Логотип «Мәйдан» журналы

ДАМИРА МИННЕБАЕВА

(Теләче районы Урта Мишә авылы).

Мин, Миннебаева Дамира Рамил кызы, Теләче районы Урта Мишә авылында туганмын. Казан Дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем алдым. Шигырьләрне язарга да, укырга да яратам. Үземнең дә ике шигырьләр җыентыгым дөнья күрде.

 

ӘНИ КАЙТТЫ КЕБЕК ӨЙЛӘРГӘ

Чәйләр эчәм кичен, искә алып

Җиләк салган әни чәйләрен.

Әй сагынам әни белән бергә

Җир җиләге җыйган җәйләрем.

 

Урман читендәге аланлыкка

Күпме бардык икән җиләккә!

Ярышкандай бергә әнкәй белән

Җиләк тутырабыз чиләккә.

 

Җиләк җыйган чакта искә ала

Әни үзенең яшьлек елларын.

Әкрен генә авыз эчләреннән

Көйләп ала моңсу җырларын.

 

Үлән арасына кырын ятып

Ял итәргә вакыт табабыз.

Кесәдәге чәйне тәмләр өчен,

Җир җиләге өзеп кабабыз.

 

Кайтыр юлга чыккач тукталабыз

Тагын таныш чишмә янына.

Чиләкләрне каплап яулык белән

Кузгалабыз авыл ягына.

 

Юлның тузанына төшеп кала

Икәү салган аяк эзләре.

Күрсәң иде, сөенечтән безнең

Бәхет баскан көләч йөзләрне!

 

Самавырны ничә кабат әби

Яңартадыр, безне көткәндә.

Кайтып керә идек кош тоткандай,

Кояш баш турына җиткәндә.

 

Җиләк салып әби чәйләр ясый,

Без сөйлибез ниләр күргәнне.

Кайсы тирәләрдә, кемнәр белән

Бүген җиләк җыеп йөргәнне...

 

Тамак төпләремдә тора кебек

Җир җиләкле чәйнең тәмнәре.

Әби белән булган, әни белән

Бу тормышның бөтен ямьнәре.

 

Урманнарда җиләк җыйган чаклар

Калды бары сагынып сөйләргә.

Җир җиләге белән чәйләр эчтем,

Әни кайтты кебек өйләргә!

 

ӘНИ БУЛУ

Әниләрне аңлау өчен

Үзең әни булу кирәк.

Шул мизгелдән гел башкача

Тибә башлый икән йөрәк.

 

Җил-яңгырлар тидермичә

Саклап кына үстерәсең,

Хыялыңда тауларны да

Урыныннан күчерәсең.

 

Ирешелгән һәр уңышка

Кош тоткандай куанасың.

Борчылганда, йокылардан

Сискәнгәләп уянасың.

 

Чыгып киткәч синең яннан,

Яшәешкә көйләнәсең.

Нишләп йөри икән диеп,

Үзалдыңа сөйләнәсең.

 

Салкыннарда җылы кием

Куйсаң үзең өскә киеп,

Төшерәсең исләреңә,

Туңып йөрми микән диеп.

 

Кайнар чәең эчкән чакта

Күңелеңнән серләшәсең.

Бармы икән ризыгы дип,

Үзең белән сөйләшәсең.

 

Әллә ниләр, әллә ниләр

Уза ана йөрәгеннән.

Кайчагында артыгын да

Борчыласың кирәгеннән.

 

Әнекәем биш баласына

Күпме янды, көйде микән?

Әни кебек әни булу

Ай-һай бик тә авыр икән.

 

САГЫНУ

Гомер уза, олыгаям ахры,

Балачакны ешрак сагынам.

Авылымның һәрбер чокырына,

Сукмагына хәтле табынам.

 

Капка төбендәге коеларның

Барыбызга җитте сулары.

Очраштырды безне, дуслаштырды

Көянтәле чишмә юллары.

 

Чишмә тауларында чана шудык,

Итекләргә бозлар катканчы.

Кайчак әни эзләп чыгар иде,

Әти кичен эштән кайтканчы.

 

Язга чыксак, тишек тубын типтек,

Типкеч тибеп үстек кышларын.

Урамнар да әле онытмыйдыр

Бергә үскән күрше кызларын.

 

Бакчаларда үскән чияләрне,

Алмаларны бергә ашадык.

Егетләр дә хәтта уртак булды

Беребез сөйде, беребез ташлады.

 

Сагындырып искә төшә шулай

Балачакның гамьсез көннәре,

Олыгайган саен төшкә керә,

Яшьлегемнең айлы төннәре.

 

Бернәрсә дә алыштыра алмый

Шомырт исле авыл кичләрен.

Киткәнне дә кире кайтара бит

Авылларның тарту көчләре.

 

АВЫЛ ТӨНЕ

Җәйге бер төн. Басып торам ялгыз,

Йолдызларга карап сокланып.

Бер кеше юк. Авыл тынып калган,

Чыклы юрганына уранып.

 

Җитәкләшеп икәү урам буйлап

Юктыр бәлки инде узулар.

Егетнең дә гади, җәяүлесен

Өнәмиләр хәзер күп кызлар.

 

Качып кына олы-кечесеннән,

Яшьләр утырмыйлар оялып.

Кочаклашып килгән егет-кызга

Юл бирәсең үзең тукталып.

 

Мәхәббәт тә хәзер үзгә кебек,

Яшермиләр аны йөрәккә.

Кайберәүләр янмый-көйми генә

Файдалана аны кирәккә.

 

Тик үзгәрми авыл төне генә,

Ул һаман да серле, йолдызлы.

Эзләп чыктым әле урамнарга

Яшьлегемдә калган бер кызны.

 

...Җәйге бер төн. Басып торам ялгыз,

Йолдызларга карап, сокланып.

Күңелем белән капка төбе саен

Сердәш эзлим үземә тукталып.

 

АЛМАЛАР

Коела алмалар, коела...

Ни ара җәй узды, сизмәдем.

Талымлы сабыйдай арадан

Матурын, тәмлесен эзләдем.

 

Кайсысы өзелгән өлгереп, ‒

Алары кызарган, алланган.

Кайсысы бер кырау төшүгә,

Җитте дип көзләргә алданган.

 

Алмалы бизәкле келәмдәй

Күренә алмагач төпләре.

Кызылдан, яшелдән, сарыдан

Сайлаган чигүче җепләрне.

 

Үреләм, матур дип, кызылга.

Соклану, куану йөземдә.

Ялгыштым ахрысы тагын бер, ‒

Язымда түгел лә, көземдә...

 

Алмасы кызылын  кызыл да,

Тәмнәре бигрәк ачы ла!

Булмады сайлаган җимешнең

Мин көткән тәмнәре тамчы да...

 

Дамира МИННЕБАЕВА

Комментарийлар