Логотип «Мәйдан» журналы

АЛСУ ГАЛЕЕВА

Актаныш.

Мин Актаныш авылыннан. Миңа 35 яшь. Тормыш иптәшем Айзат белән өч кыз үстерәбез. КПКГ «Доверие» оешмасында займнар буенча менеджер вазифасын башкарам.

ХЕЗМӘТ ‒ БӘХЕТ

Хезмәт итү ‒ бәхет бит ул,

Аяк-кулларым исән.

Шөкер итеп Аллаһыма,

Яңа көннәргә керәм.

 

Язда утырткан орлыклар

Җәй буена үсәләр.

Көздә җыелган уңышлар

Ел дәвамы җитәләр.

 

Җиңел була авыр эш тә,

Күңелең тартып торса.

Тынычлык килер илемә,

Изге теләктә булсак.

 

КЫШ ЧЫККАН СЕБЕРЕРГӘ

Килеп җиткәнче кунагы,

Кыш чыккан себерергә;

Себеркесе җил-бураннан ‒

Кар тузаны бар җирдә.

 

Атлаган саен җырлыйдыр

Себерелгән карлары,

Шушы җырга кушыладыр

Җилнең курай моңнары.

 

Кар болыты бер саекмый,

Һаман өстәлеп ява.

Себеркегә армый-талмый

Хезмәт итәргә кала.

 

Көткән кунак ‒ Яз сылуы,

Инде килеп тә җитә.

Кышның юкка тузынуы,

Кар тиздән эреп бетә.

 

БЕЗНЕҢ ӘТИ «ЯЗ ГЕРОЕ»

Безнең әти «Яз герое»,

Хәйран эшләр башкарды:

Сыерчыкка оя ясап,

Гөрләвеккә юл ярды.

 

Кояш күпме тырышса да,

Җиңәлмәде бозларны.

Тоткынлыктан азат иттек

Гөрләвекнең суларын.

 

Төзүче түгел һөнәре,

Бердигән оя ясый.

Кошлар бирә төп бәяне,

Сыерчыкларга ошый.

 

ТУЗГАНАКЛЫ ВАТАНЫМ

Яз озыны, җәй буена

Чәчәк ата тузганак.

Бихисап сары таҗлары ‒

Витаминлы чыганак.

 

Сары гөлләмәне җыеп,

Тәкыяне үр әле.

Тузганаклы Ватанымның

Гүзәллеген күр әле.

 

МИН ЯРАТАМ ТОРМЫШ АГЫШЫН

Мин яратам тормыш агышын,

Алтын көзнең сары сагышын,

Усал кышның салкын кичләрен,

Шаулап килгән язның хисләрен.

Мин яратам тормыш агышын,

Дивардагы сәгать тавышын,

Сандугачлы җәйнең төннәрен,

Сөйгәнемнең серле күзләрен.

Мин яратам тормыш агышын,

Челтерәп аккан чишмә тавышын,

Бакаларның тынмас җырларын,

Җылы җилнең чәчем сыйпавын.

Мин яратам тормыш агышын…

 

Алсу ГАЛЕЕВА

 

Комментарийлар