Логотип «Мәйдан» журналы

Елена Григорьева

(Мамадыш районы, Владимир авылы)

Мин, Григорьева(Данилова) Елена Михайловна,1970 елда Мамадыш районы Владимир авылында туып, 1978-88 елларда Владимир сигезьеллык, Усали урта мәктәпләрен; 1993 елда Казан Дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамладым. Бүгенге көндә керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" Дәүләт фольклор ансамблендә оркестр артисты-ансамбльнең әйдәп баручы солистларыннан саналам.

Шигърият белән кызыксынуым кечкенәдән, шулай булуына да карамастан, чынлап торып шигырьләремне ВКонтакте социаль челтәрендә 2023 ел башында гына үземнең стенага куя башладым. "Авыл шагыйре" конкурсы кысаларында берничәсен сезгә дә тәкъдим итәсем килә.

 

ДӨНЬЯ БУЛГАЧ БАР ДА БУЛА.

 

Яши-яши, әйтелмичә калып,

җанны тырнап торган сүзләр була.

Күңелеңә бер уелып кереп,

гомер онытмаслык күзләр була.

 

Йөзләр, меңнәр йөргән сукмакларда

бары сиңа якын эзләр була.

Гел бертөрле узган көзләрдән дә

берәгәйле булган көзләр була.

 

Яшьли сөйгән ярың, ләкин парың

булалмаган, газиз кешең була.

Кырык эшең кырык якта торып,

кичектерми торган эшең була.

 

Озак эзләп, табып- югалтканың,

кемдер өчен калган ярың була.

Бер кемгә дә сөйләп бушаталмас,

йөрәк түрендәге зарың була.

 

Кая барсаң синнән калмый торган,

бик кадерле, изге хатлар була!..

Дөнья булгач, яш(е)рен-бат(ы)рын түгел-

сине җене сөймәс затлар була...

 

Сине белгән-күргән берәү белән

араларда үтмәс чикләр була.

Була! Шундук миең бораулаган,

"чыш-пыш" кына йөргән шикләр була!

 

Була икән, була, дөнья бит бу-

эчтә "үлекләгән" үпкәң була.

Ялгышларга бәйле сагышларың,

кайчак "бәхет үпкән" үткән була!

 

Дөнья булгач, була төрле вакыт:

үз-үзеңне сөймәс чаклар була.

Кешеләр дә төрле- я бик юмарт,

бет шикелле вакчыл-ваклар була.

 

Тешең кысып, күз йомасың кайчак,

бар бәядән артык хаклар була!..

Үпкәләшми яшик, дөнья бит бу-

төрле вакыт, төрле чаклар була!..

 

Елена Григорьева-Данилова.

4.11.2023.

 

КИЛГӘНСЕҢ- ЯШӘ!

 

Зур диңгездә бер кечкенә генә көймә-

Кая йөзә, кай тарафка тоткан юлы?

-Тәвәкәлләп "үз юлына" сукмак сала,

Тиешлесен узар өчен Аллаһ колы.

 

Диңгез көчле, зәхәр, усал!.. Диңгез дулый!..

Кыяларга суга; кыйный, орып алып...

Чайкалганга, бәрелгәнгә түзә адәм,

Бар теләге- җирдә яшәү, исән калып!

 

Киерелеп ишә юлчы ишкәкләрен,

Батмас өчен уе, көче ,тәне сакта!

Яшәр теләк көчле, тик ул кыйммәт-

Ни бәрабәренә килә, нинди хакка!?.

 

Йомычкадай бәргәләнгән шул көймәдән

Иксез-чиксез дәрья гына җәйрәп ята.

Күренмиләр ярлар, кайда офык?...

Бу дәрьяда ул берүзе! Юл юк артка!

 

Җилләр белән көрәшерлек җилкән булса,

Я булмаса, сине терәр җилкәң булса-

Җиңел дә бит тырмашырга, көрәшергә,

Дулкын кебек калканнарга тиңләшергә...

