Логотип «Мәйдан» журналы

ФӘНҮЗӘ МУЛЛАХМӘТОВА

(Әгерҗе районы, Ямурза авылы)

Табигатьнең иң матур кочагында, урманнар арасында урнашкан Әгерҗенең Ямурза авылында гомер кичереп яткан чагым. Күп хезмәтләр башкарып, тормышның әчесен-төчесен татып, лаеклы ялда hәр туган яңа көнгә сөенеп, булганына шөкер итеп яшим. Соңгы ун елда Аллаhым кушканнарына буйсынып, күңелемдә булган уй-хисләремне шигьри юлларга салам.

 

***

Тормыш булгач, төрле вакыт була,

Кичер мине, Раббым, абынсам.

Кешеләргә нахак сүзләр әйтеп,

Күңел кылларына кагылсам.

           

Хәрамнәргә күз карашым төшеп,

Төрле уйлар килсә башыма.

Белеп-белми кылган хаталарны,

Ялгышларның кичер барсын да.

 

Тәүбә итәм, хәерлесен сорыйм,

Кул күтәреп дога кылганда.

Кичер мине, Раббым, кайчагында

Якын булып ерак булганга.

 

Кодрәтле, Рәхимле, Шәфкатьле,

Гафу итүче дә Раббым.

Сина гына гыйбадәт кылам,

Тынычлыкны мин синдә таптым.

Аллаhыга шөкер!

 

***

Үзем дә аңламыйм кайчак,

Нәрсәдер көтә күңел.

Барысы да җитеш кебек,

Һич зарланырлык түгел.

 

Май булып ята йөрәккә

Әйтелгән җылы сүзләр.

Хәләлемә карап торам,

Ни сөйлиләр бу күзләр?!

 

Әллә үзем сорыйм микән

Кызыл кашлы бер йөзек?

Тамчы кебек алтын алка,

Вак-вак ташлы беләзек?

 

Шау чәчәкле гөл сорыйммы,

Тәрәз төбен бизәргә?

Тәмле исле хушбуй кирәк,

Ләззәтләнеп иснәргә.

 

Һәр хатын-кыз аллы-гөлле

Гөлләмәләр ярата.

Җылы, якын хисләр туды

Хәләлемә карата.

 

Тормыш юлымда зур терәк,

Аллаhым биргән бүләк.

Бернәрсә дә кирәк түгел,

Син миңа үзең кирәк.

 

***

Аллаh тарафыннан безгә

Бирелгән олы бүләк.

Дәрәҗә ‒ иманлыларга,

Ул төнге намаз ‒ сөннәт.

 

Төнге намаз күңелләргә

Рәхәтлек хисе бирә.

Йөрәккә бәхет, җиңеллек,

Йөзләргә нурлар иңә.

 

Җылы ятактан уянып

Тәхәдҗүдкә торалар.

Бәла-казалардан саклый,

Кабул була догалар.

 

Җәннәткә якынаю,

Пәрдә тәмуг утыннан.

Нәфесне җинеп атлыйлар

Сәхәбәләр юлыннан.

 

Гыйбәдәтнең бер төре ул,

Файдалы, хәерлесе.

Шушындый олы бүләккә

Ирешсен hәрбер кеше.

 

Фәнүзә МУЛЛАХМӘТОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар