Логотип «Мәйдан» журналы

ӘЛФИРӘ ГАЛИЕВА

(Аксубай районы, шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе).

Мин Татарстанның ямьле бер почмагында – данлыклы шәхес, мәгърифәтче Нәҗип Думави туган Аксубай районының Яңа Дума авылында 1971 елның 19нчы августында алты балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Мәктәп елларында булган активлыгым Алабуга дәүләт педагогия институтында да дәвам итте. Хәреф таный башлауга, дәү китапларны укуым миндә китапка олы мәхәббәт тәрбияләде. Туган авыл мәктәбендә язучылар берлеге әгъзасы Рушания Низамова җитәкләгән “Әллүки” түгәрәгендә каләм чарлый башладым. Уйнап кына вак-төяк мәкаләләрдән башлаган идем, инде шактый иҗат җимешем республика матбугат битләрендә урын алдылар (“Авыл таңнары”, “Шәһри Казан”, “Безнең гәҗит”, “Идел”, “Мәгърифәт” һ.б.). Мин әти-әниемә, туганнарыма, туган авылым мәктәбенең барлык мөгаллимнәренә, журналистлар Илфат абый Фәйзрахмановка, Хөсәен Вәлиәхмәтовка, Гөләндәм Галиевага, хезмәттәшләремә олы рәхмәтемне белдерәм. Алар миңа канат куйдылар, төпле киңәшләрен бирделәр.

Институтны  1993 елда тәмамлагач,  Казанның  97нче номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлымны башладым. 1995 елдан Аксубай лицеенда милли мәгариф эшләре буенча директор урынбасары булып эшлим. “Туфан дәвамчылары” клубын җитәклим. Шигырь язу буенча авторлык программасы төзедем. Ул программа республиканың “50 инновационных идей в образовании» бәйгесендә 2нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Укучыларны әдәбиятка тарту, матур әдәбият дигән серле дөньяга алып керү, аларны каләм чарларга өйрәтү – төп максатларым.

 

ТӨРКЕМ-ТӨРКЕМ ҮСКӘН РОМАШКАЛАР

Төркем-төркем үскән ромашкалар

Төшләремә кереп йөдәтә.

Уйламачы Кармәт гөлләрен дип,

Искән җилләр көнгә йөз әйтә.

 

Төркем-төркем үскән ромашкалар

Тайгаларда корырлар микән?

Елап озатып калган пар каеннар

Мин кайтканчы торырлар микән?

 

Төркем-төркем үскән ромашкалар

Гафу итәр микән кайтмасам...

Ә мин үләр идем,саргаюдан,

Ромашкалар чәчәк атмаса.

 

ТУРГАЙЛАР БЕЛДЕ МИКӘН?

Кыр чәчәкләрен сөйгәнне

Тургайлар белде микән?

Тайгада гөл эзләп йөргән

Ир-аттан көлде микән?

 

Гадилеккә гади үзе,

Матурлыкка бик матур.

Кыр чәчәгенең исләрен,

Посылкага, Лу, тутыр.

 

Тургайлар беләме икән

Ничек сагынганымны?

Мондагы шыксыз кошка да

Почти “табынганымны!”

 

Юк, белмидер, белсә әгәр,

Бер җырлап китәр иде!

Уналты елдан соң канәт,

Моннан китәрсең, диеп...

 

ЯҢГЫР БЕЛӘН ВАЛЬС БИЕДЕМ МИН...

 Вальс биедем бүген яланаяк,

Башмагымнан барыбер су керә.

Ак юл теләп калган пар каеннар,

Хәлемне сездән яхшы белә.

 

Яңгыр белән вальс биедем мин.

Аю, бүре котырып кул чапты.

Йомшак үләнгә дип баскан идем,

Аягымны кычыткан чакты.

 

Яңгыр белән вальс биедем мин,

Рәеш күлмәгемне кимәдем.

“Ант”ым өчен читкә сөргәннәргә

Бармак очы белән тимәдем.

 

Яңгыр белән вальс биедем мин,

Бер янды аяклар, бер туңды.

Акланмый ич гаебе булмаса да,

Фәхри абзый малайдан уңды.

 

Яңгыр белән вальс биедем мин,

Пычкым имән төбенә куеп.

Керсез исемемне әнә бүген

Маташалар күкләргә уеп.

 

КАЕН ЯФРАГЫНА СЕРЕМ СЫЙДЫ

Акны кара димәдем беркайчан,

Башым төйсәләр дә, ак дидем.

Шигырьләрем аксөяк патшаны

Бер караштан егарлык иде.

           

Беркем белмәс яфрактагы серне,

Аю, бүре, елан, пошилар.

Ничә елың зерәгә узды дип,

Аллаһ белә: бер дә пошмыйлар.

 

Беркем белмәс яфрактагы серне,

Минем белән китәр инде ул.

Ромашкалар белән пар каенны

Елатырлык итәр инде ул...

 

Анаң танымаслык итсә язмыш,

Серләр төер булып укмаша.

Землянкада калган күсе көтүе

Сыңар телем өчен тукмаша.

 

Серем китте минем белән бергә,

Сөякләрем белән черидер.

Ап-акны кара дип әйтүчеләр,

Планетамны минем эзлидер...

 

 

ЯТАМ ӘЛЕ...

Аркылыны буйга салмый,

Ятам әле тайгада.

Болай яталмаган идем,

Нинди иркен калада.

 

Черек агач төпләрендә

Зур тормыш кайный икән.

Кармәтен сагынуыннан

Бу кайчан айныр икән?

 

Кырмыска, корт, үрмәкүчләр

Яши ата йортында.

Тайгага көчләп озатмый

Иле хәтта кортын да.

 

Ач карынга уйлап ятам:

Карга ите тәмледер?

Туган якның төтене дә,

Аһ-зары да ямьледер.

 

Эх, димен, кайтасы иде,

Аюларга атланып.

Еласын иде землянка,

Көне-төне капланып.

 

Уйлап ятам, әгәр димен,

Аяклы бәхет килсә.

Ә дә, җә дә дими генә,

Гафу ит дип баш исә.

 

Әдәп йөзеннән Хизбулла

Гафу итәр, мөгаен.

Бар үпкәсен онытыр ул,

Көтә дисә пар каен.

 

Әлфирә ГАЛИЕВА

Комментарийлар