 

Җан тырмаша юлчы-кабат артка юл юк!

Ярдәм кирәк, ләкин ярдәм сузар Кул юк!..

Өмет өзми, ышанычын барлый учка-

Бар тотнагы- көймәсе бар! (бер йомычка!.)

 

Дөнья- диңгез! Үз кыйблабыз шул бер көймә!..

Чиксез дәрья!.. Батмас өчен тибә Йөрәк!

Йомычкадан ут үрләткән үз маягың-

Гомер юлың яктырткан нур- иң зур терәк!

 

Елена Григорьева-Данилова.

28.10.2023 ел.

 

 

 

 

"КЕШЕ" гә БӘЕТ."

Кайда соң син, "бөек кеше",

Йодрык төйнәп өстәл суккан!?.

Акыл- зиһенеңне тоеп,

"Булдырам!"- дип, чәч(е)рәп чыккан!?.

Син түгелме, белем белән

Берне түгел, меңне еккан!?

Кемнәрдәндер " кеше ясап",

Үзең кешелектән чыккан!?.

Кайда тәртип? Кемнәр хаклы?..

Дөньясының төбе упкан!..

Юан тормыш камчысы да

Уңлап-суллап сине суккан!

Ит яхшылык- көт явызлык,

Тешләр идең-терсәк ерак!

Уйламадың , изгелегең

Булыр диеп сиңа тозак.

Барсына да яхшы булдың ,

Артык булган гадилегең!

Алдау-йолдау сизгәндә дә

Саташмады гаделлегең.

"Өстән" килгән хөрмәтне дә

Күпсенгәндер бик күп дуслар.

Тимер кебек чыдам идең,

Куркытмады сине юк- бар.

Нишләдең син, "олы кеше"?

Саттылар бит " үз кешеләр"!.

Төгәл җавап әйтер микән

Дуслар булган "үз" ишеләр!?.

 

Елена Григорьева-Данилова

Октябрь 2023 ел.

ӘЛЕ МИНЕМ ҖИРДӘ ЯШИСЕМ БАР.

 

Әле минем җирдә яшисем бар,

Күккә багып сорыйм,-"Бир, Ходаем!

Саулыгымны, акыл, дәрт һәм дәрман-

Хыялларга юл бир, бир уңаен! "

 

Балалыктан күптән чыксам да, мин,

Сабый кебек, уйнап туялмаган.

Хыял диңгезендә чайкаламын,

Дулкын булып, хисен тыялмаган.

 

Җырланмаган әле моңлы җырым-

Үзәк өзәрлеге табылмаган.

Сүзләремнән мәрҗән тезәсем бар-

Күпме шигырь,каләм кагылмаган!?.

 

Әле минем бик күп яшисем бар:

Тагын илле!.. Юк, йөз!..Йөз егерме!

Күп булырмы? Булмас!.. Янә туып,

Кабат яшәр идем бу гомерне!

 

Елена Григорьева-Данилова.

10.10.23.

 

 

СЕРДӘШЕМ ГАРМУН.

 

Каткан бәгырьләрне эретәдер,

Уйный гармун йөрәкләргә үтеп.

Ике җан дус моң тарата җиргә,

Шатлык-кайгыларны бергә сүтеп.

 

Көйли гармун зарым, ә мин сөйлим

Җанга-канга сеңгән моң сүрәсен:

"Газиз башлар белми ни үтәсен,

Беркем күрмәс, дустым, без күрәсен!"

 

Сынган канатларны төзәтерлек

Көч-дәрт алдым синнән, өмет бирдең.

Дусларга да чишмәс серләремне,

Уйларымны, гармун, тик син белдең!

 

Әй, гармуным, аерылмас дустым,

Бер җан, бер тын булып үрелгән без!

Шатлыкларны бергә җырлап узган,

Сагышлардан бергә түгелгән без!

 

Елена Григорьева-Данилова.

28.09.2023..

 

 

️БАРЫ ӨЧ СҮЗ!..

