Логотип «Мәйдан» журналы

АЛЬБИНА БАШИРОВА

(Апас районы, Карамасар авылы)

Китапханәче булып эшлим, ирем белән өч кызыбызны үстерәбез. Авылны, бәйләүне, тынычлыкны һәм гаиләмне яратам. Шигырьләр язам, шигырьләремә язылган җырлар да бар.

 

***

Әйдә кил. Кочаклыйм...

Көчле булып арыгансыңдыр...

Күңелеңә калкан булган

Битлегеңне салгансыңдыр.

 

Бир кулың, җылытам,

Бармакларың туңмаса да.

Җылы куллардан йөрәккә

Артык файда булмаса да.

 

Тынычлан. Сөйләшик.

Әллә ни сер чәчмәсәк тә...

Җаннар табар уртак телне,

Бер авыз сүз дәшмәсәк тә.

 

Ела син. Карамыйм.

Елаганны бик күп күргән...

Тәнне җанга ялгар өчен

Елау мөмкинлеге биргән.

 

Әйдә кил... Кочаклыйм.

Җылы булып китәр, беләм.

Яңгыр белән җил сөйләшә.

Ә мин үз-үзем белән...

 

***

Ил теленнән бизгәннәргә

Язмыш кануны кырыс.

Атаң-анаң татар ласа,

Ничек соң үзең урыс?!

 

Туган телдә "әнкәй" дип тә

Юктыр әле әйткәнең...

"Мам!" дип кенә җибәргәнгә

Рәнҗемиме әнкәең?

 

Рәнҗемидер... Сөенәдер!

"Улым кеше була!" ‒ дип.

"Урысчаны әйбәт белә,

Югалмас бу бала!" ‒ дип...

 

Исем алмаштырып кына

Сатып татарның данын,

Юньле урыс булалмыйсың,

Тырышма да, наданым!

 

Рәхәтме килмешәк булу

Чит гадәтләр илендә?

Һичьюгы, сүгенә бел син

Газиз татар телеңдә!

 

Татар бит син! Җүнсез малай!

Бабаларың ‒ татарлар.

Килер бер көн, оныкларың,

"по-татарски" күмәргә дип,

Мулла эзләп чабарлар...

 

БУШЛЫК

Бетте бу көн.

Мин ялгызым

Өйгә кайтам төнге юлдан.

Әллә ниләр булды бүген,

Җанга шыплап бушлык тулган.

 

Күп йөрелгән көне буе,

Әллә ниләр күрдем бүген.

Белмәсәң, яхшырак буласы

Әллә ниләр белдем бүген.

 

"Сиңа гына әйтәм!" ‒ диеп,

Бик күп сүзләр сөйләделәр.

"Без килгәнче генә..." ‒ диеп,

Бер каенга сөяделәр.

 

Озак торгач кына белдем:

Ул каен бит аумый икән.

Алдаганнар... Булса инде,

Күнеккән без аңа күптән.

 

Әллә ниләр булды бүген,

Очрашулар, күрешүләр...

Артык файдасы булмагач,

Сәләм бирми үтешүләр...

 

Бик күп булды. Гадәттәге

Ялган тулы бер көн узган.

Буп-буш килеш өйгә кайтам, ‒

Җанга шыплап бушлык тулган.

 

ЯШЬ ГОМЕР

Кыр казлары китә җәйләр эзләп,

Сүзсез генә сезне озатам.

Канат изәп, яшьлек хыялларым

Хушлашалар кебек ерактан.

 

Язым узды, җәем узып бара,

Хисләремне тирән яшердем...

Әкрен генә, сиздермичә генә,

Яфракларын коя яшьлегем.

 

Күпме серләр калды ачылмыйча,

Назлар калды тапмый иясен.

Кем уйлаган, шулай бик тиз генә

Язлар узып, көзләр киләсен.

 

Кыр казлары кайтыр тезелешеп,

Алар өчен кабат яз килер.

Тагын бер кат туып яшәсәң дә,

Җитмәс кебек иде яшь гомер.

 

АВЫЛ ИСЕ

Гади генә

Сүзләргә сыймый торган

Әллә ниләр искә төшә,

Әйтергә кыймый торган...

 

Төрле-төрле.

Әйтерсең лә,

Бик оста ля парфюмер,

Салып бутаган исләрне,

Бик матур флаконга бер.

 

Бөтен төсмер бар бу истә,

Күзләреңне йом әйдә!

Әнә иң аскы ноталар

Балачак үткән өйдә.

 

Ишегалды, агач басма

Яңа гына юылган,

Әни пешергән аш исе

Бөтен җиргә таралган.

 

Бакчада шомырт агачы,

Кулларда кайры исе ‒

Иң рәхәт, кайгысыз чакның

Тынычлык, бәхет хисе.

 

Урта ноталар ‒ бал исе;

Серле дә ул, татлы да.

Яшьлек ‒ баш әйләнгән вакыт

Татлы хисләр хакына.

 

Җиләк катыш печән исе,

Яңа чабылган печән.

Күзең йомсаң, баш әйләнә

Бу җәйге, сихри истән.

 

Яшьнәп явып киткән яңгыр,

Бастырып тузаннарны,

Юеш чирәм чиркандырып

Кытыклый табаннарны...

 

Күңел тулы күбәләкләр,

Авыр уйлар җанга ят.

Барсы да беренче тапкыр,

Бөтен нәрсә тәүге кат.

 

Югары ноталарында ‒

Авылның рәхәт киче.

Әллә кайдан сызылып кына

Бәрелә мунча исе...

 

Салмак кына чаҗылдатып,

Күрше апа сөт сава.

Песи баласы йөгерә

Сөт сауган якка таба.

 

Утын ярып куйган кемдер,

Ахыры әле өймәгән...

Таба исе килеп китә

Аръяктагы өйләрдән.

 

Йөрәк ноталары ‒ көздә.

Яфрак коелган чакта

Дымсу баллы агач исен

Карт өрәңге тарата.

 

Альбина БАШИРОВА

Комментарийлар