Логотип «Мәйдан» журналы

Язучы Гурий Тавлинга Зәй районында мемориаль такта куелачак

Шушы көннәрдә Зәй районы Урта Баграж авылында язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гурий Тавлин (1925-1998) туып үскән йортка мемориаль такта куелачак, дип хәбәр итә  “Зәй офыклары” газе...

Шушы көннәрдә Зәй районы Урта Баграж авылында язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гурий Тавлин (1925-1998) туып үскән йортка мемориаль такта куелачак, дип хәбәр итә  “Зәй офыклары” газетасы.
slide_1
Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. Якташлары исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге күтәреп чыккан. Район җитәкчелеге бу игелекле эшне хуплаган. Әлеге эштә төп роль хезмәт ветераны, районның актив җәмәгать эшлеклесе Семен Гудошниковка туры килә. Истәлек тактасының проектын эшләүче дә ул.
Исән булса, Гурий Тавлинга 25 декабрьдә 91 яшь тулган булыр иде. Язучы бигрәк тә “Алгы сызыкта”, “Йолдызлар безгә янәшә” хикәяләр җыентыклары, “Афәт” роман-трилогиясе белән укучыга таныш. 1950-1954 елларда нигезсез репрессияләнгән, соңыннан акланган булуы мәгълүм.
Мемориаль такта кую тантанасы Урта Багражда шул көннәргә планлаштырыла.
 
 
 

Комментарийлар