Логотип «Мәйдан» журналы

АЛСИНӘ СӘЛАХОВА

(Апас районы Морзалар авылы)

Мин Сәлахова Алсинә Расил кызы. Мина 29 яшь. Тумышым белән Кайбыч районының Олы Урсак авылыннан, хәзерге көндә Апас районы Морзалар авылында ирем Илфир һәм кызларым Илина, Зөләйха, Сумая белән яшим. Шигырь язу ‒ минем җан тынычлыгы, күңелемне бушата торган бер шөгылем. Әле тагын мин калфаклар тегәргә яратам.

ШАТЛЫГЫМНЫ БҮЛЕШӘСЕМ КИЛӘ...

Шатлыгым эчемә сыймый,

Кычкырасым килә җиһанга.

Тик сабыр бул дим үз-үземә,

Аңламаслар сине барсы да.

Бәлки бу хәбәр кемнеңдер,

Иренен чәйнәтеп, канга батырыр.

Берәүләре йөрәккәен тотып,

Ах болар дип, җиргә егылыр.

Синең шатлыгыңа хәзер

Шатланучы хәтта калмады.

Ишетепме минем шат хәбәрне

Берәүләргә ризык бармады.

Ә начарын әйтсәң хәбәрнең,

Әй бик начар булган диешеп

Торыр иде кайберәүләре аның,

Эчләреннән генә көлешеп.

           

ӘНИЕМӘ

Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга, ‒

Диеп өйрәтте безне

Апалар балачакта.

 

Әни диеп карга түгел,

Язар идем ташка да.

Бик аз булыр ташка язу,

Һәйкәл кирәк куярга.

 

Тормыш сынады сине,

Уңнан, сулдан төртте ул.

Егылмас өчен үзе

Сузды хәтта көчле кул.

 

Шатлыгы да яусын әйдә,

Карлар кебек ишелеп.

Болыт капласа күгеңне,

Кояш яктыртсын килеп.

    

ҮСӘСЕ КИЛӘ

Әле мин бик кечкенә,

Үсәсе килә тизрәк

Тик әнием әйтә миңа:

Үсми торчы әзерәк.

Шаян һәм шук балачагың

Булсын, ди ул, күбрәк.

Әни аңламый микән соң

Зур булу әйбәтрәк.

Конфет ашарга рөхсәтне

Сорарга да кирәкми,

Урамга чыгып китсәм,

Мина шелтә эләкми.

Юк, диде әни шулчак,

Зур булу ул бик кыен.

Аның өчен әле синең

Җитми ди хәтта буең.

 

ТИМӘГЕЗ КҮҢЕЛЕМӘ

Күңел тынычлыгын югалттым мин,

Диңгездәге давыл диярсез?

Дулкыннары ярга бәргән кебек,

Күңелем дә шундый, иярсез.

Бәргәләнеп елыйсылар килә,

Тешне кысып, тыштан елмаям.

"Түз генә," - дим, эй җанкаем минем,

Сабырлыклар бирер бер Аллам.

Халәтемне беркем аңламас күк,

Бушат эчеңне миңа димәгез!

Мин ышанмыйм изге җаннарга,

Бәгыремә генә тимәгез!

       

КЫЗЛАРЫМА

Бер-бер артлы үсеп килә

Энҗедәй өч кызыбыз.

Бер-берегезгә терәк булып,

Гел янәшә булыгыз.

 

Апа-сеңел бит сез хәзер

Бер карында яралган.

Туганлык җепләрегез

Тумыштан ук ялганган.

 

Бик бәхетле, сәламәт һәм

Тәүфикълы сез булыгыз.

Тормыш юлларыгыздан

Тайпылмыйча барыгыз.

 

Иң зур бәхет безнең өчен

Сезнең көләч йөзегез.

Нинди язмыш язылса да,

Булсын тик бәхетегез.

 

Алсинә СӘЛАХОВА

 

Комментарийлар