Үзебезчә, гади генә котлап,

"Туган көнең белән!"-диим әле.

Бары өч сүз-җылы, кайнар, якты!..

Шул өч сүзгә сыйган дөнья яме!

 

Шул сүзләрдә җылы, кайнар кочак-

Тәүге үпкән әти-әни тәме;

Гомерлеккә сайлаган яр-сөю;

Балаларың биргән тормыш яме!

 

Шушы өч сүз-килгән якты гомер;

Һәм яшисе еллар, тыныч картлык;

Узган сынаулардан килгән җиңү;

Син күрәсе сөенеч һәм шатлык!

 

" Тугаң көнең белән!"-бик моңлы җыр-

Җырлап үткән, җырланасы еллар!

Тик хәерле догаларга бәйле,

Хәерле сүз-гомер, еллар, юллар!

 

Елена Григорьева-Данилова.

22.08.2023.

 

КҮКЧӘЧӘКЛЕ ТӘКЫЯЛӘР.

 

Төш төш инде: кемдер күктә оча,

Я, булмаса, тирән диңгез кичә.

Бүген мин дә балачакка кайттым,

Сабый чагым күрдем, элеккечә.

 

Яланаяк ердым тузанны да,

Өндәгечә чирәм чыгын тойдым.

Бакчабызда агачларны кочып,

Туган нигез, өебездә булдым.

 

Безнең урам. Сабый чагым, имеш,

Ишетәм дә кебек әйткән сүзем...

Төш төш инде, чынбарлыктан аеры-

Мин үземне күзәтәмен үзем:

 

Урам-юлдан йөгерәм, мин нәни кыз,

Тузганактай оча тузган чәчем.

Кырдан кайта әни, кулларында

Күкчәчәктән үргән тәкыясе.

 

Чебиләгән аяк, тузанлы бит,

Тузган чәч өстендә күк тәкыя!..

"Менә, хәзер матур булдың",-диеп,

Әни көлеп, мине кочып сөя!

 

Күкчәчәкләр!.. Сихерләнгән кебек,

Тыным кысылганы һаман истә!..

Көн дә эштән сине каршыларга

Әни, бәгырем, яшәр идем төштә!

. **** ***** ****

Иген басуларын узган чакта

Башак арасыннан чәчәк эзлим.

Күрәм! Зәңгәр чәчәк! Әни күзе!..

Серле генә күз кысканын күзлим.

 

Әкерен генә пышылдый ул, гүя,-

"Син бит безгә якын, таныш чалым.

Онытмадык сине, чәчби кызый,

Без бит синең татлы балачагың!

 

Җый әле син безне, үр тәкыя.

Исеңдәдер әнкәң өйрәткәне.

Без сагынган кебек, ул да сине,

Бәхил булып, күктән күзәтәдер!"

 

Тәкыямне киеп күккә карыйм,

Күк тә зәңгәр, нәкъ чәчәкләр кебек!

Күкнең төсе булган шул чәчәкләр

Карый миңа әни үзе кебек!

 

Елена Григорьева-Данилова.

15.08.23.

 

 

КАГЫЛМАГЫЗ ЯЛГЫЗЛАРГА.

 

Ялгызларга саксыз кагылмагыз,

Авыр сүзләр әйтеп кимсетмәгез.

Чарасыздан үрсәләнгән җанны

Үпкәләтеп кабат үксетмәгез.

 

Телгәләнеп беткән бер йөрәкне

Тагын ничә телем телеп була!?.

Бәгырь ташы тузгып уалганга

Һичкем түзмәс, хәтта таштан кыя!

 

Кыйнамагыз мең кыйналган җанны,

"Калдык" диеп мыскыл сөйләшмәгез.

Ат күтәрмәс йөкне тарта Ялгыз,

Көч сынашу көлке-көрәшмәгез!

 

Кузгатмагыз тынган гарасатны,

Уятмагыз сыкрау, әрнүләрне.

