Логотип «Мәйдан» журналы

Зәйдәге көрәш турнирында яңа кагыйдәләр буенча бил алыштылар

Зәй шәһәрендә көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә уздырылган 3 нче республикакүләм ярыш яңа гына кабул ителгән кагыйдәләр буенча уздырылды. Фото: Архив: Илнар ТухбатовХәзер көрәш ярышларында тезлән...

Зәй шәһәрендә көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә уздырылган 3 нче республикакүләм ярыш яңа гына кабул ителгән кагыйдәләр буенча уздырылды.
ti1_3234 Фото: Архив: Илнар Тухбатов
Хәзер көрәш ярышларында тезләнгән көрәшчегә кисәтү биреләчәк, ә бил алышуның соңгы 30 секунды хөкемдар сыбызгы биргән вакытлар буенча исәпкә алыначак.
“Февраль башында Татарстан буенча зур турнир – ир-егетләр арасында “Ватаным Татарстан” газетасының Муса Җәлил истәлегенә бил алышулар уза. Әлеге ярыш алдыннан үз көрәшчеләребезнең әзерлеген дә тикшерә алдык, кагыйдәгә керткән үзгәрешләрне дә сынап карадык”, – дип сөйләде “Татар-информ” хәбәчесенә Зәй районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илфат Әшрәпов.
Аның сүзләренчә, көрәш камилләшә барган саен, аның кагыйдәләре дә яңартылырга тиеш.
“Бил алышуның соңгы минутларын тәртипкә салу, отып баручы көрәшченең вакытны сузуыннан котылу кирәк иде. Һәм бу үзгәреш кертелүне хуплыйм, – диде Илфат Әшрәпов. – Ә тезләнү белән бәйле кисәтү әле каршылыклар тудырырга мөмкин. Бәлки ике тезенә тезләнгән көрәшчегә генә кисәтү бирергә кирәктер. Һәр фикергә колак салынырга һәм алтын урталыкны табарга кирәк. Каш ясыйм дип, күз чыгарырга ярамый”.
Исегезгә төшерәбез, ике көн дәвам иткән бәйгедә келәм хуҗалары – Зәй көрәшчеләре җиңү яулады.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар