Логотип «Мәйдан» журналы

ФӘЙМӘ ЗӘЙНУЛЛИНА

(Актаныш районы, Меңнәр авылы)

Минем балачагым, яшьлегем, тормыш юлым Актаныш районы Меңнәр авылында үтте. Хезмәт юлымны да, тормышымны да туган авылымнан башладым. Олы улым һәм кызымны да үзебезнең Меңнәр авылында үстердек. Тормышыбызны көйләү, балалар тәрбияләүгә күбрәк мөмкинлекләр тудыру максатыннан Актанышка күчеп килдек һәм хәзер дә шунда яшибез.

Укучыларым һәм үз балаларым, дусларым һәм хезмәттәшләрем, авылдашларым һәм туганнарым, яраткан хезмәтем мине тормышны яратырга өйрәтте, табигатькә сокланырга, иҗат итәргә этәргеч бирде, иҗатыма дәрт өстәде. Эш дәверендә җитәкчеләрем хезмәтемне күрделәр һәм бик зурладылар: РСФСРның «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләделәр, югары квалификацияле Татарстанның атказанган укытучысы дигән исем бирделәр. Лаеклы ялга хезмәт ветераны булып киттем.

Кулыма каләм алам да уйлар эченә чумам. Язар сүзләр бик күп: туган авыл, тормыш турында уйланулар, кичерешләр, тормыш сынаулары, балачак, яшьлек хатирәләре, мәктәп еллары, укытучы хезмәтенең тәме, әти-әнигә һәм туганнарга хөрмәт, укучылар, балалар, оныклар...

Менә шул уйлар, шушы матур хисләр, күңелдән ургып чыгып, шигырь юлларына тезелә.

 

***

Уң аяктан тору көне ‒

Шундый көн икән бүген,

Эшләрегез уң булсын дип,

Килә телиселәрем.

 

Хәерле көн телим әле,

Дусларым, дускайларым!

Күңелегез күтәрелсен,

Уң булсын уйларыгыз.

 

Иртә белән һәрберегез

Торыгыз уң аяктан,

Уңар бөтен эшләрегез,

Уңыш килер бар яктан.

 

Бик теләсәң тормышыңны

Уңай якка борырга,

Кирәк, дуслар, һәр көн иртән

Уң аяктан торырга.

 

***

Психологка сер сөйлиләр,

Яшьләр инде бигрәк тә.

Киңәш бирәләр алар,

Туры юлны күрсәтә.

 

Кеше күңелен дәвалый,

Әмма ул табиб түгел,

Проблемалар булган чакта

Аларга тарта күңел.

 

Төрле стресслар кичерсәң,

Кайда барасың тагын?

Психологларның ярдәме

Медицинага якын.

 

Ярдәм кулы суза алар

Бик авыр очракларда,

Юата һәм киңәш бирә

Авыр холыклыларга.

 

Моң-зарны сөйләргә була

Психологларга бигрәк,

Хәзерге заманда бик тә

Алар ярдәме кирәк.

 

ОНДАТРА

Җирдә дә, суда да яши

Ондатра – су күсесе,

Җир-су җәнлеге булганга,

Су үткәрми тиресе.

 

Су буйларында яшәүче

Кимерүче хайваннар,

Кыяфәтләре буенча

Күсегә охшаганнар.

 

Куе көрән төстә тире

Җәлеп итә кешене,

Шул тиредән тектереп

Кигән идек бүрекне.

 

Су буйларында яшиләр,

Оялар да ясыйлар,

Яр буе үсемлекләрен

Кимерәләр, ашыйлар.

 

Үткен тешле ул ондатра,

Игътибарлылар күргән,

Су буенда агачларны

Кисеп җиргә төшергән.

 

***

Җир өстен каплады ак кар,

Әйтерсең лә, кыш инде,

Ә шулай да әле көз бит,

Көзнең соңгы көннәре.

 

Саубуллашу мизгелләре

Күңелләргә уела,

Кабат күрү насыйп булсын,

Китә көз тугыз айга.

 

Җир дә ял итсен, йокласын

Язга кадәр, хәл җыеп,

Көннәр кыска, төннәр озын,

Булмый бит һич тә тыеп.

 

***

Җирнең кардан ак юрганын

Ябынасын беләсең,

Кошлар китте җылы якка,

Белеп кышның киләсен.

 

Хәере белән килсен ул,

Көтә кышны балалар

Чана-чаңгыда шуарга,

Ясарга кардан таулар.

 

Кыш бабайны сагындылар,

Күчтәнәчләр-бүләкләр

Әзерләп куйдылар алар

Яңа матур теләкләр.

 

Фәймә Зәйнуллина

Комментарийлар