Логотип «Мәйдан» журналы

Зәйдә балыкларның күпләп үлүе сәбәбе билгеле

Су температурасы 42 градуска кадәр күтәрелгәч, кислородка кытлык башланган."Өстәвенә, ГРЭС бу көннәрдә тулы куәттә эшләде. Су температурасы 42 градуска кадәр күтәрелде, кислородка кытлык башланды. Мон...





Су температурасы 42 градуска кадәр күтәрелгәч, кислородка кытлык башланган.



44e09077705f483c0890903f0711ef9e_XL
"Өстәвенә, ГРЭС бу көннәрдә тулы куәттә эшләде. Су температурасы 42 градуска кадәр күтәрелде, кислородка кытлык башланды. Мондый температурада кислород эреми. Аномаль эсселек булуны белеп, без понтон линиясен сусаклагычның иң салкын ноктасына куйган идек. Ләкин бу ярдәм итмәде. 2010 елдагы аномаль эсселектә әлеге хәл булган иде, тик алай күпләп балык үлмәде. Быел эсселек озакка китте, балыкларга кислород җитмәгәнне күреп, кислород эшләргә аэраторлар көйләдек, ул да ярдәм итмәде. Хуҗалыкта балыклар үлү турындагы хәбәрне ишетеп, “Су каналы”, “Инвестстройсервис” ширкәте, Әлмәттән нефтьчеләр, балыкчылар килеп җитте. Кече күләмле көймәләрне теркәү буенча инспекциянең элекке инспекторы Валентин Атласов дуслары, хезмәттәшләре белән элемтәгә кереп, ярдәмгә килде. Аларның барысына да рәхмәтлемен, - дип сөйләгән Зәй балык хуҗалыгы директоры Радик Сәлахов. - Хакимияткә шалтыраттык, район җитәкчелеге әлеге уңайдан киңәшмә җыеп, барлык оешма-предприятиеләрдән булышчылар җибәрә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев иртәдән биредә. Оешма-предприятиеләрдән килгән ир-атлар ике сәгать алмашлап эшләп, хуҗалыкны үлгән балыклардан арындыра. Балыкны транспортка төяп, Югары Шепкә янындагы полигонга озатабыз. Ике көндә хуҗалыкны үлгән балыклардан арындырырга, чистартырга тиешбез” - дип сөйли Зәй балык хуҗалыгы директоры Радик Сәлахов.


 
Чыганак: татар информ



 

Комментарийлар