Логотип «Мәйдан» журналы

АЛИЯ ЗИЯТДИНОВА

(Лаеш районы Имәнкискә авылы)

1962 елның 24нче сентябрендә Лаеш районы Имәнкискә авылында туганмын. 1978 нче елда Имәнкискә авылы сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Казан педагогия училищесына укырга кердем.

1982 нче елда училищены уңышлы тәмамлап, юллама буенча туган авылым Имәнкискәгә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә кайттым. Читтән торып, Казан дәүләт университетының филология факультетында белем алдым. Утыз елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирдем.

Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк идем. Балачагымнан авылыбызның һәм районыбызның мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгать чараларында катнашып киләм. Шулай ук шигырьләр язарга яратам, аларны көйгә дә салам. Шигырьләрем туган авылыма, аның гүзәл табигатенә, тырыш уңган халкына, балаларга, газиз әниләргә, яшьлек-мәхәббәткә, дусларыма багышлана.

Тормыш иптәшем белән дүрт бала тәрбияләп үстердек. Хәзерге вакытта  оныклар сөеп куанабыз.

 

 ТУГАН ТЕЛЕМ

Әннә диеп, әттә диеп

Ачылган сабый телем,

Туган телем – Тукай теле,

Аһәңле, жанлы телем!

 

Көйгә салсаң, сандугачның

Моңлы сайравына тиң,

Туган телем – татар теле,

Чиксез горурланам мин!

 

Дөньяның һәр почмагында

Яңгырый татар сүзе,

Иркә гөлдәй назлы, кайчак

Кылычтай үткен үзе!

 

Алиш, Җәлилләр өчен ул

Коралдан көчле булган.

Үлемсез иткән аларны,

Тарихка язып куйган!

 

Туган җирем – Татарстан,

Казан – данлы башкалам.

Күпмилләтле, төзек, матур,

Күргән һәркем таң кала!

 

Яңгырый тальян моңнары

Ямьле Сабан туенда.

Чылтырый көмеш чулпылар

Яшь кызлар толымында.

 

Дәртле бию, моңлы җырлар,

Милли көрәш, уеннар,

Атлар чаба! Эйтегезче,

Бу хозурлык кайда бар?!

 

Бу – минем Туган җирем шул!

Дуслык-туганлык илем.

Сөекле туган телем ул

Кадерле татар телем!

 

Сәйдәш моңы белән данлы,

Илһамлы, Әлфияле,

Татар җырын дөнья буйлап

Яңгыраткан Хәмдүнәле!

 

Яратып һәм горурланып

Сөйләшәм үз телемдә.

Әткәм-әнкәм, әби-бабам

Мирас иткән телемдә.

 

Мактармын аны, саклармын,

Яклармын, теш тидермәм.

Минем өчен кадерлерәк

Тел юк Туган телемнән!

 

Бишек җыры

Әлли-бәлли итәрсең,

Йокыларга китәрсең,

Көне буе йөгереп

Арыдың, ял итәрсең.

 

Күзең йомсаң, күктә син

Матур айны күрерсең,

Очкычларга утырып,

Җирне карап йөрерсең.

 

Урман-кырлар өстеннән,

Биек таулар өстеннән

Очып узып китәрсең,

Әлли-бәлли итәрсең.

 

Йокла, йокла, йом күзең,

Бигрәк акыллы үзең,

Шаярмыйсың артыгын,

Тыңлыйсың әни сүзен.

 

Әлли-бәлли ит балам,

Мин дә ял итеп алам.

Йокла, йокла, йом күзең,

Минем шаян йолдызым.

 

ӘНКӘЙЛӘРГӘ ТИҢНӘР БАРМЫ СОҢ?

Һәр туасы таңны көтеп аласыз сез,

Хәер дога кылып Ходайга.

Нурлыдыр йөзегез, үтемле сүзегез,

Уегыз – изгелек һәм файда.

 

Ак яулыклы газиз әниләр,

Күңелегез һәрчак сафлыкта.

Насыйп булсын сезгә кадердә, хөрмәттә

Яшәргә муллыкта, саулыкта!

 

Гомер биргән өчен без рәхмәтле сезгә,

Исән-имин яши күрегез!

«Балаларым» диеп, әле дә янасыз,

Тәрәзәдә һаман күзегез.

 

Олы йөрәгегез сыйдыра барысын,

Шатлыгы да сыя, кайгысы.

Сездәй сабыр, түзем була алмас беркем.

Әнкәйләргә тиңнәр бармы соң?

 

БӘХЕТ НӘРСӘ?

«Бәхет нәрсә?» ‒ диләр. Минемчә, ул –

Гомер итү Туган җиреңдә,

Кирәк булуыңны тоеп яшәү

Шушы газиз җиргә синең дә.

 

Каршы алу аның алсу таңын,

Саф һавасын сулау ни тора!

Туган туфрагында бәхет арта,

Кайгы-сагышлар да онытыла.

 

Адашкан кош төсле тоела миңа

Чит җирләрдә гомер иткәннәр,

Бәхет эзләп, алтын таулар эзләп,

Туган җирләреннән киткәннәр.

 

Язмышыма мең рәхмәтләр укып,

Сөеп атлыйм авылым сукмагын.

Мәктәбемә киләм, ә каршыма

Йөгерешә шаян дусларым.

 

ИМӘНКИСКӘМ

Язмышыма рәхмәт укыйм,

Аермаган өчен синнән.

Алыштырмас идем сине

Башка һичбер чит-ят җиргә.

 

Кая гына барсам да мин,

Кайтамын сине сагынып.

Бәхетем син, язмышым син,

Имәнкискәм, әй авылым!

 

Урманнарың, киң кырларың,

Ямьледер Чулман буйларың.

Туганнар һәм дуслар белән

Күңелле Сабан туйларың.

 

Сулар һаваң – җанга дәва,

Җилләр назлы бары синдә.

Шундый ямьле, гүзәл җәйләр

Юктыр кебек башка җирдә.

 

Имәнкискәм, җан бишегем,

Аяз булсын һәрчак күгең!

Киләчәгең матур булсын,

Мәңге яшә, Туган җирем!

 

Кая гына барсам да мин,

Кайтамын сине сагынып.

Бәхетем син, язмышым син,

Имәнкискәм, әй авылым!

 

Алия ЗИЯТДИНОВА

 

Комментарийлар