Логотип «Мәйдан» журналы

Зәй мәктәбе музее - иң яхшы

Казанда Бөек Ватан сугышы темасы экспонатларыннан торган мәктәп музейлары арасында бәйге үтте. Анда “Татарстанның иң яхшы мәктәп музее” номинациясендә Зәй районыннан 6нчы мәктәпнең 350 экспонатны берл...

Казанда Бөек Ватан сугышы темасы экспонатларыннан торган мәктәп музейлары арасында бәйге үтте.
fd328b48afbc4f1348c4e62353e6c5a4_XL
Анда “Татарстанның иң яхшы мәктәп музее” номинациясендә Зәй районыннан 6нчы мәктәпнең 350 экспонатны берләштергән тарихи-туган як музее җиңү яулады.  Музей җитәкчесе Любовь Нуждина белән X сыйныф укучысы Егор Нуждин “Җиңүнең кадерле йөзләре” проектын якладылар. Бөек Ватан сугышының төп көрәш юнәлешләре, тарих саннар, язмышлар, бөек халыкның Бөек Җиңүе, герой шәһәрләр, Советлар Союзы маршаллары, Ленинград блокадасы, герой пионерлар, концлагерь һәм партизаннар отрядлары, хезмәт фронты, Җиңү коралы исемнәренә бүленеп әзерләнгән проект бәйгедә югары бәя алды.
 
http://www.zainsk-rt.ru/tt

Комментарийлар