Күкләр күрә сезне -оялыгыз!

Төшмәс микән ятим рәнҗүләре!?.

 

Ялгызлардан көлгән этләрне дә

Җир күтәрә-Ходай алсын хакын!

Яшә кимсенмичә, күтәр башың!

Горур бул, син, мәгърур Ялгыз хатын!

 

Елена Григорьева-Данилова.

06.08.23.

 

 

 

ТИГЕЗЛЕК ҮЗ ДӨНЬЯМДА.

 

Бу дөньяда бер нәрсә дә тигез итеп бүленмәгән:

Акыл бирсә-егәре юк; дәрткә дәрман үрелмәгән;

Ыспай, салкын матурлар бар-эчтән җылы өрелмәгән;

Бар әдәпсез, гадәтсезе-әхлак белән төрелмәгән!

 

Чибәрлек тә, буй-сын, гәүдә барсында да тигез түгел,

Юк камиллек-кемдә корсак, кемдә колак дөрес түгел.

Өлешеңә тигән көмеш сайлап алган өлеш түгел-

Кыек җирең төзәтергә беркем, берни тиеш түгел!

 

Берәү тиңен таба алмый, кемдер җитә бишкә, унга...

Кемдер берне генә сөя, туймаганнар йөри "сулга"...

Чама белми азынганнар ашкыналар түргә, зурга,

Азгыннарга түзми дөнья-бер төшерә түрдән хурга.

 

Яралганнан бирле шулай төзелгәндер-серле дөнья,

Яшь баладай алдап йөртә-адаштыра, кызыктыра.

"Менә булды"дигән җиргә хәйлә, мәкер корып куя,

Куып тотып булмый һич тә-дөнья сине үзе куа!

 

Көйле-көйсез көннәр була; шома дисең-җөйле була,

Бүген булган җенле дөнья иртәгесен җүнле була.

Бер уртаклык булмый калмый-җөйне чөйләп, көйләп була,

Һәрбер җайның үз вакыты-җай чыкмаган сирәк була!.

 

Мин, үзем дә дөнья кебек, вакыт-вакыт серле булам,

Тигезлекне эзли-эзли җенле булам, җүнле булам.

Йөз киселгән юлны ялгыйм, мең уелган җанны ямыйм-

Тигезлек шул-бар үз дөньям!

Шул дөньямнан һич тә туймам!

 

Елена Григорьева-Данилова.

21.06.2023.

 

 

 

АГАНАГА СӘЛАМ БИРӘМ.

 

Ник әйтәсез,-"кирәгең бер тиен,"диеп,

"Башым иеп, синнән сорап килмәм,"-диеп?

Баганага сәлам бирер чаклар була,

Бүген якын булган дуслар- ятлар була!

 

Беркайчан да әйтмә, зинхар, " беркайчан" дип,

Иске дусларыңны юк бәягә сатма!

Акчаң беткәч, яңалары качып бетәр-

Калмассыңмы үзең бер тиенлек хакка!?.

 

Корт кимерә тәкәббернең аңсыз миен,

Саранлыгы, комсызлыгы сукырайта.

Иртәгәсен ни буласын уйламый ул-

Бүген яши" аяк тибеп- чәчәк ата."

 

Артын борган дусларыма карыймын да,

Ходаема инәләмен:-Зинхар, кичер!

Кичер, Ходай, тик аларны җиргә төшер!

Җаен табып, берәм-берәм, миңа китер!

 

"Килдегезме?"-дип сорамыйм, ачуланмыйм-

Мин бик сабыр, түземлегем хәттин ашкан.

Күзләренә көлеп карау нинди бәхет-

" Багана"га әйләндем бит яңа баштан!

 

Баганага сәлам биреп үттем бүген,

Матур итеп, чын дусларча,-"нихәл? "-дидем.

Сыгылганда, егылганда сыенырлык

Пар багана булыйк әле, дустым, дидем!

 

Елена ГРИГОРЬЕВА

Комментарийлар