбер тишеген.

"Сарык" булмау иде хыяллар,

Икелегә ятып елаулар.

Авыл баласына мәктәпләр:

Тормыш иде безнең дәресләр.

 

Уф-ах килеп шушы алтмышлар,

Килеп җитте дигәч көзләргә,

"Бишеллыклар" төште исләргә:

Тагын биш ел кирәк эшләргә.

Күпләр тотып учка "үпкәсен",

Китте кабат эшкә, нишләсен?

 

Алтмышынчы еллар баласына,

Тугачтын да, паспорт тоттырып,

Хезмәт кенәгәсе ачтырып,

Җибәрәсе калган мәктәпкә,

Басуларга ‒ олы хезмәткә.

Авыл баласының балларын,

Санап бетермәслек саннарын

Сорыйм синнән, Туган илкәем,

Алтмыш тулды, инде нишләем?

 

                          ***

Күпләр әйтер башы киткән дип,

Үләргә дә вакыт җиткән дип.

Мин бер шигырь булдым язарга,

Тик белмимен ничек башларга,

Ничек эчтәлеген ачарга,

Ничек койрыгына басарга?

Күпләр әйтер, башы киткән дип,

Үләргә дә вакыт җиткән дип.

 

Зәңгәр экраннардан там и тут

Он и Она диләр бит "капут".

Хәзер Оно гына була ди,

Әти, әни юкка чыга ди.

Ничек яшәр микән бу дөнья?

Бар бит әле тагын бер дөнья!

 

Европада чыккан бер тавыш,

Безгә таба килә ул "ялгыш".

Парламентта кайбер абыйлар

Тырнак буяп, закон барлыйлар.

Ике апа барган ЗАГСка,

Аяк баскан яңа тормышка.

 

"Кыз" һәм "Егет" дигән төшенчә

Бетәр диләр алар үзенчә.

Башка сыймый мондый хәбәрләр,

Бу тормышны кем соң ул әрләр?

Ахырзаман килә җилдереп,

Әхлаклекне ватып, җимереп.

 

Адәм белән Һава нишләрләр?

Җәннәт ишекләрен бикләрләр!

Җирдән килгән барлык халыкка

Урын булыр диләр тәмугъта.

Ике дөнья шулай бутала:

Ак һәм кара, аңлап син кара.

 

Булмый моны аңлап, аңлатып,

Утырмыймчы димен башватып.

И Ходаем, зиһен тарала,

Бу афәттән мине арала.

Шигыремне булмый бетереп,

Күңелемне тырный "үтереп".

        

УКЫСЫН УЛ САБЫЙ ДОГАСЫН

Совет чорларының баласы мин,

Бисмиллалар укып үсмәдем,

Тик шулай да изге хисләремне,

Якты хыялымны, качып кына,

Кыйблага карап сөйләдем.

 

Йомшак кына басып, мәчетләргә

Йөрмәдем мин, дуслар, йөрмәдем.

Тула оек кигән әбиемнең

Ишек бикләп намаз укыганын

Булды минем, булды күргәнем.

 

Минем хәрефләрне әбекәем

Ни өчендер санга сукмады,

Ә үзенең иске бер китабын

Күз карасы кебек саклады.

 

Хәтеремдә: кулларымны юып,

Качып кына, хәтта куркып та

Үреләмен изге төенчеккә,

Шушы китап яшерелгән җырлы бишеккә.

 

                       ***

Кечә генә әле язлар иде,

Бүген инде яфрак коела,

Җир шары да никтер тиз- тиз, бик тиз

Әйләнәдер кебек тоела.

 

Уң ягымда әле ай батмаган,

Сул ягымда кояш күренә,

Йолдызлар да, беләм, күңелем сизә,

Сакта тора Казан күгендә!

 

Ашыкма син, Җирем, ашыктырма,

Камчылама татар баласын.

Хаталары күп дип ачуланма,

Укысын ул сабый догасын!

 

Килер бер көн, йотлыгыплар тыңлар,

Күкләр тынып тыңлар ДОГАСЫН!

 

Фәрәгыя ГЫЙЛЬМЕХАНОВА

Комментарийлар