Логотип «Мәйдан» журналы

Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" клубының баш тренеры вазифасыннан китә

Казанның "Ак Барс" хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов вазифасыннан китә. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Татарстан Хөкүмәте янындагы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте. Зиннәтулла...

Казанның "Ак Барс" хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов вазифасыннан китә. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Татарстан Хөкүмәте янындагы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте. 
Зиннәтулла Билалетдинов
Зиннәтулла Билалетдинов тренер булганда "Ак Барс" хоккейчылары өч тапкыр Гагарин кубогын отты. 2009, 2010, 2018 елларда "Ак Барс" Гагарин кубогын Казанга алып кайтты. Шулай ук клуб 2006 елда суперлига чемпионы булды.
2018/2019 елгы сезонда "Ак Барс" плей-оффның беренче раундында Омск шәһәренең "Авангард" клубына дүрт матчта җиңелде.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184363/

Комментарийлар