Логотип «Мәйдан» журналы

ЮХИДИ хезмәткәре сыерларга штраф салган

Ульяновск өлкәсендә ЮХИДИ хезмәткәре сыерлар һәм кәҗәләр тиешсез урында юлны чыкканнары өчен, аларның хуҗаларына штраф салган.Авыл кешеләре әлеге "гаишник"ка карата шикаять язганнар. «Башка юл юк...

Ульяновск өлкәсендә ЮХИДИ хезмәткәре сыерлар һәм кәҗәләр тиешсез урында юлны чыкканнары өчен, аларның хуҗаларына штраф салган.
Авыл кешеләре әлеге "гаишник"ка карата шикаять язганнар.
 
«Башка юл юк. Көтүне чиратлап көтәбез. Хайваннарны өйләренә куып алып кайтучыларга ЮХИДИ кешесе Блохин В. 700 сум штраф язган. Тыелган, имеш. Сыерларыбызның канатлары юк бит! Шулай ук артык акчабыз да юк", - дип язганнар алар.
Интернетта кешеләрнең фикере ике якка аерылган. Берәүләре, юлның бу өлешендә көтү чыгу турындагы "Прогон скота" билгесе торырга тиеш, шунлыктан инспектор хаклы, ди. Җирле яшәүчеләргә трассада әлеге билгене куйдырту турында киҗәшләрен бирәләр. Икенчеләре исә, башка юл булмау сәбәпле, РФ нең административ хокук бозулар кодексының 2.7 маддәсе буенча штрафның дөрес түгеллеген исбатларга була, ди.
 
 
Фото: http://15-news.ru
 

Комментарийлар