Логотип «Мәйдан» журналы

АЛМАЗ ИЛҺАМ

(Лаеш районы, Столбище бистәсе)

Үзем тумышым белән Әлки районы Иске Әнҗерә авылыннан, хәзерге вакытта Лаеш районы Столбище бистәсендә яшим.

 

Ахырзаман

Ахырзаман, дөнья бетә диеп

Авыз чайкыйбыз без һаман.

Табигатьтә әнә үзгәрде бит,

Үзгәрде бит, баксаң, бу заман.

 

Ата улны, ана кызны белми,

Адым саен җирдә зур ялган.

Туганнар да бер-берләрен сөйми,

Һаман сөйли гайбәт һәм яман.

 

Ыгы-зыгы, кеше кеше күрми,

Егыласың, торып чабасың.

Ә сөйлибез һаман, бер туктамый

Кире яктан кояш чыгасын.

 

Күпме кан коела, кеше үлә,

Хатын-кызлар, картлар, балалар.

Бер гаепсез күпме нарасыйлар

Ата-анасыз ятим калалар.

 

Нинди була соң ул ахырзаман,

Кемнәр шунда барып караган?

Чагыштырсаң, шул түгелме икән

Без яшәгән хәзерге заман?

 

ТУГАН ЯКНЫҢ АЛТЫН КӨЗЛӘРЕ

Чагыштырып булмый берни белән

Туган якның алтын көзләрен.

Күз яуларын алып балкый бит ул

Кояш нурларында көннәрен.

 

Таңнарында булган матурлыкка,

Хәйран кала аңа бар халкым.

Агачлардан тама сыман балкып,

Әкияттәге сары мең алтын.

 

Нинди генә төсләр юк бит баксаң,

Сары, кызыл, яшел, шәмәхә.

Ә кояшы күзне чагылдырып,

Табигатькә безне гел дәшә.

 

Нинди байлык, нинди матурлык бит,

Күрә белсәң хайран калырлык.

Туган җирен ташлап киткәннәргә,

Бер уйласаң, гыйбрәт алырлык.

 

Чагыштырып булмый берни белән

Матурлыгын туган ягымның.

Мин сөенәм шунда туганыма,

Үткәненә бала чагымның.

 

СӨЮ ЧАТКЫСЫ

Сөю сүнә диләр. Мин ышанмыйм,

Нигә сүнсен чынлап яратсаң.

Еллар үтеп олыгайган саен,

Якыная гына барасың.

 

Сөя алдың икән, син бәхетле, димәк,

Ә сөйсәләр, тагын бәхетле.

Ә балалар, күп тапкырлар тагын,

Арттыралар шушы бәхетне.

 

Искә алып ап-ак күлмәкләрне,

Кабат-кабат еллар урыйсың.

Шул чагында гомер сукмагыннан

Дөрес барганыңны аңлыйсың.

 

Истәлеккә назлы сурәт кала,

Мәхәббәтнең булмый үткәне.

Бер Аллаһым, мең-мең шөкер итәм,

Насыйп иткән өчен көткәнем.

 

Бер әйләнеп артка карыйсың да,

Бик еракта калган ул еллар,

Вәгъдәләшеп, алтын балдакларны

Алышынып үткән ул юллар.

 

Тап төшерми яшик мәхәббәткә,

Югалтмыйча сөю-хөрмәтне.

Гомер сукмагыннан тайпылмыйча,

Атлыйк әле кушып йөрәкне.

 

Сөю булсын һәрбер кешедә дә,

Мәхәббәтнең булсын яктысы.

Тормыш барган чакта сөеп яшик,

Сүндермик без сөю чаткысын.

 

АЯНЫЧ

Аяныч... Бик аяныч икән,

Син кирәктә идең син әйбәт.

Ә кирәгең беткәч, китә арттан,

Салып таптап, яман һәм гайбәт.

 

Кирәк чакта сүзләр башка иде,

Ул елмаю, якты йөз иде.

Мескен генә йөргән адәмнәр дә

Борын чөя бүген, күр инде.

 

Биеклеккә менү үзе бер авырлык,

Биеклеккә менсәң, урының тап,

Мәтәләве мең кат авыррак,

Син менгәнче уйла, җиде кат.

 

Алтын тәхет вакытлыча бит ул,

Кара белән ак та янәшә.

Бер мизгелдә җимерелә тормыш,

Булганына шөкер дип яшә.

 

Алтын-көмеш, дуслар, бар да кала,

Тик озата кылган гамәлең.

Сорау, җавап безне алда көтә,

Сынауларга булырмы мәлең?

 

Ташпулатлар анда кирәк түгел,

Барысын да корып куйганнар.

Бары кирәк дөньялыкта калган

Дога кылыр өчен туганнар.

 

СӘЕР ТЫНЛЫК

Бер көн шулай үзем генә калдым,

Комачауламый миңа беркем дә.

Тыныч кына ятып ял иткәндә,

Сәер тынлык сиздем үземдә.

 

Шау-шу да юк, беркем борчымый да,

Тып-тын калган өйдә барысы.

Савыт-саба шалтырамый хәтта,

Ак песи дә йоклый ахрысы.

 

Тик барыбер нидер җитми кебек,

Бер уйласаң, бар да тәртиптә.

Сәер тынлык тынгы бирми миңа,

Аңлатырлык түгел йөрәккә.

 

Җитми икән өйдә якын кешең,

Җитми икән тәмле аш исе.

Оныкларның шау-шу тавышлары

Яшәү өчен бирә дәрт хисен.

 

Шаулап торсын бала тавышлары,

Шалтырасын әйдә табалар.

Яшәгәндә, гөрләп яшисе бит,

Тыныч булсын иде дөньялар.

 

Алмаз ИЛҺАМ

Комментарийлар