Логотип «Мәйдан» журналы

Заманча «Авыл эте Акбай» спектакле нинди ул?

«Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа мюзиклын 500гә якын кеше карады.

18 гыйнварда Казанның «Чулпан» мәдәният үзәге сәхнәсендә «Апуш» татар балалар театр студиясе бу елның беренче премьерасын тәкъдим итте: күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл күрсәтелде. Спектакльдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнашты. Бу – аларның икенче спектакле.

Спектакльне Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәмси Закиров, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Венера Шакирова, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, үзе дә 1989нчы елда Г.Камал театры сәхнәсендә беренче тапкыр Акбай ролен башкарган Әсхәт Хисмәтов һәм бик күп башка кунаклар карады.

«Бик әйбәт заманча спектакль булды. Күңелем тулды, яшь чагыма кайттым. Алга таба да сезгә уңышлар телим. Мәрхүм Марсель абый Сәлимҗанов театрларга балаларыгызны ешрак алып килегез дип әйтә иде, үзе балаларны бик яратты. Шушында театрга килгәч, аларга театр “җене” кереп кала, бәлки үзләре дә зур артистлар булып китәрләр дия иде. «Апуш» студиясе булгач, татар халкы бетмәс, исән-сау булып, матур итеп эшләргә язсын, зур уңышлар сезгә», – дип яшь артистларны сәхнәдән котлады Әсхәт Хисмәтов.

Премьераның төп үзенчәлеге – җанлы музыкаль бизәлеш. Махсус студиянең спектакле өчен дип Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең 5 шәкертеннән һәм 3 остазыннан торган «Музафаров-бэнд» дигән төркем оешты. Тамашада хәтта музыка мәктәбенең директоры Ильзия Фәтхуллина да катнашты. Сүз уңаеннан, аның улы да «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең шәкерте.

«Гаҗәеп матур тамаша карадык, матур дип әйтү генә аз. Бик күп көч кергән! Бернинди стереотипларга буйсынмаган бөтенләй яңа карашлы спектакль туган. Декорация дә артистлар белән беррәттән эшләде. Костюмнар да шулхәтле стильле, заманча килеп чыккан. Бала вакытта карап, ятланып беткән спектакль булса да, үзем өчен бик күп актуаль әйберләр күреп, ишетеп утырдым, спектакльнең бөтенләй яңа интерпретациясе. Музыкалар исең китәрлек. Кайбер спектакльләрдә музыка спектакльдән аерым яши, ә монда кайчан башланып, кайчан беткәнен сизмисең дә, чөнки бербөтен булып кабул ителә. Балаларның артистлар дәрәҗәсендә уйнавына күпме көч кергән, үзем дә балалар үстерүче әни буларак, шаккатып сокланып утырдым. Алар сәхнәдә яшиләр. Спектакльнең беренче минутыннан ук сәхнәдә балалар уйнаганын онытасың. Киләчәктә дә студиягә файдалы була алсам, бик шат булачакмын», – диде спектакльгә җыр сүзләрен иҗат иткән шагыйрә Гөлүсә Батталова.

 

Әлеге спектакльне зур иҗат командасы әзерләде. Мюзиклдагы көйләрнең авторы – композитор Зөлфәт Вәлиуллин. Тамашаның сценографы – Татарстанның М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Булат Гыйльванов. Музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов. Декорацияләр булдыручы – Рәмис Галиев. Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов, тавыш режиссеры – Азат Нотфуллин.

«Минем иң беренче караган спектаклем – «Авыл эте Акбай» булды, һәм ул мине шундый илһамландырды ки, мин дә тормышымны театр белән бәйләргә булдым. Мин генә түгел, безнең бөтен буын «Авыл эте Акбай»ны карап үсте. Һәм менә хәзер шул буынның балалары үсеп җитеп, бу легендар спектакльдә катнаша. Аны сәхнәгә кую – минем хыялым иде. Костюмнарны да үзем уйлаганча чынга ашырырга тырыштым. Бу эштә миңа тегүче Әлфия Никитина бик нык ярдәм итте. Беренче елдан башлап декорацияләр тудырырга ярдәм иткән Рәмис Галиевка да олы рәхмәт. Киләчәктә хыялым – «Авыл эте Акбай» спектакле белән зур фестивальләрдә катнашу, Туфан Миңнуллинны дөньяга тагын да танытасыбыз килә. Спектакльгә килгәндә, тамашада  һәр заман өчен актуаль булган характерлар, бүгенге көннең актуаль проблемалары күрсәтелә. Без хайваннар дөньясында да, кешелек дөньясында да булган темаларны ачып бирергә тырыштык. Хайваннарның да төрлесе булган кебек, кешеләрнең дә холыклары, язмышлары төрле була. «Чулпан»га йөрүче балалар турында әйтсәк, алар бер-берсен тоеп эшләүче чын ансамбльгә әйләнделәр. Хәтта яңа ел бәйрәмнәрендә дә ял итмичә, ялларын «Апуш»та үткәрделәр. Балаларның үсешен күреп сөенәбез! Мәсәлән, Тәмлетамак ролен башкарган Злата Рязанова студиягә килгәндә, татарча белми иде. Ә бүген – ул спектакльнең төп каһарманнарының берсе! Димәк, уртак тырышуларыбызның нәтиҗәсе бар! », – диде спектакльнең режиссеры, студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Студиядә шәкертләрне тәҗрибәле остазлар – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар Дүләт драма һәм комедия артисты, сәхнә теле остазы – Гөлназ Нәүмәтова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова, Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова өйрәтә.

«Үзенчәлекле, бик матур, һәрбер сәхнәсе үсә-үсә барган спектакль туган. Сәхнәдә дә, тамашачы залында да күбрәк «Апуш»лылар, аларның әти-әниләре, без, чыннан да, аерым бер гаиләгә әйләндек. Шатлыклы яңалыгыбыз белән дә уртаклашасыбыз килә. «Апуш» бу елдан аерым юридик учреждение булып теркәлде. Алга таба тагын да зуррак эшләр башкарырга язсын, һәм, әлбәттә, бер-беребезнең уңышларына сөенеп, шулай премьераларга йөрешеп яшәргә насыйп итсен. Иҗат командасына да безнең белән бергә булулары өчен аерым зур рәхмәт», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Спектакльне тамашачылар, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады.  21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Ленин исемендәге мәдәният йортында эшләп килүче төркем шәкертләре «Мәкәрҗә кичләре» премьерасын тәкъдим итәчәк. 26 февраль көнне кабаттан «Авыл эте Акбай» мюзиклын карап булачак, рольләрне икенче состав уйнаячак. Премьераларга көтеп калабыз, яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

 

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Галерея

Комментарийлар