Логотип «Мәйдан» журналы

Зәйдә шикәр чөгендере рекордлы уңыш бирә

“Зәй офыклары” газетасы язуынча, Зәй басу-кырларында үскән чөгендернең 28 проценты җыеп алынган инде. Фото: s-kub.ruУңыш гектарыннан уртача 312 центнерны тәшкил итә. Иң зур уңыш “Зәй шикәре” агрофирма...

“Зәй офыклары” газетасы язуынча, Зәй басу-кырларында үскән чөгендернең 28 проценты җыеп алынган инде.
epa00581835 (FILE) - The picture shows sugar beet harvest on an acre of the Agrarian Union Langeln, Germany, Thursday 20 October 2005. European Union farm ministers Thursday clinched agreement on reforming the bloc's sugar market following three days of fraught marathon talks. Officials said the deal included moves to slash Europe's controversial system of guaranteed sugar prices, currently set at three times the level of world prices. The price cuts have been set at 34 per cent instead of the 39 per cent initially suggested by the European Commission. The agreement also provides for more flexibility in paying out financial compensation to farmers who give up their annual sugar production quotas. E.U. governments have been under pressure to radically reform the long-criticised sugar regime by the World Trade Organisation. EPA/Peter Foerster Фото: s-kub.ru
Уңыш гектарыннан уртача 312 центнерны тәшкил итә. Иң зур уңыш “Зәй шикәре” агрофирмасында: гектарыннан уртача - 365 центнер. Агрофирма хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен алуга керешкән. 2746 гектар мәйдан биләгән татлы тамырның 916 гектары алынган. “Заман” бүлекчәсе басуларыннан уңыш гектарыннан уртача 500 центнер тәшкил итә. Быел бу - рекордлы күрсәткеч. “Зәй шикәре” агрофирмасы җитәкчелеге чөгендерне ашлау, эшкәртүгә, яңа технологияләргә, чөгендер культурасын үстерүгә фәнни яктан якын килүгә игътибар бирә.
Соңгы елларда, елның коры булуын исәпкә алып, язгы-җәйге чорда чөгендер мәйданнарында күп эшләргә туры килә, гектарына тиешле үсенте туры килерлек итеп чәчелгән, чөгендер үсентеләрен корылыктан саклап калу өчен яфрактан өстәмә тукландыру чарасы үткәрелгән. Татлы тамыр чәчеләсе басулар, минераль ашламалар, аммиак кертелеп, яңа технология буенча эшкәртелә.

Комментарийлар